Бүген күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Туфа́н Абдулла́ улы Миңну́ллин туган көн. Туфан абый белән биш ел Дәүләт Советында бергә эшләгән елларны бик еш сагынып искә алам.
Ул дәүләт дәрәҗәсендә татар теле, мәдәнияте проблемаларын күтәреп, Дәүләт Советында һәрвакыт татар телендә чыгыш ясаучы азсанлы депутатларның берсе иде.Туфан абыйның 2012 елның 26нчы апрелендә ясаган соңгы чыгышы әле дә күз алдында.
Туфан Абдуллович депутатлар арасында иң өлкән яшьтә булу сәбәпле, утырышларны татар телендә ачып җибәрә иде. Депутат буларак, ул һәрвакыт татар теле, мәдәнияте,татар халкының язмышы турында чыгышлар ясый иде, татар милләтен дәүләт дәрәҗәсендә яклый белә иде.

Фәрид Фәиз улы Мифтахов,
Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе.
