tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / Төмән өлкәсендә татар эшмәкәрләре берләшә
Төмән өлкәсендә татар эшмәкәрләре берләшә

Төмән өлкәсендә татар эшмәкәрләре берләшә

Татар борын-борыннан сәүдә белән шөгыльләнгән. Хәзер дә һәркемгә үз эшен ачарга мөмкинлек бирелгәч, эшмәкәрләр арасында татарлар гел очрап тора. Тик алар үз әйләнәләрендә генә таптаналар. Кайберләре генә татар хәрәкәтендә актив катнаша. Шул мәсьәләне уңай хәл итәр өчен Русия төбәкләрендәге һәм якындагы чит илләрдә яшәүче эшмәкәрләр тәкъдиме һәм бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты карары белән 2009 елда Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе оеша. Аның тырышлыгы белән утызлаган төбәктә “Татарстан сәүдә йорт”лары уңышлы эш алып бара, Татарстанның шактый гына сәүдә-икъдисади вәкиллекләре ачылган. Эшмәкәрләр бергәләшеп федераль Сабантуйлар, “Түгәрәк уен” фольклор фестивален, “Болгар җыен”ын һәм башкаларны үткәрүдә үзләреннән саллы өлеш кертәләр.

Мондый оешманы Төмән өлкә татар конгрессы да оештырырга уйлый һәм аның җитәкчесе итеп юрист Фәйзулла Камаловны билгелиләр. Фәйзулла әфәнде “аның уставын булдырып, раслату өчен генә дүрт ай вакыт китте. Татарларның берләшүен теләмиләр, бик сак карыйлар мондый оешмаларга” ди.

“Эшебезнең башлангычы итеп беренче конференция үткәрдек. Анда җәмәгать эшендә актив катнашучыларны чакырдык. Алар арасында өлкә татар Конгрессы җитәкчеләре Нурулла Саттаров, Ринат Насыйров, “Молоко”, Винзили керамзит заводы генераль директорлары Илназ Исмәгыйлев, Револь Саммасов һәм Гомәр Шаматов, Рөстәм Нигъмәтуллин, Хәмзә Биктимиров, татар риэлторлар бар иде.

​​Конференциядә каралган мәсьәләләрнең берсе: бюджет оешмаларында эшләүчеләр – укытучыларга, китапханәчеләргә, табибларга белемнәрен күтәрергә, методик ярдәмлекләр, укыту өчен җиһазлар алырга ярдәм итәргә планлаштырабыз. Районнардагы хакимият идарәләре бу турыда бик кайгыртырга атлыгып тормыйлар. Тагын да татар эшмәкәрләре милләтебезнең кая барганын аңлап, аңа булышу якларын бергәләшеп хәл итсеннәр иде. Төмәндә татар гимназиясе булдыру, татар студентларын эшмәкәрлеккә тарту кебек уйларыбыз бар.

Ассоциациягә керүчеләр биш мең взнос тапшырырга тиеш була. Оешма аларга грант, субсидия, банкта кредит алырга гарант булып торачак. Моңа инде алдан сынау үткән, ышанычлы кешеләр генә өметләнә ала. Төзелеш, авыл хуҗалыгы, агач эшкәртү һәм башка өлкәдә эшләрен ачучыларга мастер-класслар үткәрәчәкбез. Бер-берсе арасында тауарлар алмашуда ташламалар кулланудан тыш, бөтендөнья татар Конгрессы аша халыкара күләмдә дә элемтәләр булдырырга мөмкин.

Әлегә иң беренче бурыч – алар бер-берсе белән танышсыннар, элемтә булдырсыннар. Аннары башка максатлар: үзара хезмәттәшлекне, экономик һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту; ассоциация әгъзаларына бизнеста һәм төрле проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү; бизнес белән идарә иткәндә алдынгы технологияләр керткәндә булышлык күрсәтү кебекләре беренче планга куелды”, диде Фәйзулла Камалов.

Мондый алдынгы карашлы проектлар өлкә татар Конгрессында беренче генә төзелмәде. Эшмәкәрләр ассоциациясе дә үз эшен нәтиҗәле алып барыр, әле федераль сабантуйга да шактый өлеш кертер. Өлкә татар Конгрессы җитәкчеләре үзләре дә бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе әгъзалары.

Чыганак: “Азатлык” радиосы
Чыганакка сылтама: azatliq.org

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*