enrutat
Баш бит / Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин
Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин

Миңнуллин Туфан Абдулла улы — күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче.

Туфан Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында туган.

1952 елда урта мәктәпне тәмамлый.  Туган ягында хисапчы, бухгалтер булып эшли, чирәм җирләрдә эшләп кайта. 1956-1961 елларда Туфан Миңнуллин Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Әдәби иҗат белән чынлап торып шөгыльләнә башлавы да Мәскәүдә укыган елларга туры килә.

Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында, аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли. 1964-1967 елларда – Казан телестудиясендә мөхәррир, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр эшендә. 1968 елдан Т.Миңнуллин әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.1975-1977 елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укып кайта.

Туфан Миңнуллин әдәбиятка 1960 еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә.

Бераздан зурлар өчен чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән, аны драматург итеп таныткан күләмле драмалар иҗат итә башлый. 1962 елны «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәле комедиясе — Минзәлә драма театрында, балалар өчен язылган «Азат» исемле пьеса-әкияте Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела.

1967-1969 елларда Татарстанның Әлмәт дәүләт театрында — «Күрше кызы», Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында — «Миләүшәнең туган көне», ә Татарстан республика Күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә «Нигез ташлары» һәм «Йөрәк янар өчен бирелгән» исемле яңа пьесалары куела. Шул вакытларда Туфан Миңнуллин әдәби тәнкыйтьтә өлгергән драматург буларак телгә алына башлый.

Т.Миңнуллин — 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Туфан Миңнуллин — пьесалары илебез сәхнәләрендә иң күп уйнала торган татар драматургларының берсе. Аның сәхнә әсәрләре Башкортстан театрларында («Диләфрүзгә дүрт кияү», «Үзебез сайлаган язмыш», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Кырларым-тугайларым» һ. б.), Үзбәкстанның Мөкыйми исемендәге дәүләт музыкаль театрында («Диләфрүзгә дүрт кияү») һәм Хәмзә исемендәге Үзбәк дәүләт академия театрында («Әлдермештән Әлмәндәр») зур уңыш белән барды. «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе шулай ук Шкетан исемендәге Мари дәүләт, Басарганов исемендәге Калмык дәүләт драма, Мурманск, Новокузнецк, Әстерхан, Горький, Мичурин һ. б. шәһәрләрнең рус драма театрлары сәхнәләрендә куелды; «Ай булмаса, йолдыз бар» драматик хикәясе Дагыстанда С.Стальский исемендәге Лезгин һәм Ә.Капиев исемендәге Лак дәүләт драма театрларында сәхнәләштерелде.

Туфан Миңнуллин — 1990 еллардагы милли хәрәкәт активисты. Татарстан суверенитетын, татар теленең дәүләт статусын яулап алуда аның өлеше зур.

Җәмәгать эшлеклесе буларак, Туфан Миңнуллин 1984-1989 елларда Татарстан Язучылар берлеген җитәкли, 1997-2008 елларда ул Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге рәисе вазифаларын башкара. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Татар гаиләсе” бөтенроссия иҗтимагый фондының беренче президенты булды һәм вафатына кадәр шунда эшләде.

1984 елда беренче тапкыр Татарстан АССР Югары Советына сайлана (1984-1989). 1989-1991 елларда элеккеге СССР Югары Советының Татарстаннан сайланган депутаты булып эшли.Туфан Миңнуллин беренче (1995-1999), икенче (1999-2004), өченче (2004-2009) һәм дүртенче (2009-2014) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп сайланды.

Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы, «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы булып торган иде.

Туфан Миңнуллин депутатлар арасында иң өлкән яшьтә булу сәбәпле берничә чакырылышның беренче утырышларын татар телендә ачып җибәрә иде. Депутат буларак ул һәрвакыт татар теле, мәдәнияте,милләте язмышы турында чыгышлар ясый иде, татар халкын дәүләт дәрәҗәсендә яклый иде.

Туфан Миңнуллинга 1974 елда «Үзебез сайлаган язмыш» пьесасы өчен яшьләрнең Муса Җәлил исемендәге премия, 1979 елда — Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе («Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы өчен), шулай ук 1979 елда — «Ай булмаса, йолдыз бар» исемле мелодрамасы өчен Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе тапшырыла. 1984 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. 2005 елда Татарстан Республикасы халык язучысы исеме бирелә.

Туфан Миңнуллин Татарстан һәм Русия атказанган сәнгать эшлеклесе, Казанның шәрәфле гражданины булды.

Туфан Миңнуллин 2012 елның 2 маенда Казанда вафат булды.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*