23-24 май көннәрендә башкалабыз Казанда IV бөтенрусия татар-мөселман дин әһелләре җыены, 25 май көнне Спас районында Изге Болгар җыены үткәреләчәк. Шул уңайдан берничә сорау белән БТК башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллинга мөрәҗәгать иттек.
– Быелгы җыеннарның үзенчәлеге нидән гыйбарәт?
– Шөкер, дин әһелләребезнең җыенын үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Аның Изге Болгар җыены белән тәмамлануы да зур әһәмияткә ия. Дин әһелләрен болай зурлап җыюга, табигый, тиктомалдан гына алынмадык. Русия күләмендәге һәм үзебездәге дини вәзгыять татарларга кагылмыйча кала алмый. Тарихи күзлектән караганда, революциягә кадәрге дәвердә татарлар Русия күләмендә исламны әйдәп баручы, җәелдерүче халык булган. Болгар бабаларыбызның 922 елда ислам динен кабул итүен рәсми рәвештә билгеләп үтсәк тә, исламның Идел-Кама буйларында инде җиденче-сигезенче гасырда ук тарала башлавы, Ибне Фадлан делегациясе килгәндә мәчетләр эшләп торуы яхшы мәгълүм. Ни кызганыч, Русия күләмендә без зур мирасыбызны, дөресрәге, әйдәп баручы ролебезне югалта барабыз. Беренчедән, 90 нчы елларда исламның кискен үсү дәверенә килеп кердек. Әмма су ташкын булып җәелгән шикелле, ниндидер кысаларда гына бармыйча, исламның төрле агымнары барлыкка килде. Шуңа күрә үзебезнең милли традицияләргә нигезләнгән ислам белән башка илләргә, төбәкләргә хас исламның каршылыклары килеп чыга башлады. Шунлыктан әлеге җыеннарны оештырырга кирәк дигән карарга килдек. Һичшиксез, хөкүмәтебез башлангычы белән дә керештек әлеге эшкә.
Беренчесен 2010 елның сентябрендә үткәргән идек. Икенче, өченчесе июнь айларында булды. Ниһаять, менә быел май аенда үткәрергә җыенабыз. Узган ел Болгар җыены сабантуй көненә туры килгәч, халыкка кыенрак булган иде. 23е көнне делегатлар гадәттәгечә секцияләргә бүленеп эшләячәк, 24е көнне пленар утырыш булачак. Быел ул, башка еллардан аермалы буларак, ТР Фәннәр академиясе бинасында үткәреләчәк, анда 700 ләп кеше катнашачак.
– Былтыр 900 кеше чакырылган иде түгелме соң?
– Чынлап та, делегатлар саны 700, 850, 900 дип артып барган иде. Быел 700 кеше булуның хикмәте шунда: беренчедән, бу шактый зур чыгымнарга бәйле. Икенчедән, ел да бер үк кешеләр катнашмасын, яңа кешеләр килсен дигән таләп куйдык. 100 процент булмаса да, делегатларның күпчелеге яңа кешеләр булыр, яңа фикерләр әйтелер дип торабыз. Иншалла, Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин дә килер, пленар утырышта чыгыш ясар дип уйлыйбыз. 25е көнне аларның барысын җыеп, Болгарга алып барачакбыз.
– Һаман бер үк сүз, бер нәрсәне сөйлиләр, дип әйтүчеләр бар…
– Дөрес әйтәсез. Безгә дә андый дәгъвалар ишетергә туры килә. Әмма, ни генә әйтсәк тә, ел да вәзгыять үзгәреп тора. Былтыр Татарстаныбызда гына түгел, Русиядә зур яңгыраш алган фаҗигале хәлләр килеп чыкты. Узган ел “Татар дөньясы һәм ислам дине” дигән концепциянең беренче вариантын эшләп делегатларга тараткан, фикер-тәкъдимнәрегезне җиткерерсез, киләсе елдагы җыенда кабул итәрбез, дигән идек. Инде менә бу җыенның төп үзенчәлеге, теләк-тәкъдимнәрне дә кертеп, шушы концепцияне тулаем кабул итү булыр дип торабыз. Ул тәкъдимнәр Русия ислам университетында һәм Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында җыеп барылды. Хәзер аны документ буларак һәр делегатның кулына тоттырачакбыз. Билгеле, ул катып калган документ түгел. Без имамнарыбызга алга таба эшләү юлын күрсәтү, тәкъдим итү максатын куйдык. Күреп торасыз: бер ел эчендә генә дә ислам дөньясында зур үзгәрешләр булды. Менә хәзер Татарстанда яңа мөфти. Төбәкләрдә яңа мөфтиятләр барлыкка килде яисә алар кушылды. Җыеп әйткәндә, дин өлкәсендә булган барча үзгәрешләрне концепциягә кертергә тырыштык. Ул киң җәмәгатьчелеккә дә җиткереләчәк.
Пленар утырышта төбәкләрдәге вәзгыятьне, проблемаларны бәян иткән, алга таба нәрсә булырлыгын фаразлаган чыгышлар яңгырар дип өметләнәбез. Әнә соңгы вакытта интернетта исламның торышын, үсешен анализлаган кызык кына язмалар дөнья күрде.
– Сез беренче чиратта Рафаил Хәкимовның “Кайда безнең Мәккәбез?” хезмәтенең дәвамы буларак язылган, “Бизнес-онлайн” сәхифәләрендә дөнья күргән язманы әйтәсездер инде.
– Чынлап та, әлеге мәкалә шактый зур яңгыраш алды. Иң мөһиме: һәркем үз фикерен әйтә ала. Һәрхәлдә, бу язманы күрмәмешкә салыну мөмкин түгел. Чирен яшергән – үлгән, диләр. Чынлап та, хилафлыклар шактый, без аларны танырга тиеш. Яшәп килгән проблемаларга, күңелсез вакыйгаларга глобаль яссылыкта карау мөһим. Сер түгел, исламга каршы зур мәгълүмати сугыш бара. Халыкны ничек тә исламнан биздермәкчеләр. Безнең кайнар башлар да еш кына аларга “җим” бирә. Шуңа күрә төрле төбәкләрдән җыелып, бөтенесен ачыктан-ачык сөйләшү зур әһәмияткә ия. Быел җыенга илебезнең 62 төбәгеннән делегатлар киләчәк.
Автор: Рәшит Минһаҗ
Чыганак: “Ватаным Татарстан” газетасы
Чыганакка сылтама: vatantat.ru