Алтай крае губернаторы Александр Карлин карары белән Татарстанда төбәкнең үз вәкиле булачак. Бу турыда Алтай краеның рәсми сайты хәбәр итә. Вәкил – безнең милләттәшебез Әнвәр Әминов. Әнвәр Әминов – 2005 елда төзелгән җирле татар милли-мәдәни автономиянең рәисе һәм “Алтай Татарстан” оешмасының генераль директоры булып тора.
Дәвам »Архив за день: 19.12.2013
Австралиядәге татарларның үз өе булды
Аделаидада Ләйлә Садри исемендәге татар иҗтимагый үзәге һәм гыйбадәтханәне үз эченә алган бина сафка басты.
Дәвам »
Алты яшьтә өйрәнелгән тел алтмышта да онытылмый
Балаларга татар телен мәктәпкәчә яшьтән үк үзләштерүгә соңгы елларда аеруча зур игътибар бирелә.
Дәвам »
Динә Гарипова Квазимода белән бергәләп җыр яздырган
Динә Гарипова күпләргә “Нотр-Дам де Пари” мюзиклындагы Квазимодо буларак таныш Канада артисты һәм җырчысы Гару (Garou) белән берлектә җыр яздырып кайтты. Җырчы үзе белдергәнчә, Гаруның вәкилләре аны үзләре эзләп тапканнар һәм дуэт башкарырга тәкъдим иткәннәр. Декабрьдә бу тәкъдимне кабул иткән Динә Парижга барып җырны яздырып та кайтты. Җыр француз телендә яңгырый, урыс телендә дә бер җөмлә бар икән. Исеме – “Җилгә ...
Дәвам »