Бүген «Корстон» сәүдә-куңел ачу комплексында VII чираттан тыш съездның пленар утырышы узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә Бөтендөнья татар конгрессы Уставына үзгәрешләр кертү иде.
Съездда Россия Федерациясенең 60 регионыннан һәм 25 чит илдән 200дән артык делегат катнашты. Кадерле кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән ТР Президентының Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров сәламдәде.
Съездның пленар утырышын ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев алып барды. Аның билгеләвенчә 2017 елда узган VI Бөтендөнья татар конгрессы съезды эшчәнлеге нәтиҗәсендә кабул ителгән устав бераз төгәлсезлекләр белән төзелгән булган, шунлыктан аны РФ Юстиция министрлыгында рәсми рәвештә раслата алмаганнар. Шуңа күрә әлеге төгәлсезлекләрне төзәтү максатыннан чираттан тыш VII съезд чакырылган. Пленар утырыш вакытында күзәтү-ревизия, мандат, хисап, редакция комиссияләре һәм секретариат сайланды. Делегатлар “Милли шура”ның 75 әгъзасын сайладылар. Васил Шәйхразиев әлеге исемлектә узган елгы белән чагыштырганда 2 кеше генә үзгәргәнлеген искәртте. Бу Татарстанның элеккеге мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов урынына яңа килгән министр Рәфис Борһанов һәм Финляндия татарлары Исламия җәмгыятенең элеккеге җитәкчесе Атик Али урынына Гөлтән Бәдретдин.

Иртәгә, 21 июль көнне VII чираттан тыш съезд делегатлары Болгар шәһәренә сәфәр кылачаклар, биредә алар “Изге Болгар җыенында” катнашачаклар.