tatruen
Баш бит / Слайдер / «Җырларның темалары төрле, берсе дә күңел ачуга корылмаган» — «Яшь йөрәкләр» концерты
«Җырларның темалары төрле, берсе дә күңел ачуга корылмаган» — «Яшь йөрәкләр» концерты

«Җырларның темалары төрле, берсе дә күңел ачуга корылмаган» — «Яшь йөрәкләр» концерты

Гала-концерт быел яз булырга тиеш иде, коронавирус аркасында кичектерелде. «Яшь йөрәкләр» бәйгесендә үзешчән авторлар катнаша. Җиңүчеләрне сайлап алу өч этаптан тора. Лауреатлар концерт алдындагы көнне жюри тарафыннан сайланган, егерме биш катнашучы арасыннан унысы җиңүгә ирешкән. Бу хакта фестивальне оештыручы Җәүдәт Гыйльманов әйтте. Аның сүзләренчә, катнашырга теләп гариза җибәрүчеләр арасында Эстония һәм Үзбәкстан вәкилләре дә булган. Шулай ук гаризалар Магнитогорск, Омск шәһәрләреннән, күрше Башкортстан, Мари Эл, Чувашия республикаларыннан да килгән. «Үзбәкстан вәкиле жюри тарафыннан лауреатлар сайланган көнне килә алмады, шуңа күрә без аны концертка кунак буларак чакырдык», — диде Җәүдәт Гыйльманов.

Җәүдәт абый сөйләвенчә, беренче этапта килгән җырларның кайберсе аңлашылмый торган булган. Шуңа кайбер авторларга җырларын яңадан яздыртып җибәрергә сораганнар. «Шундыйларның берсе — лауреатыбыз Илһам Мәрдәнов. Ул яңадан яздыртып җибәрде, димәк, кешенең теләге булган», — дип аңлатты ул.

Фестивальне оештыручыларның берсе Айрат Волков аңлатканча, бәяләү гадел булсын өчен жюри җырларны аларның авторларын белмичә тыңлаган.

Лауреатлар арасында Мари Элдан килгән Вячеслав Осипов та бар иде. Аның иҗат иткән җыры туган телендә яңгырады. Җәүдәт Гыйльманов фестивальдә татар гына түгел, төрле милләт җырлары катнаша алсын дигән фикергә килүләрен әйтте. «Планда бу бәйгене Идел буе халыклары арасындагы фестиваль дәрәҗәсенә күтәрү», — диде ул.

Быел фестиваль икенче тапкыр оештырылды. «Беренче тапкыр уздырганда, читтән килүче катнашучылар юк иде. Быел Мәдәният министрлыгы грант бирде, без аңа бүләкләр алдык, сәхнәне матурлаттык, икенче фестиваль беренчесеннән шуның белән дә аерылды», — дип әйтте Җәүдәт абый. Җиңүчеләр өчен иң зур бүләк Rif Records студиясендә җыр яздырту мөмкинлеге булды.

«Яшь йөрәкләр» фестиваленең лауреатлары:

  • Илһам Мәрдәнов,
  • Гөлсияр Садыкова,
  • Регина Ильясова,
  • Вячеслав Осипов,
  • Юлия Ишмөхәмәтова,
  • Рәсимә Динисламова,
  • Рафис Гәптелганиев,
  • Зөфәр Гобәйдуллин,
  • Флёра Шәрипова,
  • Илдар Гайсин.

Жюрида Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Азат Хөсәенов, «Татмедиа» АҖ җитәкчесенең радиолар белән эшләү юнәлеше буенча урынбасары Алмаз Миргаязов, «Туган тел» телеканалы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина, Rif Records студиясе директоры Риф Әхмәтов, «Яшь йөрәкләр» I фестиваленең лауреаты Лариса Басыйрова булды.

Концертны Гөлүс Хәбибрахманов һәм Лариса Басыйрова алып барды.

«Юность» мәдәният йортында тамашачылар булмады, концерт «Татар-информ» сайтында онлайн күрсәтелде.

«Яшь йөрәкләр» фестивале җиңүчеләренең җырлары төрле тәрбияви темаларга багышланган иде

Югарыда әйтелгәнчә, лауреат Вячеслав Осипов Мари Элдан килгән иде. Ул Казан сәхнәсендә чыгыш ясау мөмкинлегенә бик шатланганын әйтте. Вячеслав Осипов мари телендәге бик күп балалар җыры авторы икән.

Концертта тагын бер чит телдәге җыр башкарылды. Концертка кунак рәвешендә чакырылган Сабир Тураев үзбәк телендә җыр башкарды. Алып баручылар җырның нәрсә турында икәнлеге белән кызыксынды. «Бу җыр хатыныма багышлана. Кыскача әйтсәк, татар кызына гашыйк булып, монда килүем турында», — дип аңлатты Сабир Тураев.

Гомумән, концертта яңгыраган җырларның темалары төрле булды. Бу хакта лауреатларны котларга дип сәхнәгә менгән Миңгол Галиев та әйтте.

«Җырларның темалары төрле, берсе дә күңел ачуга корылмаган, алар тәрбияви. Шуларны сикергәләмичә, кыланмыйча гына, матур итеп, хисләрне тыңлаучының йөрәгенә чын күңелдән тапшыру бит бу», — дип мактады лауреатларны Миңгол Галиев.

Рафис Гәптелганиев гомер узуы турында шундый җыр яңгыратты:

«Җил искәндәй кебек булды, чәчләр тузды.
Сизми калдым — әллә шулай яшьлек узды?
Һич туктатып булмый икән вакытларны,
 Алыштырмам кичүләрдә мин атларны».

Рәсимә Динисламова башкарган җыр да еллар үтүенә багышланган иде. Көен үзе иҗат иткән, сүзләре Фәнәвис Давлетбаевныкы.

Юлия Ишмөхәмәтова «Юлның кайсы сикәлтәсез микән? Аны ничек икән сайларга?» — дип, үзенең көенә, Лиана Ханмурзина сүзләренә язылган җырда тормыш юлы фәлсәфәсенә бирелде.

Гөлсияр Садыкова Зөфәр Бухаровның сүзләренә иҗат иткән җырында ятим балалар проблемасын яңгыратты:

«Әти-әни кылган хаталарга ятим бала газап чикмәсен,
Сихри йөзе, гөнаһсыз күзеннән күз яшьләре агып төшмәсен».

Зөфәр Гобәйдуллин җырының көен дә, сүзләрен дә үзе иҗат иткән. Ул авылда үткән балачак хатирәләре турында җыр яңгыратты:

«Без үскәндә бодай башаклары
Бездән биек чаклар хәтердә,
Күңелемдә саклыйм балачакны,
Мине дәшә, көтә хәзер дә».

Җиңүчеләр җырларында мәхәббәт, ялгыз яшәү темалары да булды. Шундый җырларның берсе – автор-башкаручы Регина Ильясованыкы иде. Лауреат Илһам Мәрдәнов көенә иҗат ителгән «Чия» җырын Рөстәм Егоров башкарды. «Ялгыз яшәүләре үзәкләргә тия», – дип моңланды ул. Рөстәм Егоров — Удмуртия татары, тумышы белән Ижаудан. Ул хәзерге вакытта И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә белем ала. Рөстәмгә Ваһапов фестивалендә иң яшь катнашучы исемен биргәннәр. Әлеге «Яшь йөрәкләр» фестивалендә ул җиңүче авторның җырын башкарырга чакырылган иде.

Резидә Шәрәфиева: «Бу яшь чакка кайтып килү кебек булды»

Шулай ук концертка җиңүче авторның җырын башкарырга дип, татар эстрадасы артистлары Дилә Нигъмәтуллина һәм Резидә Шәрәфиева чакырылган иде.

Дилә Нигъмәтуллина әнине сагыну турында бик тетрәндергеч җыр башкарды. Сүзләр авторы — Илдар Гайсин, көй авторы — Флёра Шәрипова. Җырдан өзек:

«Ишетергә иде тавышыңны,
Кушылырга иде җырыңа,
Назларыңны бер тоярга иде,
Күмелеп, әнкәй, синең моңыңа».

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева «Туган йорт» җырын башкарды. Әлеге җырның да көй авторы — Флёра Шәрипова, сүзләрен Зөфәр Вәлиев иҗат иткән.

«Туган йортта бергә җыелганда,
Юктыр кебек бездән бәхетле.
Гомеребез буе онытмабыз
Әткәй-әнкәй корган тәхетне», — дип җырлады Резидә Шәрәфиева.

«Бу җырга биш ел бар инде. Мин аны яздыртырга җитешә алмыйча йөрдем. Аннары туган йорт турында клип төшерергә теләгән кешеләр килеп чыкты. Аларга бу җырны күрсәттем дә, шуннан соң гына аның «плюс»лы варианты язылды. Бу матур җыр хәзер, Аллаһка шөкер, репертуарымда бар», — дип сөйләде җыр тарихын Резидә Шәрәфиева.

«Фестивальдә катнашырга гаризаны җыр көе авторы Флёра Шәрипова тапшырган иде. Мине монда бу җырны башкарырга чакыргач, бик шатланып килдем. Элек яшь чакта төрле конкурслар, фестивальләрдә катнаша идек, хәзер онытылды. Бу яшь чакка кайтып килү кебек булды. Әлеге фестивальдә җырчыларга җырлар сайларга мөмкинлек бар», — диде ул.

Көйләр авторы, «Яшь йөрәкләр» фестивале лауреаты Флёра Шәрипова әлеге конкурсның әһәмияте турында әйтте. «Оештыручыларга зур рәхмәтлемен. Бу бәйге безнең кебек һәвәскәр композиторларга үзебезнең иҗатны күрсәтү өчен бик мөһим. Аеруча яшь композиторлар өчен кирәкле конкурс», — диде ул. Ул үзе профессиональ композитор булмаса да, аның җырларын Данир Сабиров, Алсу Әбелханова, Резидә Шәрәфиева, Дилә Нигъмәтуллина башкара.

Лилия Гаврилова, Светлана Сазгетдинова, Тәслимә Низами, Айнур Гайфуллин, Әлфия Шәфигуллина, Лиана Абдрахманова, Нина Сәлимуллина һәм Алексей Алексеев «Яшь йөрәкләр» фестиваленең дипломантлары булдылар.

Гөлия Хәсбиуллина
intertat

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*