
21 февраль көнне бәйгеләрдә җиңүчеләр игълан ителде, бүләкләр тапшырылды. Әлеге тантаналы чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче урынбасары Данис Шакиров та катнашты. Ул катнашучылар, оештыручылар, кунакларны Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, БТКның Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров исеменнән сәламләп, туган телгә багышланган мондый чараларны Казан күләмендә дә оештыру кирәклеге турында ассызыклап узды.
“Бу бәйрәм үзебезнең гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, тарихыбызны, мәдәниятебезне дөньяга таныту өчен бик мөһим чара да булып тора. Бергә булыйк, бердәм булыйк, телебезне яратыйк”, – дип белдерде ул үз чыгышында.
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов күп еллар дәверендә башкала мәктәпләре һәм балалар бакчаларында мондый чараларның еш оештырылуын һәм бу эштә конгрессның Казан бүлеге актив эш алып барганлыгын әйтте.
“Мондый бәйрәмнең нәкъ менә полилингваль гимназиядә узуы сөендерә. Татарлар башка халыклар белән дуслыкта, татулыкта яшәсә, аларга үрнәк күрсәтсә, телебез дә сакланыр, бер-беребезгә хөрмәт тә булыр”, – дип белдерде Фәрид Мифтахов.
Алена Низамова




