Америка математика җәмгыятенең беренче дәрәҗәдәге премиясен беренче мәртәбә Россиянең яшь галиме алды. Ул – Петербургта яшәүче 17 яшьлек Руслан Мәһдиев. “Бүләкләү вакытында минем исемемне әйткәч, мин нишләргә белмәдем, бик нык сөендем. Әйтерсең лә мин Евровидениедә җиңү яуладым”, – ди Руслан.
“Руслан татарча белми, кызганыч. Аның әбисе белән бабасы исән булса, әлбәттә, алар Русланны татарчага өйрәткән булырлар иде. Мин үзем татарча аңлыйм, ләкин начар сөйләшәм”, – дип сөйләде безгә Русланның әтисе Тимур. Телне өйрәнергә беркайчан да соң түгел бит дигәнгә: “Әйе, дөрес”, – дип килеште. Руслан үзе дә: “Мөмкинлек булса, туган телемне өйрәнергә теләр идем”, – ди.
Руслан Мәһдиев белән әңгәмәне дә без шул хакта сөйләшүдән башладык.
– Татар телен туган телегез дип саныйсызмы?
– Нигездә “әйе” дип әйтергә була. Минем әти-әниләрем татар. Әти ягыннан әби-бабайлар да татар. Мин татар мәдәниятен беләм, балачактан ук ул дөнья белән таныш. Сабан туйларында да булганым бар. Татар дөньясы, татар мохите миңа ят түгел, ул миңа бик якын.
– Америка математика җәмгыяте премиясе ул нинди бүләк?
– Бу премия – математиканың төрле өлкәләрендә эшләүче яшь галимнәргә, математикларга бирелә торган иң дәрәҗәле премияләрнең берсе. Яшь галимнәр алар мәктәп укучылары, колледжларда укучылар да булырга мөмкин.
Америка математика җәмгыятенең Intel ISEF халыкара премиясен “кече Нобель премиясе” дип тә атыйлар. Аны Intel корпорациясе уздыра. Жюри – 1200 галим, шул исәптән Нобель премиясе лауреатлары. Приз фонды – 3 миллион доллар.
– Сез бу бәйгегә ничек әзерләндегез?
– Гомумән алганда, мин ел дәвамында фәнни тест – тулы кыйммәткә ия фәнни эш башкардым. Аннары шуның буенча доклад эшләдем. Болар барысы да инглиз телендә барды.
– Премия алачагыгызга ышандыгызмы?
– Мин, әлбәттә, үземнең мөмкинлекләремнең зур икәнлеген аңлый идем. Нәрсәдер алачагыма да ышандым, ләкин беренче дәрәҗәдәге премиягә ия булырмын дип уйлап та карамадым. Россиядән әле беркемнең дә бу премияне алганы юк иде. Әлеге премияне алучыларның соңгысы булмам дип телим һәм ышанам.
– Ул премияне алгач нинди хисләр кичердегез?
– Башта, әлбәттә, бераз гына курку кебек нәрсә булды. Әйтергә кирәк, премия алучыларның исемнәрен игълан итүне 3нче дәрәҗәдәге премиядән башлыйлар. Алдан минем дустымның 3нче дәрәҗәдәге премияне алуы билгеле булды. Шуннан соң 2нче дәрәҗәдәге премиягә ия булу мөмкинлегем бар, дип уйлап куйдым. Икенче премиягә дә минем исемне атамагач, мин моңсуландым, борчыла башладым. Аннары 1нче премиягә лаек булучы дип кисәк кенә минем исемне әйткәч, мин нишләргә белмәдем, бик нык сөендем. Әйтерсең лә мин Евровидениедә җиңү яуладым!
– Бәйгедә ничә кеше катнашты, биремнәр авыр булдымы?
– Конкурс киң масштабта үтте, анда 75 илдән 1700 катнашучы иде. Минем өлкәдә дә көндәшлек зур булды. Америка, Һиндстан һәм башка бик күп илләрнең математиклары белән көрәш алып барырга туры килде. Россиядән 23 кеше катнашты һәм 4се генә бүләккә ия булды. Шуларның берсе – мин.
– Бәйгедәге көндәшләрегезгә мөнәсәбәтегез нинди? Алар арасында дусларыгыз, танышларыгыз бармы?
– Әйе, алар арасында минем өч классташым бар. Без бер-беребезгә конкурент булуыбызны аңлый идек, әлбәттә, ләкин бу безгә дус булырга, аралашырга һәм үсешкә ирешергә комачауламады. Әлбәттә, жюриның компетентсызлыгы яки төрле илләрнең менталитет аермасы аркасында бик нечкә, проблемалы мизгелләр булды. Ләкин, гомумән алганда, барысы да әйбәт үтте, без дусларча, иптәшләрчә аралаштык.
– Америка сезне ничек каршы алды?
– Безне рәсми рәвештә каршы алдылар, отельгә урнаштырдылар. Финикс – Американың ун иң зур шәһәрләренең берсе. Аны тулысынча бәйгегә әзерләгәннәр. Бу шәһәрдә кем генә яшәсә яки эшләсә дә, барысы да конкурс турында беләләр иде һәм барысы да безгә карата бик яхшы мөгамәләдә булды.
– Математика сезгә тормышыгызда булышамы?
– Әйе, булыша, бик күп очракта булыша. Математика ул – фикер йөртү ысулы, яшәеш өлгесе. Менә рәссамнарны алыйк. Алар дөньяны ничек күрә, шулай рәсемгә төшерә. Математиклар исә аны үзенчә күрә. Һәр хәрәкәт, нинди дә булса эш-гамәл, процессны алар башкача – үзләренчә кабул итә. Математика ул – фикерләү рәвеше, дөньяны аңлау һәм үзләштерү ысулы. Мин бу фән белән күбрәк кешеләрнең кызыксынуын теләр идем. Математика ул, гомумән, башка төр сәнгать, аңа өйрәнергә һәм ул сәнгатьнең асылын күрә белергә кирәк.
– Математика белән кызыксыну сезгә нәрсә бирә. Киләчәккә планнарыгыз нинди?
– Математика өлкәсендә белем алуны Россиядә дәвам итәргә телим, нинди дә булса фәнни дәрәҗәгә ия буласым килә. Мин эшләгән юнәлеш математика өлкәсендә гаять зур әһәмияткә ия, чөнки ул күп еллар дәвамында бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән иде.
– Математикадан тыш сезне тагын нинди өлкәләр кызыксындыра?
– Математикадан тыш миңа башка фәннәр дә кызык. Мин элегрәк химия, биология белән кызыксына идем, кечкенә чактан ук дөньяның төзелешен аңларга тырышу юлларын эзләдем. Берара хәтта әдәбият һәм башка гуманитар фәннәрне дә ныклап өйрәндем.
– Бик зур рәхмәт сезгә. Алга таба да уңышлар!
Зәринә ХУҖИНА, КФУ студенты