tatruen
Баш бит / Слайдер / Татарстанның милли сәясәткә караган дәүләт программалары үтәлеше каралды
Татарстанның милли сәясәткә караган дәүләт программалары үтәлеше каралды

Татарстанның милли сәясәткә караган дәүләт программалары үтәлеше каралды

Узган атнада Татарстанның мәдәният министрлыгында һәм мәгариф һәм фән министрлыгында иҗтимагый шуралар республиканың милли сәясәткә караган һәм татар халкының милли үзенчәлеген саклауга юнәлтелгән дәүләт программаларының үтәлешен тикшерде.

Билгеле булганча, бу дәүләт программалары 2013 ел ахырында кабул ителгән иде, республика оешмалары бу юнәлештә бер ел эшләде һәм шушы эшләргә беренче нәтиҗәләр ясалды. Мәдәният министрлыгы бу программаларның дәүләт заказчигы һәм координаторы булып тора, мәгариф һәм фән министрлыгы аларны тормышка ашыру эшен идарә итү вазыйфасын башкара.

Бөтендөнья татар конгрессы әлеге дәүләт программаларын тормышка ашыручы оешма буларак, башкарган эшләр турында хисап тотты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин узган елда татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт программасы кысаларында 41 чара үткәнен билгеләп үтте. Шуларның 17 – турыдан туры Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелде. Татар хатын-кызлары форумы, татар яшьләре форумы, татар дин әһелләре җыены – иң зур, төрле төбәкләрдән күп санлы делегатлар катнашында үткән иң беренче күзгә ташлана торган чаралар. Гомумән әйткәндә, татар конгрессының көндәлек эшчәнлеге дәүләт программасы үтәүгә юнәлдерелгән дип тә әйтергә була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*