tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шиһабетдин Мәрҗани Сабан туе батыры булган
Шиһабетдин Мәрҗани Сабан туе батыры булган

Шиһабетдин Мәрҗани Сабан туе батыры булган

1552 елда Явыз Иван яулап алганнан соң, Арча яклары Казан өязенә кертелә. Татарларга шәһәрләрдә, су буйларында яшәү, тимерчелек, зәркән эшләре белән шөгыльләнү тыела. 1555 елда Арча кирмәне торгызыла. 1552 елда татар авылларыннан, Арчадан татар кешеләре качып киткән, ул бушлыкны урыс гаскәрләре укчылар һәм казаклар белән тутыра. Элеккеге татар авылларының бушап калган йортларына урыслар күчеп утыра башлый. Хәзерге вакытта да андагы урыс авыллары элеккеге исемнәре белән аталалар: Чулпан, Чүриле, Бимәр…

1650 елларда патша хөкүмәте буш урыннарны Мәскәү дәүләтенә хезмәткә күчкән йомышлы татар морзаларына өләшә башлый. «Ходайколый бушлыгы» («Кудайгуловская пустошь») дип йөртелгән урынга – XVII гасыр ахырларында-XVIII гасыр башында Иске Ашыт һәм якын-тирәдәге авыллардан күчеп килеп төпләнгәннәр. Ул торак җирләр Ташкичү дип йөртелә башлаган.

Ташкичү сүзе «таш» һәм «кичү» сүзләреннән тора. Авыл Ашыт елгасының сул ярында урнашкан, ә уң якта болыннар җәелеп киткән. Болынлыкның дәвамы – Ташлы Тауга барып тоташкан. Авыл исеменең килеп чыгышы да шуңа бәйледер дигән фикер бар.

Казан шәһәре архивларында саклана торган, XIX гасырда халык санын алу буенча үткәрелгән рәсми низамнамәләрдә торак пунктны «деревня Кудайгуловской пустоши, Ташкичу…» (Ходайгол бушлыгы авылы яки Ташкичү авылы) дип аталган.

Уртача зурлыктагы, 300 кеше чамасы булган авылда тәүге мәчет агачтан салына. Ул гыйбадәтханәне авылга иң беренче килеп урнашкан Туйхуҗа исемле кешенең оныгы Давыт Ишми улы төзетә. Авылның бер чишмәсе дә аның хөрмәтенә «Давыт чишмәсе» дип атала. Шул мәчет каршында тарихка кереп калган атаклы Ташкичү мәдрәсәсе оеша. Ул дини уку йортында атаклы хәлфәләр, дин әһелләре, талантлы кешеләр белем биргән. Шуларның берсе – Габдессәлам бине Уразмөхәммәд Оруви. Ул 1746 елга кадәр Ташкичү авылында имам хатип, мөдәррис вазифаларын башкарган. Ташкичү мәдрәсәсендә төрле дини китапларны күчереп язучылар, хаттатлар булуы билгеле. Габдессәлам үзе дә – XVIII гасыр урталарында төрле шигырьләр иҗат иткән, татар әдәбиятында тирән эз калдырган шәхес.

1740 елларда Ташкичү мәдрәсәсендә татар халкының күренекле шәхесе, каһарман улы Батырша (Габдулла Галиев) белем алган.

Батырша Башкортстанның Балтачы районы Карыш (хәзер Югары Карыш) авылы мулласы Туктаргали Дусалиев гаиләсендә туган. Җиде яшендә Карыш мәчетендә әтисеннән белем алган. 15 яшендә әтисе Батыршаны хәзерге Әлмәт районына Тайсуган мәдрәсәсенә атаклы Абдрахман имамга укырга җибәрә. Бу мәдрәсәдә аның дөньяга карашы формалаша. 1933 елда ул Казан артындагы атаклы Ташкичү мәдрәсәсенә укырга килә. Батырша 18 ел чамасы белем ала. Уку йортын тәмамлаганнан соң, мәдрәсәдә түбәнрәк сыйныфтагы шәкертләрне укыта башлый. 1746-1749 елларда Җаек буендагы Мөслим Аширов мәдрәсәсендә мөгаллим һәм мулла булып хезмәт итә.

Батырша оештырган восстание тарихта зур эз калдырды. Мөселманнарның ризасызлыгы Әби патшага (Екатерина II) да барып җитте, һәм ул Казанга килеп, татарларга мәчет төзергә рөхсәт бирергә мәҗбүр булды. Хәзерге «Әл-Мәрҗани» мәчете әнә шул рөхсәт нигезендә төзелгән. Каһарман татар улы турында «Батырша» исемле роман да бар.

XIX гасыр башында Ташкичү авылында имам булган Шәмсетдин бине Габдрахманның да мәдрәсәдә укытуы билгеле. Аның үтә гыйлемле, сабыр, алдынгы карашлы булуы күпләрне үзенә җәлеп иткән. Шулар өстенә ул әле берничә чит тел дә белгән. Ата-аналар үзләренең балаларын аңа укырга бирергә тырышканнар, ул Башкортстаннан, Оренбург, башка төбәкләрдән килгән шәкертләрне дә укыткан. 1820 елда хаҗ сәфәрендә булганда аңа Каһирә шәһәренең данлыклы «Әл-Әзһәр» университетында фарсы телен укытуны тәкъдим итәләр. Җиде ел буена шунда укытып, Шәмсетдин бине Габдрахман 1832 елда вафат булган.

XVIII гасыр әдәбиятына үзенең «Мәҗмүгыл-хикәят» исемле әсәре белән өлеш керткән Мөхәммәдрәхим дә Ташкичү мәдрәсәсендә белем алган. Пугачев хәрәкәте бастырылганнан соң, ул Себер якларына чыгып китә, шунда фарсы телендәге китапларны тәрҗемә итә.

1821 елда авыл мулласы итеп Баһаветдин бине Сөбхан билгеләнә. Ул – атаклы дин әһеле, галим Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе. Казан арты мәдрәсәләрендә күп төрле фәннәр укыткан, фәһемле, гыйлемлеге югары дәрәҗәдә булган шәхес. Аның шәкертләре Урта Азиядә, Төркия, гарәп илләрендә югары уку йортларында укытканнар. Атаклы язучы Мәхмүт Галәүнең әтисе дә төп дини белемне Ташкичү мәдрәсәсендә алган. Галәэтдин – Мәхмүт Галәү үзе дә Ташкичү мәдрәсәсендә белем ала. Аннан соң ул укытучылык һәм иҗат эшләре белән шөгыльләнә башлый.

Ташкичү мәдрәсәсенең горурлыгы булып, беренче чиратта, әлбәттә, Шиһабетдин Мәрҗани тора. Ул 1818 елда туа. Бала чактан ук гаять зирәк, фикерле була. Әтисе кебек Мәрҗән авылыннан булганга, Мәрҗани тәхәллүсен йөртә башлый. Физик яктан нык, хәрәкәтчән, шаян булганга күрә, аны мәдрәсәдә хөрмәт иткәннәр. Ул Сабан туйларында көрәшеп, батыр кала торган булган. Гыйлем нигезләрен туплаганнан соң, 17 яшендә, мәдрәсә шәкертләренә дәресләр бирә башлый, тәҗрибә туплый. Өч ел укыткач, 20 яшендә, үзенең белемен тагын да арттыру максатыннан, Урта Азия якларына юнәлә. Чит җирләрдә күп белем алгач, 1848 елда Ташкичүгә әйләнеп кайта. 1849 елда Казан шәһәре сәүдәгәрләре аны башкалабызга алып китеп, «Беренче мәхәллә» мәчетенә имам итеп билгелиләр. Хәзерге вакытта Казан шәһәренең иң өлкән мәчете дә Мәрҗани исемен йөртә.

Ташкичү мәдрәсәсе халкыбызга күпме галимнәр, язучы-шагыйрьләр, дин әһелләре, мөгаллимнәр биргән. Алар барысы да халкыбызны мәгърифәтле, аң-белемле итәр өчен күп көч куйган шәхесләр. Милли тәрбия эшендә дә мәдрәсәләрнең роле зур булган. Халкыбыз гасырлар буена җыйган милли мәгърифәт, тәрбия эшләрен бүгенге көндә дә уңышлы дәвам итәсе иде.

Нияз Бишбалта, Казан шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*