Күренекле татар шагыйре Фатих Кәрим исемен Калининград өлкәсендә дә мәңгеләштергәннәр.
Күренекле татар шагыйре, Бөек Ватан сугышында батырларча сугышып дан казанган, Җиңү көненә ике ай ярым калган көннәрнең берсендә яу кырында һәлак булган Фатих Кәрим турында мин укып та, ишетеп тә белә идем инде. Ә аның катлаулы язмышы, сугыш елларында күрсәткән батырлыгы белән хәрби хезмәттәшем, академик, социология фәннәре докторы, полковник Әмир Гыйльманов сөйләп бирде. Алар икесе дә бер авылда – Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы Ает авылында туып-үскәннәр, әниләре ягыннан туганнар да икән әле.
Әмир Зариф улы үзе исән чакта мине туган авылына алып кайтып, 250 еллык тарихы булган Аетны күрсәтергә, Дим суларында балык тотып, ял итәргә хыялланган иде. Дустымның изге хыялларына аның үзеннән башка гына тормышка ашарга насыйп булган икән.
Аның каравы, Әмир мине Фатих Кәримнең кызы Ләйлә белән таныштырган иде. Ул әтисе, әнисе Кадрия ханым турында сөйләде, әтисе каберенең Көнчыгыш Пруссиядә (хәзерге Калининград өлкәсе) булуы, аңа һәйкәл ачу тантанасына барулары турында сөйләде, фотосурәтләр, әтисенең сугыштан җибәргән хатларын күрсәтте. Бу шагыйрьгә, Ватанны чын күңеленнән сөюче милләттәшемә булган асыл хисләремне тагын да көчәйтте.
Мин Фатих Кәрим дошманнарга каршы сугышкан җирләргә барып, аның каберенә баш иеп, дога кылып кайту хыялы белән яши башладым. Бу хыялларымны тормышка ашыру өчен берничә сәбәп тә табылды. Былтыр Казанда Әмир Гыйльмановның якты истәлегенә багышлап язылган “Я обнимаю Вас” (ул шулай саубуллаша иде) дип аталган китабымны тәкъдим итү чарасында катнашкан туганнары мине кунакка чакырган иде. Казанда Әмирнең тол хатыны Фәүзия Минвәли кызы да яши икән.
Ә быел Бөтендөнья татар конгрессы оештырган татар төбәкләрен өйрәнүчеләр съездында Ает авылыннан вәкил булып килгән Рәйсә Хафизова белән танышырга да насыйп булды. Ул Фатих Кәрим музееның директоры булып эшли икән. Әмир Зариф улы турындагы китабымны укып чыккач, минем белән якыннанрак танышырга теләве турында әйтте. Әйдәгез, бу ике шәхескә багышлап, бер чара уздырыйк әле, дип, ул да мине кунакка чакырды.
Шул ук съездда “Татарстан” кунакханәсендә Калининград өлкәсенең “Карендәшләр” татар җәмгыяте әгъзасы, отставкадагы майор Әмир Хәйруллин белән бер бүлмәгә туры килдек. Ул Ләйлә Фатих кызын Калининградта каршы алулары, әтисенең каберенә барып, һәйкәлен күрсәтүләре турында сөйләде. Шулай итеп, ул да Калининградтагы татарлар тормышы белән танышу теләгемне куәтләде.
Кунакка чакыручыларга мәшәкать ясамас өчен Калининград өлкәсенең Светлогорск шәһәрендәге хәрби шифаханәгә юллама алдык та, хәләл җефетем Таисә белән көнбатыштагы иң ерак җирләргә китеп бардык. Июньнең 17сендә Әмир Әдһәм улы машинасына утырып (безнең белән дусларыбыз да бар иде), Калининград шәһәреннән 40 чакрымда урнашкан Багратионовск (элекке Пройсиш-Эйлау) шәһәренә, Фатих Кәрим соңгы сулышын алган җиргә киттек. Бераздан машинабыз Владимировка авылыннан ерак булмаган бер калкулык янына туктады. Ул сугыш вакытында “37,8 санлы калкулык” дип аталган. 1945 елның 19 февралендә шушы калкулыкны алганда сапер взводы командиры, лейтенант Фатих Кәрим батырларча һәлак булган. Ә 1945 елның 9 апрелендә Көнчыгыш Пруссиядәге немец гаскәрләре капитуляция актына кул куйганнар…
Фатих Кәримнең каберен 1956 елда гына табып алалар һәм соңрак Багратионовск шәһәрендәге мемориал комплекска күчереп җирлиләр. Комплексның үзәгендә булган кабер ташына: “Лейтенант Фатих Карим – татарский поэт, погиб героем в бою с немецкими захватчиками 19.02.1945 г.” дип язылган. Без Фатих Кәримнең кабере тирәсенә чәчәкләр утырттык һәм дога кылдык. Ә мин, Ает авылы музеена тапшыру нияте белән, бисмилла әйтеп, бер уч кабер туфрагы алып, пакетка салып куйдым.
Фатих Кәрим исемен мәңгеләштерүгә күп көч куйган Багратионовск шәһәренең шәрәфле шәхесе Гыйрфан Бәхтияров, безне кунак иткәннән соң, Фатих Кәрим исемендәге урамны күрсәтергә алып китте. Ул урам Лангер күле буйлап үтүче элекке “Спортивная” урамы икән. Ул матур йортлары, яшеллеге белән үзенә тартып тора. Бер йортка мемориал такта да эленгән: “Улица названа в память о татарском поэте Фатихе Кариме (1909-1945). Командир саперного взвода, младший лейтенант Фатих Валеевич погиб в бою 19 февраля 1945 года”.
Күл аркылы салынган күпер буйлап баручы 16-17 яшьләрдәге ике кызны туктатып:
– Кызлар, бу урам ничек атала? – дип сорадым.
– Фатих Кәрим урамы, – диләр.
– Ә кем соң ул Фатих Кәрим?
– Ул бу җирләрдә фашистларга каршы сугышкан һәм һәлак булган. Ул әле татар шагыйре дә…
– Ә сез моны каян беләсез соң?
– Мәктәптә тарих дәресләрендә укытучыларыбыз сөйли…
Дөресен әйткәндә, аларның җаваплары гаҗәпләндерде. Русиянең төрле төбәкләрендә татар геройларын, шагыйрьләрен яшь буын кешеләренең тануы геройларыбызның яшәеше һәм батырлыгы юкка булмавын раслый түгелме? Бу мизгелдә минем да татар булуым белән горурлануым көчәйде, әлбәттә.
Светлогорск шифаханәсендә ял итү вакыты 22 июньдә уздырылучы Хәтер һәм кайгы көненә дә туры килде. Шифаханә җитәкчеләренең тәкъдимен кабул итеп, сугыш чоры һәм сугыш турындагы җырлардан төзегән концерт программасы белән Мәдәният сараенда чыгыш ясадым. Анда сугыш һәм хезмәт ветераннары гына түгел, Калининградтан килгән милләттәшләрем дә катнашты. Мин аларга Фатих Кәримнең батырларча сугышып һәлак булганы, татар халкының патриот-шагыйрь булуы турында да сөйләдем, татар җырлары җырладым.
Самарага кайткач, без хатыным белән, сәяхәтебезне дәвам итеп, Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылына юл тоттык. Казаннан якын дусларын алып, Фәүзия Минвәли кызы да килгән. Коръән мәҗлесеннән соң күптән түгел 100 еллыгын билгеләп үткән Фатих Кәрим исемендәге урта мәктәпнең актлар залында Ает авыл Советы башлыгы Рәсил Гыймаҗетдинов, Фатих Кәрим музее директоры Рәйсә Хафизова, мәктәп директоры Илмир Шәфыйков катнашлыгында Фатих Кәрим һәм Әмир Гыйльмановка багышланган зур тантана узды. Үземнең чыгышымны мин аларның тормышларына, татар халкына, алар күрсәткән фидакарь хезмәтләргә багышладым.
Фатих Кәрим кабереннән алып кайткан туфракны һәм фотосурәтләрне, үзем иҗат иткән китапларымны музейга бүләк итеп тапшырдым. Тантанада ике шәхеснең дә туганнары, авылдашлары хатирәләре белән уртаклаштылар. Ә тантананың икенче бүлегендә “Яшьлегем моңнары” дип аталган әдәби-музыкаль программа планлаштырылган иде. Мин, тальян гармунда уйнап һәм җырлап, тамашачыларга тулы бер концерт бүләк иттем.
Без Фатих Кәрим музеена да бардык. Анда безне Рәйсә ханым Хафизова бик җылы каршы алды. Бу вакытта музейда Бельгиядән килгән татар кунаклары да бар иде. Музей 1971 елның 19 июненнән бирле эшләп килә икән. Анда меңгә якын экспонат бар. Рәйсә Камил кызы җитәкчелегендә ул яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү үзәгенә әверелгән. Музейның Хәтер китабында илебезнең төрле төбәкләреннән килгән язучылар, шагыйрьләр, Фатих Кәримнең талантына мөкиббән киткән укучылар, туганнары, дуслары җылы сүзләр язып калдырганнар. Музейда әдәби-музыкаль кичәләр, методик дәресләр еш оештырылып тора икән.
Рәйсә Хафизова – үзе дә ихтирамга лаек шәхес ул! Ул, краевед буларак, Бөтендөнья татар конгрессы, Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, урындагы хакимият тарафыннан Мактау грамоталары, Башкортстан Республикасының “Иң яхшы авыл мәдәният учреждениесе хезмәткәре” дипломы белән бүләкләнгән.
Ает авылында бүген мең ярымлап кеше яши, мәктәптә 250 укучы белем ала, иман күрке булып балкыган мәчеттә гыйбадәт кылучылар саны елдан-ел арта. Ает халкы авыл тарихы, күренекле шәхесләре, хезмәт сөюче авылдашлары белән горурланып яши. Алар турында эчтәлекле китаплар да язылган һәм нәшер ителгән.
Менә, шулай итеп, халкыбызның хәтер җепләрен тоташтыруга һәм ныгытуга мин дә үз өлешемне керттем. Безнең халык үзенең хәтере белән көчле булуына инанам.
Идеал Галәветдинов,
отставкадагы полковник,
Татарстан Республикасы Нурлат шәһәренең шәрәфле шәхесе.
Самара шәһәре.
kiziltan.ru