tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Абыең булу-зур бәхет.

ВИДЕО: Абыең булу-зур бәхет.

Исегезгә төшерәбез, апрель аенда Әтнә районында халыкара татар балалары видеофестивале узды. Анда республикабызның Саба, Арча, Кукмара, Биектау, Теләче, Балтач районнары, Казан шәһәре укучыларыннан һәм Мари Эл, Киров өлкәсе балаларыннан шактый кызыклы эшләр килгән иде. Жюри шулар арасыннан иң яхшы дип табылган 20 эшне татар балалары видеофестивале финалында катнашырга лаек дип тапты.

Әлеге иҗади эшләр «Иң яхшы видеоклип», ә инде кыска метражлы фильмнар «Туган телем язмышы», «Минем өчен үрнәк шәхес», «Республикабыз тарихында туган төбәгем тарихы чагылышы» номинацияләре буенча бәяләнде.

Нәтиҗәдә, «Бәхетле бала» видеоклибы өчен Теләчедән Диләрә Мәхмүтова I урынга лаек дип табылды. II урында – Әтнә районы Бәрәзә төп мәктәбеннән Алисә һәм Салават Әхмәтҗановларның «Абыема», III урында – Казандагы 94 нче гимназиясе укучылары әзерләгән «Сугыш турында картлар сөйләшә» клиплары.

Видеофильмнар арасында I урында – Арча шәһәрендәге «Нур» балалар студиясе төшергән «Ипи пешерү йоласы» фильмы. II урында – Мари Эл Республикасының Бәрәңге районы Куян урта мәктәбеннән Илзия Ибраһимованың «Безнең тарихыбыз» фильмы. III урынга Арча районы Иске Чүриле мәктәбе укучысы Гүзәл Вәлиеваның «Тел хакында уйларым» видеофильмы лаек дип табылды.