tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге дискуссион клуб утырышында катнашты

Васил Шәйхразыев Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге дискуссион клуб утырышында катнашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессыны; Милли шура рәисе бүген Уфа шәһәрендә Мәрьям Солтанова исемендәге дискуссион клуб утырышында катнашты. Искәртеп узабыз, Васил Шәйхразыев Башкортстанда ике көнлек эш сәфәрендә.

Мәрьям Солтанова исемендәге дискуссион клуб башында актив җәмәгатьче, “Берлек” Башкортстан төбәк татар мәдәни-агарту оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина тора.
Мәрьям Акчурина исемен, аның милләт өчен кылган олуг эшләрен кайтарып күрсәтү, киң җәмәгатьчелек хәтерендә истәлекләрне тергезү, өйрәнү, яшьләр арасында шәхеснең исемен пропагандалау һәм мәңгеләштерү – клубның бурычы.

Дискуссион клуб утырышы кысаларында татар шагыйре Дәрдмәнднең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган лекция узды. Аны филология фәннәре докторы, Башкорт Дәүләт университеты доценты М.С. Шәрипов укыды. Лекциядән соң Васил Шәйхразыев чарага җыелучыларны сәламләп, Дәрдмәндкә күрсәткән шундый игътибар өчен рәхмәтен белдерде. Татарстанда да шушындый клуб-фондлар оештырырга кирәк дигән фикер дә белдерде ул.

Лекциядән соң милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Рәхмәт хаты белән Тарих фәннәре кандидаты, Россия фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәге Тарих, әдәбият һәм тел институтының Тарих һәм Башкортстан мәдәнияте тарихы бүлеге мөдире Фархшатов Марсиль Нурулла улы, «Туган тел» телеканалының «Балкыш» тапшыруы операторы Еникеев Илдар Ривгать улы, Башкортстан Республикасы «Өмет» татар яшьләре газетасының балалар өчен «Чаткылар» кушымтасы мөхәррире Тохвәтуллина Алсу Халәф кызы бүләкләнде.

Иртәгә Васил Шәйхразыев Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашачак. Шулай ук Башкортстан Республикасы хакимияте җитәкчесе А.Г. Сидякин белән очрашу да планлаштырыла.