tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / ВИДЕО: Удмуртиядәге милләттәшләребез – Шәймардановлар гаиләсе белән таныштырабыз

ВИДЕО: Удмуртиядәге милләттәшләребез – Шәймардановлар гаиләсе белән таныштырабыз

Ижау шәһәрендәге танылган династия варислары белән таныштырабыз.  Удмуртиянең Милли музеенда Иж заводларында тырыш хезмәте белән танылган милләттәшебезнең фотосурәтләре тупланган. Алар арасында Шәйгардан Шәймардановның фотосурәте бар. Ул корыч кою заводында эшләгән. Кызганыч, гомере кыска булган. Әмма бабасын оныклары онытмый. Шәймардановлар гаиләсе шәҗәрәсе белән танышырга чакырабыз. Алар Ижау шәһәре татарлары тормышында актив катнашып, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуда да зур роль башкарган.

Программада шулай ук сугыш чоры балалары язмышы турында да видеоязма бар.  Ижауда гомер итүче Лиюзә Лотфулла кызы Садыйковага Бөек Ватан сугышы башланганда бары бер яшь кенә була. . . тапшыруда ул катлаулы язмышы хакында сөйли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*