21 октябрьда Казанның 170 санлы мәктәбендә Яңа Савин районы мәктәпләре укучылары арасындагы "Татар егете 2013" бәйгесе үтте.
Дәвам »Архив за день: 21.10.2013
Миңгол Галиев Владимир яшьләренә вокал буенча мастер –класс уздырачак
Владимир өлкәсенең “Бәхет” иҗтимагый яшьләр оешмасы шушы төбәктә яшәүче татар халкын берләштерү һәм милли мәдәниятне пропагандалау максатыннан шактый эшләр башкара. Телләрне саклау һәм үстерү проекты кысаларында “Яшьләр” Мәдәният сараенда даими “Татар чәе кичләре” уза. Әлеге чара әдәби кичә буларак оештырылса да, гадәти милли ризыклар белән татар чәе эчү, “Мирас” татар иҗат студиясе тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары һәм, әлбәттә, Казаннан махсус ...
Дәвам »
Дүртөйле шәһәрендә «Туган тел» татар җыры яшь башкаручыларның республика конкурсы узды
Инде хәбәр ителгәнчә, узган атнада 17-18 октябрьдә, Башкортостан Республикасының Дүртөйле шәһәрендә «Туган тел» татар җыры яшь башкаручыларның республика конкурсы узды. Ике елга бер оештырыла торган әлеге чара бу елны унынчы тапкыр үтте. Елдан–ел чараның географиясе һәм катнашучылар саны гына түгел, ә нәкъ менә халыкчанлыгы арта бара. Әйтик бу ике көндә конкурсның йомгаклау өлешендә катнашкан 160 җырчы Башкортостан, Татарстан, Омск, Оренбург, ...
Дәвам »
Түбән Новгородта Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевны искә алдылар
Унсигезенче октябрь көнне Түбән Новгород шәһәрендә татар халкының бөек җырчылары Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланган “Милли көй” II өлкә фестивале җиңүчеләре катнашында тантаналы концерт узды. Аның төп оештыручысы – Түбән Новгород өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте. Моңа кадәр “Милли көй” II өлкә фестиваль-конкурсының сайлап алу турлары Түбән Новгород өлкәсенең барлык районнарыннан җыр-моңга гашыйк йөзләрчә вәкилләр катнашында үткән иде. Түбән ...
Дәвам »
Ижауда – Татар әдәбияты көне
25 октябрь көнне Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә киң җәмәгатьчелек катнашында Татар әдәбияты көне узачак. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, мәдәниятка мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле каләм ияләре игътибар үзәгендә булачак дип хәбәр итәләр чараның оештыручылары – “Яңарыш” газетасы редакциясе, Удмуртия татар иҗтимагый үзәге һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе. Чарада Удмуртия Республикасы җитәкчеләре, Татарстан, Удмуртия язучылары берлекләре җитәкчеләре, язучылар, Чаллы, Әгерҗе, Чайковский, Воткинск, Можга ...
Дәвам »
Тубылның себер татарлары мәдәнияты үзәге 25 еллыгын билгеләп үтә
25 октябрьда Тубылдагы себер татарлары мәдәнияты үзәге оештырылуына 25 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә үткәрә. Чара үзәкнең үз бинасында узачак
Дәвам »
“Халкым минем” тапшыруының иҗат төркеме Төркиядәге татар авылларында булды
Бөтендөнья татар конгрессының Төркиягә «Халкым минем» тапшыруын төшерергә килгән иҗат төркеме икенче көнне Конья провинциясендә урнашкан себер татарлары авылы Бөгрүдилек авылына юл тотты
Дәвам »
Әрәкәй авылында милли мәгариф турында сөйләшәчәкләр
23-24 октябрьдә Свердловск өлкәсендәге Түбән Сырга районының Әрәкәй авылында “Милли мәгарифне үстерүдә инновацион эшчәнлекнең төп юнәлешләре” дигән III төбәкара конференция үтәчәк. Аны Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм өлкә татарлары конгрессы оештыра. Бу чараның Әрәкәй авылында үткәрелүе очраклы хәл түгел. Бу авыл үзенең үзешчән коллективы белән дан тота. Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстаннан читтәге башка бик күп татар авылларыннан ...
Дәвам »