Бүген, Шәүвәл аеның 17 нче көнендә, Татарстан мөфтие Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә булды. Биредә Камил хәзрәт Сәмигуллин уку йортының эшчәнлеге белән танышты, спорт мәйданчыгын, уку сыйныфларын карады, мәдрәсә музеенда, китапханәдә булды, читтән торып уку бүлеге шәкертләре белән очрашты, аларның сорауларына җавап бирде.
Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинны кыскача уку йорты тормышы белән таныштырды, 2018-2019 нчы уку елында шәкертләрнең ирешкән уңышлары турында мәгълүмат бирде: “Хәзерге вакытта читтән торып уку бүлегендә 92 шәкерт белем ала, алар илебезнең 16 төбәгеннән килеп укучылар. Иң ерактан килүче шәкертләр – Пятигорски, Владивостоктан, шулай ук Чувашия, Мәскәү, Ульян, Самара, Саратов, Әстерхан, Марий Эл, Киров, Удмуртия һ.б. төбәкләреннән. Шәкертләр Татарстанның 20 артык районыннан килеп укый”.
Алга таба Татарстан мөфтие мәдрәсә комплексы белән танышты. Ильяс хәзрәт Җиһаншин Камил хәзрәт Сәмигуллинга яңа уку елына әзерлек уңаеннан ремонт-төзекләндерү эшләре алып барыла торган уку классларын күрсәтте: “Уңайлы шартлар белем бирү барышын нәтиҗәле итү максатыннан тудырыла”, – дип искәртте ул һәм бүлмәләрне интерактив такталар, уку кирәк-яраклары белән җиһазлау планнары белән уртаклашты. Ә менә Рамазан ае дәвамында ифтар кылу өчен булдырылган махсус корпус күп функцияле итеп эшләнгән: аны кыш көне җылытып, конференц-зал сыйфатында файдаланып булачагы әйтелде. Бүген йөз кеше сыйдырышлы залда Татарстан мөфтие катнашында шәкертләр белән иң беренче очрашу үткәрелде дә инде. Сорауларга җавап бирү форматында оештырылган кичәдә Камил хәзрәт Сәмигуллин фикъһе, гакыйдә, әдәп-әхлак буенча күпләгән сорауларга җаваплар бирде.
“Мәдрәсәне тәмамлагач күп кешеләр, имам булса да, үзләрен мөфти буларак хис итә башлый, фәтва бирергә тотыналар. Бер яктан, бу шулай булырга тиеш тә кебек, чөнки үз мәчетегездә сез мөфти сыман. Халык сезгә килә, сорау бирә, фәтва сорый. Әмма сорауларга җавап кайтару – бик катлаулы, мөһим эш”, – дип искәртеп куйды мөфти хәзрәт. Алга таба Татарстан мөселманары башлыгы дин галимнәре тарафыннан язылган фәтва китапларына һәм фәтва бирүнең кагыйдәләренә тукталып үтте. Иң төп кагыйдәләрнең берсен атап, мөфти фәтва бирүченең җирлек, төбәк вәзгыятен яхшы белергә тиешлегенә басым ясап әйтте: “Бер кеше төбәк халкының вәзгыятен белмәсә, танымаса, ул надан санала. Хөкем чыгарганда мөфти яисә казый җирлектәге гореф-гадәтне исәпкә алырга тиеш. Фәтва бирүче безнең тормышыбызны, яшәешебезне белмәсә, чит илдән фәтва бирә алмый дигән сүз”. Камил хәзрәт ассызыклап узганча, шуны истә тотып Татарстан мөфтияте имамнарга үз эшләрендә файдалану өчен “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә” әзерләп, аны быелның ел башында кабул ителү хакында искә төшерде: “Бу бик мөһим документ. Без, Татарстанда эш алып баручы имамнар, бердәм хөкемнәргә таянырга тиешбез”.
Очрашу барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге бай эчтәлекле, матур чараны оештырганы өчен Ильяс хәзрәткә рәхмәт сүзләрен җиткерде: “Килгән саен Ильяс хәзрәт миңа мәдрәсә фондыннан бер борынгы китап бүләк итә. Бу юлы инкыйлабка кадәр Казанда дөнья күргән “Мең дә бер хәдис” китабын бүләк итте. Ул 1906 елда басылуга да карамастан, бик яхшы, чиста, пөхтә сакланган”, – дип үзенең тәэсирләрен җиткерде. Бу уңайдан музейда мөфтигә тагын бер тарихи чыганакны да күрсәттеләр: 1915 елда дөнья күргән “Ак юл” журналы. Әлеге басманы моннан бер элек мәдрәсәгә Илһам Шакиров тапшырган һәм бу басма Шиһабетдин Мәрҗани хакында бай эчтәлекле материаллар урын алуы белән үзенчәлекле.
Бүген мәдрәсә остазлары һәм шәкертләре катнашында тагын бер истәлекле вакыйга узды. Уку йорты янәшәсендә быел булдырылган спорт һәм балалар мәйданчыгы тәкъдим ителде. Аның җиһазлануы һәм заманча шартларга туры килүе белән, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән беррәттән, шулай ук Татарстан Республикасы Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов танышты. Мөхтәрәм кунаклар мәйданчыкны волейбол тубын бер-берсенә бирешү ярдәмендә сынап карады.