Олы буын галимнәргә, әдәбиятчыларга карыйсың да, сокланып туеп бетеп булмый. Өлкән яшькә җитүләренә карамастан, алар һаман өйрәнүдә, әле дә халык арасында, һаман да иҗат итүдә. Гомерен татар халкына, татар фәненә багышлаган фидакарь затларның берсе – һичшиксез, Тәлгат Галиуллин. Фәннәр докторы, профессор, әдәбият галиме, язучы, меңләгән студентларның укытучысы һәм остазы быел Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә ия булды.
– Тәлгат Нәбиевич, сез фәнни эшчәнлегегезне халык авыз иҗатын өйрәнүдән башладыгыз дип беләм. Сезнең өчен халык иҗаты нәрсә ул?
– Теләсә кайсы халыкның иҗаты асылында аның фикерләү рәвеше, сәләте, менталитеты, фәлсәфи категорияләрне аңлау канунияте, матурлык – ямьсезлек турындагы эстетик, яхшылык – яманлык турындагы әхлакый кагыйдәләре ята. Тиккә генә миссионерлар теге яисә бу халыкны нинди дә булса дингә өндәр алдыннан аның авыз иҗатын, мифологик күзаллауларын өйрәнмәгәннәр, чөнки халык күңеленә үтеп керүнең иң кирәкле ачкычы аның иҗатында ята. Шуңа күрә халык иҗаты – халыкны милләт буларак укмаштырып, саклап торучы иң әһәмиятле инструментларның берсе. Аннан килеп, халык үзенең һәр чор баласын үз иҗаты әсәрләре белән тәрбияли, шулар үрнәгедә әйләнә-тирәсендәге табигатенә сак караш, әби-бабасы, әти-әнисе белән аралашу тәртипләрен, нәсел тамырларын сакларга өйрәтә. Халык иҗатын тирәнтен аңлау, халыкның никадәр бөек, шагыйранә булуын тану өчен телне бар нечкәлекләре белән тоеп, халык иҗатында чагылыш тапкан теге яисә бу образның ничек, каян барлыкка килүенә төшенә белергә кирәк, ә бу исә, галимнең телче дә, әдәбиятчы да, тарихчы да, этнограф та, культуролог та булуын сорый.
– Сез киң катлам укучыларыбызга күбрәк язучы, танылгын әдәбият галиме буларак танышсыз. Халык иҗатын өйрәнү юлына ничек кереп киттегез соң?
– Минем бу юлдан чыкканым да булмады. Башлап шуны әйтергә кирәктер, халкыңның телен бар нечкәлекләре белән аңлау, әлбәттә, беренче чиратта, әби-бабай, әти-әни, авылдашлар, туганнар, чордашлар белән аралашу мөхитендә тәрбияләнә. Мин бу яктан бик бәхетле булдым, балачагым, үсмерлегем, ир егет булып өлгерү чорларым телебезнең бик ихтирамлы, бай заманнарына туры килде. Ул вакытта без татар әдәбияты әсәрләрен йотлыгып укый идек, күңелебездә туган һәр фикеребезне үз татар телебездә аңлаешлы итеп җиткерү осталыгына да яшьли өйрәндек. Гомерләр уза торган саен телемә үтемле мәкаль-әйтемнәр керә, өстәлә барды. Мин берәр әдәби әсәрем өстендә эшләгәндә кайвакыт үземә шаккатам, персонажларым шул арада бер-берләре белән җор, үтемле, халык телендә әллә нинди мәкаль-әйтемнәр кулланып сөйләшә башлыйлар. Аларны миннән аерым-аерым алып сорасаң, мин әйтеп тә бирә алмаган булыр идем, ә менә иҗат барышында акылның әллә кайсы киштәләренә урнашкан халкым мирасы үзеннән-үзе кузгала. Бу инде гомеремнең затлы, шома, анык татар телле даирәдә узганы кайтавазыдыр.
Әйе, беренче фәнни сукмагым да татар халкының авыз иҗаты белән бәйле булды. Адәм баласының язмышында бер генә гамәл дә очраклы булмый. Мин кандидатлык диссертациямдә халык авыз иҗаты жанрларына, поэтик чараларына нисбәтле эзләнүләр алып барган булсам, алга таба фәнни гомеремнен зур өлешен татар әдипләре иҗатында чагылыш тапкан фольклор әсәрләрен барлауга багышладым. Бу тема колачлы һәм бик киң булып чыкты, алга таба шәкертләрем белән берлектә милләтебезнең йөзек кашлары исәпләнүче Хәсән Туфан, Сибгат Хәким кебек дистәләгән олпат шагыйрьләребезнең иҗатларына нисбәтле зур эзләнүләр алып барылды, диссертацияләр якланды, монографияләр язылды. Гомер агышы барган саен эзләнү-табышларым акрынлап бер сәйләнгә тезелә торды, мине халкыбыз иҗатында бүгенгә кадәр тутыкмый гына түгел, киресенчә, шундый иркен, яңача сулыш белән үсеп, күтәрелеп киткән бәет жанры үзенә тартты. Ул гына да түгел, мин хезмәт юлымны чын мәгънәсендә фәнни иҗат рухы белән янган Традицион мәдәниятне үстерү үзәге коллективы арасында дәвам иттердем.
– Бу халык әсәрләре башкаларыннан нәрсә белән аерылып тора соң?
– Бәет жанры – халкыбызның дастаннар белән бергә, дөресрәге аның куенында барлыкка килеп, бүгенге көнгәчә килеп ирешкән иң борынгы поэтик фикер үрнәге. Бу әсәрләрнең күңелемә тәэсире асылында аларда халкым хәтере ятканын аңлау булгандыр. Әлеге фикергә килгәнче, мин башта меңнәрчә бәет укыдым, уку процессында район гәҗитләре битләрендә даими басылып килгәннәре дә, халык иҗатын яратып, туплап торучы һәвәскәр фольклорчылар төзегән җыентыклардагылары да, Традицион мәдәниятне үстерү дәүләт үзәге фольклор фондында тупланганнары да читтә калмады. Ул гына да түгел, язучыларыбыз иҗатына да кайта-кайта күз салынды. Безнең халык тиккә генә «чынлап торып еласаң, сукыр күздән яшь чыга», дими. Мин дә күңелем белән яратып, чумып эшләгәнгәдер, мөгаен, дистәләгән шагыйрьләребез иҗатында халкыбызның бәет жанры фикерне яңача, үтемле итеп әйтүнең кулай формасы буларак, бик иркен кулланып килүен ачыклый алдым.
Шушы эзләнүләрнең бер нәтиҗәсе буларак, 2018 елда «Бәетләрдә халык язмышы» дигән исем астында өр-яңа фәнни нигезгә утыртылган китап иҗат иттем. Хезмәт, берьяктан караганда, җыентык буларак тәгаенләнгән булса, икенче яктан, җитди монографик эзләнү рәвешендә формалашты. Моның да объектив сәбәпләре бар, чөнки үзгә фәнни методологияне ачу өчен йөз биткә якын кереш сүз әзерләнде. Фәнни нигез асылына хәтер концепциясе алынды. Бу концепция бәрабәренә әлеге жанрның халкыбыз мәдәниятендә тоткан урынын, башкарган вазифасын, актив яшәү механизмнарын билгеләргә мөмкинлек туды.
Кемнәрдәндер: «Бәет жанрының нәрсәсен өйрәнәсең аның, аны аркылыга, буйга өйрәнделәр бит инде», дигән урынсыз фикерләрен еш ишетергә туры килә. Әлбәттә, мондый фикерне халык мәдәниятен, рухын аңламаган кешеләр генә әйтә ала, чөнки халык акылы чорга нисбәтле һәрдаим үзгәрә, аның белән бергә фикерен образлы җиткерү формасын да, эчтәлеген дә заман таләпләренә туры китереп чарлый.
– Бу хезмәт галимнәр даирәсенә таратылдымы?
– Кызганычка каршы, хезмәт бик аз тираж белән дөнья күрде. Шулай булса да, мин шәхсән үзем, хезмәт үз укучысын шул арада тапты, дип әйтә алам. Беренчедән, әлеге китап тиражының бер өлеше районнарыбыз авылларында эшләп килүче мәдәният йортлары хезмәткәрләренә җиткерелде. Ни өчен дисезме? Сәбәбе бик ачык. Белгәнебезчә, алдагы ел бөек җиңүнең 75 еллыгы белән бәйле узачак, илдә шактый нык әзерлек эшләре инде башланды. Безнең хезмәтебезнең зур бер өлешен сугыш афатен үз җилкәсендә солдат буларак та, тылда фидакарь хезмәт куеп эшләгән татар хатыны буларак та, бала чагы шушы елларның сагыш-хәсрәтле тузаны белән үрелгән чор сабыйлары буларак та күтәргәннәрнең хисси бәяннары искиткеч поэтик аһаң белән иҗат ителгән күңел җырлары алып тора. Менә бу әсәрләр сугыш чорының реалистик, хәтта документаль елъязмасы буларак бәяләнә алалар. Аларда сагыш, нәфрәт, өмет белән бергә үрелгән хисләр палитрасы да, сугыш чоры яшәеш чынбарлыгы да, көн саен артыңнан сине сагалап торучы үлем күзе дә – бары да искиткеч нәфис поэтик тел белән сурәтләнә. Инде безнең буын вәкилләре дә, икенче тел белән әйтсәк, сугыш чоры балалары да тугызынчы дистәләре белән барган вакытта, әлеге әсәрләр һәр татар авылының бүгенге көннәргә килеп ирешкән сугышка бәйле язма хәтере, һәм ул хәтер халкыбызның гасырлар чарлаган бик үтемле һәм гомерле бәет формасында бирелгән.
– Хәзерге вакытта сезнең фәнни эзләнү планнарыгыз халкыбызның кайсы ядькәре белән бәйле?
– Гомерен фән белән уздыручы һәр кешенең акылы үзе өйрәнгән бер генә темасын да сандыкка бикләп куя алмый. Мин дә шундыйлардан, бер генә язучы иҗатын да күз уңаеннан игътибарсыз үткәрә алмыйм, әле теге, әле бу җиргә шул арада фикеремне теркәп куям, бәетләр белән дә шул ук хәл. Миңа әле дә булса илебезнең әллә кайсы төбәкләрендә яшәүче татарларыбыз тарафыннан тупланган бәет җыентыклары килеп тора, мин аларның һәрберсен зур игътибар белән карап чыгам, үземчә төркемлим, хыялымда бәетләр антологиясе эшләү дә юк түгел. Чөнки Совет елларында бастырылган җыентыклардагы бәетләр идеология иләге аша үткәрелеп, сайланып бастырылганнар. Аннан килеп, алар көндәлек иҗат ителә киләләр.
Бәетләр белән бергә мин эзләнүләремне халкыбызның тагын бер бик үзенчәлекле жанры – мөнәҗәтләргә нисбәтле дә алып бардым. Мәгълүм булганча, бу төр әсәрләр безнең мәдәниятебезгә ислам дине аркылы, миссионерлык әдәбияты буларак килеп керә һәм безнең бик борынгы заманнардан бирле чарлана килгән поэтик фикеребез җирлегендә үз йөзе, матурлыгы белән чәчәк ата башлый. Кайвакыт бәетне мөнәҗәттән аеру да шактый кыенлаша. Бу жанрның үзенчәлекләре турында шактый саллы хезмәтләр иҗат ителгән булса да, мине алардагы экзистенциальлек үзенә бик нык тартты. Европа әдәбиятында, шул исәптән рус әдәбиятында, бу төр әдәби агым ХХ йөз башларында модернистик әдәбият куенында барлыкка килгән дип исәпләнә. Ә бездә хәл бөтенләй башка булып чыкты. Безнең халкыбыз үзенең фикер йөртешендә әллә кайчаннан бирле яшәү мәгънәсе асылын эзли, шул фикере белән гомер агымын кора, тарихи язмышына бәйле җавапларын да бирә. Бу, минемчә, халкыбызның мәдәни казанышлары турында зурлап сөйләргә лаеклы тагын бер әһәмиятле күрсәткеч.
Соңгы вакытларда Традицион мәдәниятне үстерү дәүләт үзәгенең фәнни юнәлешен юкка чыгару эше бара, моның сәбәпләре безгә анык түгел, ниндидер формаль күрсәткечләргә нисбәтләнгән гаепләр тагыла. Мин галим, язучы буларак бер генә җөмләне ассызыклар идем. Халкыбызның мәдәни мирасы чиксез, «аны, ниһаять, ныклап өйрәнергә керештек» дигән җөмләне дә кистереп әйтеп булмый. Без әле һаман да туплау эшендә, ансыз да мөмкин түгел, ә тупланганнарны халык яшәешендә тоткан урыны вазифалары яссылыгында тикшерү өлкәсендәге эзләнүләр берничә фәнни институтлар, үзәкләр булдырылган очракта гына зур нәтиҗәләр бирәчәк. Халкы саны буенча Россиядә икенче урында торган милләтнең моңа, һичшиксез, хокукы бар, минемчә.
Радик Сабиров