enrutat
Баш бит / Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Әби-бабаларның Ватан өчен куйган көчләрен, сугыш афәтен искә алмаган кеше тынычлыкта яшәмәс»
Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Әби-бабаларның Ватан өчен куйган көчләрен, сугыш афәтен искә алмаган кеше тынычлыкта яшәмәс»

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Әби-бабаларның Ватан өчен куйган көчләрен, сугыш афәтен искә алмаган кеше тынычлыкта яшәмәс»

Балтачта үткән гасырның туксанынчы еллар азагында төзелгән мәчетләр бер-бер артлы көмеш туйларын үткәрүне дәвам итә. Чиратта – Кариле мәчете иде.

Юбилей чарасына килгән имамнар, абыстайлар иң элек мәдәният йортында… спектакль карады.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган район конкурсында җиңү яулаган Норма мәктәбе укытучылары һәм укучылары Равил Садриевның «Әти кадере» спектален куйды. Катнашучыларга бүләкләрне Җәлил хәзрәт үзе тапшырды һәм искитмәле уеннары өчен рәхмәтен җиткерде.

– Мин үзем дә «Банкрот»та Сираҗетдинны уйнаган кеше. Кайбер яшьләребез, ул ярамый, бу ярамый, концерт карарга, спектакльгә барырга ярамый дип, мондый чикләүләр белән динебезгә каршылык кына уята.  Нинди ният белән эшләнә, иң элек шуны истә тотарга кирәк. Тәрбиягә, әдәпкә корылган мондый сәнгать – үзе вәгазь, – диде ул. Мәчетнең юбилее уңаеннан сәхнәгә бүләк алырга менгән Зөлхәбирә абыстайга да: «Зөлхәбирә апа, әйдә, бер җырла әле», – дип тәкъдим ясап, залны тагын бер кат шаккатырды. 90 яше туларга санаулы көннәр генә калган Зөлхәбирә апабыз исә, бернинди музыкасыз, бернинди тукталышсыз – бер тында «Яшь наратлар» җырын җырлап, залдагыларны әсир итте. Тыңлап туеп булмый торган моң иясе укыган Коръән аятьләрен дә тыңлыйсы килеп китте (моны ишетүчеләр ничек бәхетле, диештек)…

Бөек Җиңү бәйрәме турында да Җәлил хәзрәт бик үтемле нәсыйхәт бирде.

– Бөек Җиңүнең 60 еллыгына без Бөрбаш мәчетенең стенасына, ике мәрмәр плитәгә язып, яуда һәлак булган һәм исән-сау кайткан авылдашлар исемлеген  элдек. Мәчеткә кергән һәр кешенең күзе иң элек шуларга төшә. «Ватанны сөю – иманнан», – дигән хәдис бар. Ватан ул туган җир генә түгел, ул – әби-бабайларның каһарманлыклары, аларның истәлеге дә. Аларның Ватан өчен куйган көчләрен, сугыш афәтен искә алмаган кеше тынычлыкта яшәмәс. Шуңа күрә Бөек Җиңү бәйрәмен үткәрүдә үзебезнең өлешне кертик, нинди ярдәм сорасалар да, булышыйк.

Һәр чараны колачлы итеп үткәрергә гадәтләнгән, бик күп игелекле гамәлләрнең башында торган Кариле авылы активистлары бу юлы да гадәтләренә тугры калган. Мәчетнең юбилее дип кенә карамаганнар, бу чараны авылкүләм бәйрәмгә әйләндерү өчен күп көч куйганнар. Мәктәп коллективы, мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге… –  берсе дә читтә калмаган. Соңгы елларда Кариле, Норма авылларында бердәмлек, активлык кебек төшенчәләр артты. Бу авылларның бәхете шунда: биредә авылны «кайнатырга» сәләтле, бик күп идеяләр белән янып торучы, барысын эшкә әйдәргә, читтән өйрәтеп кенә түгел, һәрчак матди ярдәмен дә, вакытын-көчен дә кызганмаучы тынгысыз эшмәкәрләре, җитәкче авылдашлары бар. Бу чара да алар тырышлыгы белән шушындый колач алган. Шуңа күрә Гөлсем һәм Мулланур Миңнебаевларга, абыйлы-энеле Рәшит һәм Рафис Ильясовларга республика мөселманнары диния нәзарәтеннән бирелгән Рәхмәт хатлары  авылдашларының ихлас рәхмәте булып та кабул ителде. Алар тырышлыгы белән Кариле турында тиңе булмаган китап дөнья күрә (авторы Гарифҗан ага Мөхәммәтшин), зиратлар тәртипкә китерелә, мәчетләр караулы, яңара һәм гөрләп эшли. Мәгърифәтле, һөнәрле төбәк дип аталырга да хаклары бар, үткән чорда  илгә-көнгә данлыклы, күренекле, игелекле күп шәхесләр биргән ул. Иң кадерлесе: үткәндәге тарихи ядкарьләрне барлау, халыкка таныту ягыннан да күп эшләнә. Сәнгать әсәре булырлык шәҗәрәләре генә дә ни тора! Кыскасы, башкаларга өйрәнерлек, үрнәк алырлык күп башлангычлар һәм эшләр бар биредә. Бу нисбәттән имамнардан да бәхете булган бу авылларның. Данлыклы Гомәр, Газиз, Әгъзам хәзрәтләрнең эшен уңышлы дәвам иттерүче яшь имам Айдар хәзрәтнең авыл тарихына, мәчетнең үткәненә багышланган бик тә әзерлекле, кызыклы мәгълүматлар белән тулы чыгышы да моңа тагын бер дәлил булды.

Мәчетләрендә дә бар эшне имамга гына йөкләмиләр икән. Җәлил хәзрәт «мәчет бюросы» дип йөрткән, үз фикерләре, башкалар алдында сүзләре үтәрдәй дәрәҗәле ил агалары булу, яшьләрнең исә алар фикеренә колак салып, уртак фикергә килеп эшләүләре матур нәтиҗәләр бирә дә инде. Бу да –  бер үрнәк. Балалар, яшьләр, өлкәннәр бер булып мәчет-мәдрәсәгә тартыла, авыл халкы һәр чакыруга активлык белән җавап бирә. Өмә дисәләр – өмәгә, бәйрәм дисәләр, бәйрәмгә тупланып килә. «Безнең Кариледә 38 хаҗи бар икән, бүген 38 кеше мәдрәсәдә белем ала», – ди  янәшәмдә утыручы Марзия апа Шакирова, сөенеп.

Бу көнне мәхәллә халкы турында бик күп җылы фикерләр, мактау сүзләре әйтелде. Алар барысы да урынлы иде. Һич кенә дә юбилей булган өчен генә түгел.

Гөлсинә Хәбибуллина

vatantat.ru