tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ике тәкәле Сабантуй
Ике тәкәле Сабантуй

Ике тәкәле Сабантуй

29 июнь көнне Киров өлкәсе Вятка Аланы шәһәре Сабан туен бәйрәм итте. Мәйдан өлкә чарасы статусында иде, башкала һәм күрше районнардан кунаклар кабул итте. Алар барсы кадерле, әмма иң көтеп алганыбыз Татарстаннан булды. Быел сабантуйны Югары Ослан районы үз канаты астына алган иде.

Югары Ослан безне хөрмәтләп зур бүләкләр белән килде генә түгел, бәйрәмне искиткеч матур программа белән ачып җибәрделәр. Без, читтә яшәүче татарлар өчен, йөрәк түрләренә үтеп кергәне, әлбәттә, Югары Ослан район башлыгы Марат Зиятдинов тарафыннан җиткерелгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавы булды. Элек-электән чит җирләрдә сибелеп яшәү рәвешен алган татарлар өчен, Татарстан тарихи Ватан буларак якын, анда безне онытмыйлар дип тою горурлык хисе катыш ышаныч бирә.

Бәйрәмгә килгән Киров өлкәсе кануннар чыгару җыелышы рәисе Владимир Быков Вятка Аланы шәһәре сабантуе кунакларын каршы алганда, төбәктә күпчелек тәшкил иткән милләтләрнең һәркайсы үз телләрендә сәламләп, җырлап-биеп, милли ризыклар белән сыйлап зурлавы бик җылы хисләр тудырды, диде. Ул күптән түгел татарлар ерак Австралиядә дә яшәгәнлеген белгән һәм диаспора буларак бердәм көн күрәләр икән дип шаккатып сөйләде.

Сабантуй мәҗүсилек чорларыннан калып, милләтара бәйрәмгә әйләнсә дә, аны бездә, һәрвакыт, үз хәер-фатихасы белән дин әһелләре ача. Кыска гына булса да, һәрвакыттагыча бик тә мәгънәле һәм үтемле вәгазъ белән Киров өлкәсе диния нәзәрате рәисе Зөфәр хәзрәт Галиуллин кайсы милләттән икәнлегебезне искә төшерде, онытмаска өндәде, һәм халыклар бер-берсенә үрнәк булып яшәсеннәр дип теләк белдерде. Бер-береңә дустанә яшәүдән дә өстен нәрсә юк дигән сүзләр шулай ук Уржум епархиесыннан килгән иерей Антоний Калугин тарафыннан да әйтелде.
Киров өлкәсе татарлары конгрессы җитәкчесе, “Молот-армз” предприятиесе директоры, Киров кануннар чыгару җыелышы алтынчы чакырылыш депутаты Равил Нургалеев та безнең өчен үз төсебезне югалтмый милләтара дус булып яшәү мөһимлеге турында әйтте. Шәһәр башлыгы Валерий Машкин бәйрәмне ачык дип игълан иткәнче берничә якташыбызга төрле дәрәҗәдәге мактау кәгазьләре тапшырылды.

“Победа” мәдәният сарае “Кояш” татар җыры халык ансамбле хормейстры Рәисә Мөхәммәтшинага Киров өлкәсе хөкүмәте мактау кәгазе бирелде. Вятка Аланы “Мега-Строй” предприятиесе прорабы Илнур Дәүләтшин һәм “Вятметсервис” генераль директоры Рөстәм Гыйматдинов Өлкә кануннар чыгару җыелышы рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Киров өлкәсе көрәш федерациясе президенты Расим Хафизовка бар сабантуйларда хөкемдарлык эшен оештыруда керткән хезмәте һәм алтмыш яшь тулу уңаеннан шәһәр башлыгы рәхмәт белдерелде.

Бүләкләр моның белән генә бетмәде. Югары Ослан район башлыгы сабантуй батырына булыр дип зур телевизор бирде. Бәйрәмнең хедлайнеры – үз җырлары белән бар кешене җәлеп итә торган популяр группа “Казан егетләре” һәм кайда чыгыш ясасалар да көчле алкышларга күмелә торган “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор керәшен ансамбле алар бүләге иде.

Сабантуй-2019 менә шулай башланып китте һәм ул алдагы еллардагылардан уеннар күплеге һәм яңа тамашалар булуы белән нык аерыла иде. Беренче яңалык – аны оештыруны үз өстенә Киров татаралары конрессы иҗтимагый оешмасы алды. “Победа” мәдәният сараена уен өлеше һәм күңел ачу программысы тапшырылды. Әлеге мәдәният учреждениесы моңа җиң сызганып тотынды һәм алдына куелган бурычны үтәүгә шул кадәр зур фантазия белән кереште ки, мәйданда моңарчы булмаган кызыклы яңалыклар барлыкка килде. Мәсәлән, татарча киенгән колга аяк егет белән кызны күрергә була иде.

Түбәтәйле егет шул кадәр озын иде, өч метрлы сабантуй капкасыннан иелми үтә алмады. Капка да гади түгел – баганалары саламнан. Салам арт-объектлар шактый иде, алар “Җыен базары” фестивале булып сабантуй программасына кертелде. Салам ат исә әлеге арт-объектлар арасыда иң популяры булды дисәм, арттыру булмас. Бәйрәм алды көннәрендә атка исем бирү буенча бәйге дә игълан ителгән иде. Җиңүче дип Югары Ослан район Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче, районның “Ак калфак” җитәкчесе Әлфия Минһаҗева танылды. Безнең атны ул Саламчуар дип атады.

Мәйданның тагын бик үзәнчелекле бизәге бар иде – дөньяда бердәнбер булган һәм иң зур дип танылган Вятка Аланы эшләпәсе. Һәм шулай ук уникаль булган шәһәрнең эшләпәләр музее үз тирмәсен куйды. Аның тирмәсендә төрле илләрдән кайтарылган чәйләр белән сыйладылар, сатуда күз явын алырлык матур калфаклары бар иде.
Тагын бер яңалык булып илле ел бергә гомер иткән парларны зурлауны атарга була. Аларга кыйммәтле бүләкләр бирелде һәм тарантаслы атлар белән җыен түгәрәген ураттылар.

Гомумән алганда, бар булган тамашаны язып бетерә торган түгел. Кран белән күтәртелеп “Победа” мәдәният сарае һава гимнастларына хәтле чыгыш ясады. Әлбәттә, төп тамаша – көрәш. Быелгы сабантуй беренчесе урынына кайтарылды. Бер кырые сөзәк тау булганлыктан, шул тау утырып карарга бик җайлы. Көрәш кызган вакытта тауны халык сырып алган иде инде. Көрәшчеләр берсеннән берсе көчле, шалт итеп арка салганда җирләр тетрәп китә күк. Хәер, сырт белән берсе дә җирә төшмәде, Вятка Аланы район спорт мәктәбе үзенең зур келәмен бирде.

– Аның директоры Сергей Кормильцевка мәйдан исеменнән зур рәхмәт, – диде баш хөкемдар Расим Хафизов. – Көрәш – сабантуй күрке. Көрәшчеләребез белән халкыбыз һәрвакыт горурланган, аларны зурлый. Сергей Кормильцев келәм белән тәэмин итеп халкыбызның гасырлар аша югалмый килгән борынгы бәйрәменә хөрмәт күрсәтте.

Батырга килгәндә, Вятка Аланы сабантуе абсолют батыры исемен үзебезнең егет – Раил Сәләхетдинов алды. Ул 85 килога хәтле авырлыкта көндәшләрен җиңеп, 85 килодан артыктагы җиңүче Кукмарадан Таһир Әхтәмов белән бил алышты.
Ветераннар арасында Сосновка шәһәреннән Анатолий Григорьевка тиңнәр булмады. Балалар көрәшендә 30 килога хәтлеләрдән батыр Иске Пенәгәрдән Әдел Нәгыймов, 40 кило авырлыктагыларда беренче урында Сосновкадан Богдан Григорьев. 50 килога хәтле яшьүсмерләр көрәшендә Иске Пенәгәрдән Булат Яруллин җиңде, ул абсолют батыр исеме алып кечкенә тәкә белән бүләкләнде. Быел тәкәләр дә ике иде!

Сабантуйны сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел. Аны бар итүчеләрнең барсына зур рәхмәт, чөнки бары тик бар халык тырышлыгы белән генә сабантуйны шул кадәр матур итеп оештырып була.

Шәмсия Хәлимова

Киров өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*