29 ноябрь көне Бөтендөнья татар конгрессы киңәйтелгән утырышының пленар өлешендә татар конгрессының рәсми сайты редактор-модераторы Әлфия Миңнуллинага ТР Президенты Указы белән "Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Шулай ук бу көнне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе белән Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең I урынбасары Данис Шакиров, Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлеге баш референты Гөлназ Нигъмәтуллина һәм Бөтендөнья татар конгрессының баш референты Люция Кутузова бүләкләнделәр. Конгресс хезмәткәрләренә әлеге дәрәҗәле бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев тапшырды. 30 ноябрь көнне “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиеваны һәм Бөтендөнья татар конгрессының баш референты Илдар Мингәрәевне Рәхмәт сүзе белән бүләкләде. Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләрен әлеге уңышлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
Дәвам »Архив за день: 04.12.2017
“Шәвәли оныклары“
Олы Бакырчы мәктәбе базасында якташ шагыйребез Шәүкәт Галиев хөрмәтенә “Шәвәли оныклары“ төбәкара сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды.
Дәвам »
Авыл — татарның яшәү рәвеше
Удмуртиянең Сюмси районының Кильмезь авылында татарлар ничек яши?
Дәвам »
Татар теле буенча өлкә олимпиадасы һәм “Ел укытучысы” бәйгесе үтте
“Ел укытучысы” конкурсында дүрт мөгаллимә үзләренең педагогик концепцияләрен тәкъдим иттеләр.
Дәвам »