tatruen
Баш бит / 2018 (страница 202)

Архив за год: 2018

“Ак калфак” оешмасы Чиләбедә “Нәни энҗеләр” бәйгесе финалында катнаша

Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы вәкилләре «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасына «Татар кызы. Нәни энҗеләр» бәйгесен оештыру үзенчәлекләре буенча семинар үткәрде.

Дәвам »

Алинә Заһитова: “Халкыма зур рәхмәт!”

27 май көнне Олимпия чемпионы Алинә Заһитованы Удмуртиядә тантаналы рәвештә каршы алдылар. Алинә Рес­публика Башлыгы Александр Бречалов белән очрашу һәм яшь спортчыларга остаханә үткәрү өчен кайтты. Алинәне Ижау шәһәре аэропортына каршы алырга баручылар арасында мин дә бар идем. Андагы нәни спортчыларны күргәч, бер хатирә яңарды. Әгерҗе шәһәре спорт сарае янында басып торабыз. Балалар белән тулы бер автобус Боз сарае янына ...

Дәвам »

Альберт БОРХАНОВ: “ТӨБӘК ТАРИХЧЫЛАРЫ АВЫЛЛАРЫБЫЗ САГЫНДА”

Күптән түгел Азнакайда Ык буе табигате һәм биредә яшәүчеләрнең тарихына, хәзерге чорына багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясе узды.

Дәвам »

“Бәхетле балачак” җиңүчеләрен бүләкләү

Бүген, 1 июнь көнне, 13.00 сәг. тә “Казан” милли мәдәни үзәгендә III Бөтенроссия «Бәхетле балачак» балалар иҗаты интернет-бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү булачак.

Дәвам »

Алсуга Россиянең атказанган артисты исеме бирелде

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин указы белән танылган җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Алсу Абрамовага (Сафина) "Россия Федерациясенең атказанган артисты” исеме бирелде.

Дәвам »

«Халкым минем» газетасының май саны дөнья күрде

Укучыларыбыз журналист Рәшит Минһаҗның төбәк тарихын өйрәнүче, язучы, күптән түгел генә “Хуҗа Хәсән – минем гомер бишегем” китабын укучыларга тәкъдим иткән Вячеслав Данилов белән әңгәмәсен, Илдар Даутовның танылган композитор Солтан Габәши турындагы истәлекләрен туплаган, аның хатларыннан өзекләр тәкъдим итеп язылган мавыктыргыч язмасын укый алачак.

Дәвам »