tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халкыбызга кирәкле хезмәт
Халкыбызга кирәкле хезмәт

Халкыбызга кирәкле хезмәт

“Тарабар” теленә (татар һәм төрки телләрне шулай атаучылар бар) 10-15, хәтта 20-30 мең  яшь  булуына ышанасызмы? Юкмыни? Татар теле дөньядагы  иң  борынгы  телләрнең  берсе булуын  башыгызга  да китерә алмыйсызмы?! Юкка. Нурихан ага Фәттах  бер сәбәпсез  “аллалар һәм фиргәвеннәр теле”  дип атагандыр  дисезме?

“Дөнья  төрки-татар телендә  сөйләшә! Дөнья төрки-татар теле белән яши!” Фәлсәфәче язучы Рафис Сәлимҗановның бу сүзләренә дә сарказм белән  карарсыз кебек. Шулай  булмаса,  татар юлдан яки коридордан  барганда, күкрәк киереп барыр иде ул, кырыйлатып кына йөрмәс иде… Монысы Гомәр Даутов сүзләрен бераз  үзгәртебрәк әйтүем.

“Татар  теле юкка чыгачакмы? Көтә-көтә  көтек булырсыз! Һәрхәлдә, Россиядә ул рус теле белән бер көндә, берүк сәгатьтә, берүк минутта  юкка чыгачак, чөнки рус телендә төрки-татар сүзләренең катламы бихисап зур”. Рафис Сәлимҗанов фикере бу. (Рус  телендә  язылган “Великий язык  тюрков” китабындагы фикерне шулай  үз белдегем белән тәрҗемә  итәргә җөрьәт иттем). Менә  шулай!

Рафис Сәлимҗановның  Чаллы үзәк  китапханәсендә  үткән “Великий язык  тюрков” китабын  тәкъдим  итүгә багышланган  кичә үзенең җанлылыгы, күтәрелгән  гипотеза-фикерләрнең  бер үк вакытта кызыксыну да, бәхәс тә  уятуы белән истә  калды. Бу  гаҗәп тә түгел:  беренчедән, жанры ягыннан  ул сатирик повесть-эссе дип аталса, икенчедән, тел, фәлсәфә, тарих, юмор, поэзия, сатираны үз эченә алган катлаулы мәсьәләләрне  күтәрә.

Әлбәттә, урынлы сорау да туа:  татар-төрки телләр язмышына, аларның  башка телләргә, беренче чиратта, рус теленә  тәэсире турында язылган икән, нигә әле ул  татар телендә язылмаган? Кичәне алып баручы Роза Хәмидуллина биргән (башкалар уйлаган)  сорауга автор “бу китапны башка телдә язып булмый иде;  рус телле укучыларга да барып җитсен дигән  теләк белән, русча язарга туры килде” дип җавап кайтарды. Бу китапның, беренче чиратта, милли горурлыкларын югалта  башлаган, төрле сәбәпләр аркасында  “рус телле”гә әйләнгән  татарларга, тагын да мөһимрәге,  шовинизмга авышырга бик хирыс “дәүләт тотучы” милләт вәкилләренә барып ирешүе мөһим. Ә безгә  тылмач кирәкми. (Шулай да,  китап татар  телендә  дә басылсын иде дигән уй бар).

Китап – аны укучылар  арасында да, укый башлаганнар арасында да,   әлегә  укымаучылар  арасында да кызыксыну уяткан. Бирегә  килүче язучылар, тел галимнәрен тыңлагач, мөгаллимнәрнең  фикерләрен  ишеткәч, шундый фикер туа. Чыгыш ясаучыларның  күбесе аны язучының  зур уңышы буларак бәяләде.

Рафис Сәлимҗанов  үзе “хәзерге заман – әдәбият заманы  түгел; хәзер  татар әдәбияты да,  рус әдәбияты да, дөнья  әдәбияты да юк. Аның урынын  кино,  эстрада,  телефон  алды” дисә  дә, шул ук кино, спорт һ.б.лар бирә алмаганны  фәлсәфи нигезгә  корылган әдәбият бирергә тиеш дигән  фикере белән югары таләпләрен җиткергән иде. Язучылар  берлегенең Чаллы  бүлеге  җитәкчесе Факил  Сафин аның  нәкъ  менә  шул  көчле аналитик һәм фәлсәфи фикерләү остасы  булуына басым ясады. “Дөньяда  иң  серле нәрсә  – тел. Һәрбер сүзнең чын асыл мәгънәсен белсәк,  кешелек тарихын да белер идек.Үзара  багланышлар турында күбрәк белү халыклар арасында дуслык, татулыкка  хезмәт итәргә тиеш. “Чаплашка теле” дип әйткән кеше бу китапны укыган булса, рус теленә  кергән  төрки сүзләрнең никадәр  күплеген белсә, болай димәс иде. Юкка гына  “Эхо Москвы”  радиосында татарча тапшыруларның  иң  беренчесе телләрнең  этимологиясенә багышланмаган  иде.Тел турында, әдәбият турында сөйләшкәндә, гомумән, бик  сак булырга  кирәк”. Язучының “китапка тел белгечләре игътибар итсә, үзара  уңай багланышларны  күрсәтү  мөмкинлеге  биргән табышларны  күтәреп  алсалар, никадәр әһәмиятле эш булыр иде” дигән  фикере белән дә килешми  мөмкин  түгел.

“Бүгенге  көндә  телебезне  яклап әйтелгән  һәр  сүз алтын  бәясенә  тора”, – диде Нәсим Сәхапов та.”Тюркские  корни этрусского  и итальянского  языков” дигән  китабы  белән  язучы шулай ук төрки телләрнең тирән тамырларын  барлый. Биредә дә килешми  мөмкин  түгел: чынлап та, безнең  тел тиешенчә  өйрәнелмәгән шул. Кайда гына  табылмый төрки  тамырлы сүзләр! Америка кабиләләре арасында да бар безнең кардәшләр.

Кичәдә чыгыш ясаган филология  фәннәре  докторы,  профессор Әнвәр  Шәрипов китап  тудырган  каршылыклы  фикерләргә  тукталды, китаптагы  кайбер  табышларны, бәхәсле урыннарны күрсәтеп узды.   “Өстәл  китабы  дәрәҗәсендә” дигән бәясен бирде.

КФУ ның Алабуга институты татар филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент,  үткен  телле  тәнкыйтьче  Гомәр Даутов  “китап уйларга, үзең  белән  бәхәсләшергә  мәҗбүр итә – шунысы  иң  мөһиме”, дип билгеләп  үтте. ”Бу китап минем күңелдә бер сорау тудырды. Мурад Аджи «Полынь половецкого  поля”ны язды. Кызыкмы? Кызык. Горурлык уятамы? Уята. Алтын Урда, Казан ханлыгы нинди көчле дәүләтләр  булган.Татар телен  карагыз: нинди камил,  борынгы тел. Ләкин күңелдә  сорау туа: алайса ник  җиңелгәнбез? Ник бүген без, югары цивилизацияле, югары мәдәнияткә  ия, мунчалы (Бу бик зур мәдәни күренеш!Атна  саен  мунча керү бары татарда гына) халык, югалып барабыз? Шул  сорау  миңа тынгы бирми иде, бу  китапны укыгач,  тагын да көчәйде. Нигә  үзебезнең  татар белгечләренең,  татар язучыларының балалары русча сөйли?” Гомәр Даутов тел  белән менталитет  бәйләнешләренә тукталды.  Чынлап та,  артык меркантиль,  “җир кешеләре”нә  әйләнеп  бетмәдекме? Рухи кыйммәтләрне саклау өчен, бәлки, җирдән  башны  күтәреп карау да кирәктер. Үткәнеңне өйрәнергә, киләчәгеңне күзалларга  кирәктер. “Төркиләрнең бөек  теле”н  ваклау, очсызлау – лаеклы варислар  эше түгел.

Гомере  буе милли  проблемалар турында  әрнеп язган Айдар Хәлим “бу китап күптән  кирәк иде”, диде. Соңарган  сүзнең  кыйммәте  булмаган  кебек, “Великий язык  тюрков”  хезмәте дә элегрәк басылган булса, әһәмияте тагын да зуррак булган булыр иде. 90 нчы  елларда,  тел белән бәйле вәзгыять уңай чакта, китап милли горурлыкны уятуда үзеннән  тагын да зуррак өлеш керткән  булыр иде дигән уйларга этәрә.

Кичәдә  чыгыш  ясаучылар  мондый рухтагы  китапның  кулланылыш даирәсен  киңәйтү турында да сөйләделәр. Укытучылар  өчен  конференция  форматы турында да әйтелде. Филология фәннәре кандидаты Лилия Галитзуллина: “Бу  китапны укытучылар укырга тиеш,  алар үткәргән һәр дәрес  шаккаттыру эффекты белән булырга тиеш”, – дигән теләкләрен  җиткерде.

“Китапны  язмыйча булдыра алмадым. Өч ел яздым. Мондый  тел  дөньяда  юк. Моннан 12 мең ел элек төрки  кабиләләрнең Беринг бугазы  аша Америкага күчүләре  дәлилләнгән. Хәзерге заманда  гаплогруппалар билгеле, күп халыклар  үзләренең  борынгырак булуын  дәлилләргә тырыша.  “Мир  был пантюркистичен”. Дөнья шулай  яралган”, – диде  Рафис Сәлимҗанов.

Татар  тарихында, мәдәниятендә  ак һәм  кара таплар булып калган нәрсәләр  (күренешләр, сүзләр, шәхесләр һ.б.) бихисап. Халкын яраткан шәхесләр генә  аларны барлый,  ачыклый, күзебезне ача. Рәхмәт  аларга.

 

Лилия Фәттахова

sptatar.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*