30 майда Башкортстан башкаласы Уфаның тарихи үзәгендә мөселманнар тарафыннан озак көтелгән вакыйга булды. 80 елдан артык тиешенчә файдаланылмаган гыйбадәтханә язмышындагы күңелсез этап тәмамланды һәм яңа Аллаһ йортын торгызу башланды.
Уфаның алтынчы Җәмигъ мәчете 1914-18 елларда төзелә. Бу ике манаралы матур ике катлы бина ерактан күренеп тора, чөнки ул шәһәрнең иң югары ноктасында урнашкан була. Әмма 1934 елда мәчетне шәһәр Советы карары буенча ябалар һәм анда завод тулай торагы урнаша.
Дин тотучыларга кире кайтару өчен көрәш 1994 елда башлана, һәм бу авыр процесста Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин актив катнаша. Бары тик безнең көннәрдә генә йортта яшәүчеләр күчерелде, ләкин күпсанлы үзгәртеп корулар, янгыннар һәм тиешле тәрбия булмау элекке дини корылманы хәрабәләргә әйләндерде. Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте йорт калдыкларын сүтеп, бу урында яңа мәчет төзү турында карар кабул итте. Нигез элеккечә калачак. Аның бәрәкәтле нигезендә мөселман гыйбадәтханәсенең диварлары һәм манаралары күтәреләчәк.
Тарихи бина белән хушлашу тантанасында Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте идарәсе җитәкчесе, Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөхәммәт хәзрәт Таҗетдин, Русия Ислам университеты студентлары һәм җирле власть вәкилләре катнашты. Мөхәммәт хәзрәт Таҗетдин мәчет намазын укыды. Аннары ул «Башкиравтодор» җәмгыятенең зур экскаваторы чүмеченә гарәпчә «Бисмилләһир-рамәнир-рахим» дип язды һәм Аллаһы Тәгалә исеме белән йортны сүтү эше башланды.
Шунысы кызганыч, бер гасыр элек төзелгән тарихи мәчет сүтелде. Шунысы шатлыклы, чөнки бу урында яңа Аллаһ йорты төзеләчәк.