tatruen
Баш бит / Рәсми басма / Васил Шәйхразиев ТАССРның 100 еллыгына республика халкын ниләр көтәчәген сөйләде
Васил Шәйхразиев ТАССРның 100 еллыгына республика халкын ниләр көтәчәген сөйләде

Васил Шәйхразиев ТАССРның 100 еллыгына республика халкын ниләр көтәчәген сөйләде

ТАССРның 100 еллыгына Татарстанда яшәүчеләр өчен яңа бүләкләр барлыкка киләчәк. Моннан тыш, бәйрәм почта маркалары, конверт һәм тәңкәләр дә чыгарылачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.

“Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм итү логотибы һәм стиле эшләнде. Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары тарафыннан җәмәгать киңлекләре чараларын рәсмиләштергәндә 100 еллык бренд актив кулланыла. Хәзер Татарстанның 100 еллыгына багышланган юбилей медале чыгару буенча эш алып барыла. Татарстан Президенты республика Дәүләт бүләге буларак медаль статусы белән килеште. “ТАССР оешуга 100 ел” медален гамәлгә кую турында ТР Президенты Указы проекты эшләнде”, – диде ул.

Заседание организационного комитета по подготовке и проведению празднования 100-летия образования Республики Татарстан. Проводит председатель оргкомитета, Заместитель Председателя Правительства Российской Федерации В.Л. Мутко. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Медаль белән Татарстан дәүләтчелеген үстерүгә, аның социаль-икътисадый потенциалын, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, мәдәни һәм рухи мирасны саклауга һәм арттыруга зур өлеш керткән, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышлары булган гражданнар бүләкләнәчәк.

“Моннан тыш, юбилей республика һәм муниципаль чаралар кысаларында республика гражданнарын бүләкләү өчен “ТАССР оешуга 100 ел” истәлек билгесен гамәлгә кую турында нигезләмә әзерләнде. РФ Үзәк банкы булачак юбилейга багышланган кыйммәтле металлдан тәңкәләр чыгару тәкъдиме белән чыкты”, – диде Васил Шәйхразиев.

Россия почтасы маркировкаланган нәфис конверт чыгарачак һәм Татарстанның 100 еллыгына багышланган махсус почта штемпеле ясаячак. 2020 елның май аенда юбилейга багышланган почта маркасына штемпель бастыру буенча махсус акция планлаштырылган. Хәзер республикада метрополитенның икенче линиясен төзү буенча эшләр башланган, аның бер станциясе “ТАССРның 100 еллыгы” дип аталачак.

Динә Йосыпова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*