"Татар моңы" бәйгесенә сайлап алу туры Оренбур төбәгеннән башланды.
Дәвам »Архив за месяц: Февраль 2014
Латвия татарлары Муса Җәлилне искә алды
15 нче февральдә Даугавпилста крепость территориясендә Латвиянең “Ватан” татар җәмгыяте вәкилләре Муса Җәлилнең туган көнен бәйрәм иттеләр.
Дәвам »
Газинур Гафиятуллинны тагын бер кат искә төшерик
Татарстанның гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин үзенең хезмәттәшләрен Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин истәлеген мәңгеләштерүгә өлеш кертергә өндәде.
Дәвам »
Татар чаңгычысы истәлегенә
Узган шимбә - 15 февральдә Чуашстан Батыр районының Тойси урта мәктәбендә чаңгычы СССРның спорт мастеры, Татарстан республикасы чемпионы Әнвәр Гыйсметдинов истәлегенә багышланган спорт һәм физкультура бәйгесе узды.
Дәвам »
Киров өлкәсендә гармунчылар һәм көрәшчеләр көч сынашачак
Кечкенә Нократ Аланы шәһәренең үзендә генә дә 9 меңгә якын милләттәшебез яши, районның шәһәрчек-авылларында да - шул чама.
Дәвам »
Төмәндә Татар мәдәнияте көннәре узачак
Бәйрәм чаралары 22 февраль көнне Төмән шәһәрендә башланачак һәм 2 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Дәвам »
Котлыйбыз!
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының матбугат хезмәте хезмәткәре Гөлүсә Малик кызы Низаметдиновага яңа гына филология фәннәре кандидаты дигән диплом тапшырылды. Без хезмәттәшебезне уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә иҗади һәм фәнни уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
Дәвам »
Минзәләдә очрашулар…
Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан районнары белән эшләү буенча бүлек башлыгы Данис Шакиров, һәм мәгълүмати–аналитик идарә хезмәткәре Гөлүсә Низаметдинова Муса Җәлил исемен йөртүче Минзәлә педагогия көллиятендә “Якташым – милләт күрке” исеме астында уздырылган, студентларның бөтенроссиякүләм семинарында катнаштылар. Семинарга республиканың төрле районнарыннан студентлар, аларның җитәкчеләре килгән иде. “Көллият һәр елның февраль аенда, Советлар Союзы герое Муса Җәлилне искә алу чаралары уздыра, һәм ...
Дәвам »
Егетемә – кулъяулык!
16 февральдә Хабаровскидагы Татар яшьләре үзәгендә кул эше белән мавыгучыларны көтәләр.
Дәвам »
Мәчеттә татарчага өйрәтәләр
Казанның “Ярдәм” мәчетендә татар телен өйрәтә торган курслар башланды. Проект “Без татарлар” дип атала. Дәресләр мәчеттә дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә кичке алтыда уздырыла. Татар теле курсы өч ай дәвам итә һәм бушка уздырыла. Татарстан мөфтияте сайты
Дәвам »