Татар телендә укып, БДИда югары нәтиҗә күрсәткән Рамил Баһавиев турында бөтен республика ишетте. Телнең имтиханнар тапшырганда комачау итмәвен башкалар да дәлилләде. Бармак белән генә санарлык булса да, Татарстанда мәктәпне тәмамлаучылар арасында татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыручылар бар икән әле. Быел алар – 18 кеше.
Әлмәттәге Ризаэддин Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназияне тәмамлаган Әдилә Закирова – шул кыюларның берсе. “Татар теленнән имтихан тапшыручы бөтен Әлмәт районына берүзем булдым. Бу фәннән имтихан мин керәсе уку йортына кирәкмәсә дә, аны үз теләгем белән тапшырдым”, – ди ул.
Имтихан тапшырганда, гадәттә, бер бүлмәгә 15ләп баланы туплыйлар. Әдиләгә исә иптәшкә кеше булмый: аудиториядә берүзе генә утыра ул. Имтихан тапшырган көнен ул болай искә ала:
– Башыма төрле уйлар килде. Шул мәлдә ана телебезнең хәле шәптән түгел икәнен аңладым, татар теленең киләчәге турында уйландым. Әлмәт кебек зур җирлектән дә бер мин генә имтихан тапшырдым бит! Эш районда гына да түгел. Мондый хәл Татарстан күләмендә күзәтелә. Инде бердәм дәүләт имтиханы артта калды. Татар теленнән имтихан тапшыручылар булган икән… Ә без булмасак, татар теленнән имтиханны берәү дә бирмәс иде бит! Без, аз булсак та, ярый әле булганбыз.
Имтиханга ничек әзерләнгән соң? Үзе: “Әзерләнмәдем дә!” – ди. Аның каравы татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадага ныклап әзерләнгән икән. Мондый төр бәйгеләрдә үзен еш сынаган кыз. Интернет-олимпиадаларда катнашкан, урыннар яулаган.
– Бердәм дәүләт имтиханы шушы олимпиадалардан да катлаулырак булмастыр, дип уйладым. Ялгышмадым кебек. Имтихан өчен тыныч идем, – дип сөйләде Әдилә. – Укытучым мине күбрәк рухи яктан әзерләде. Ул миңа үземә ышанырга кушты.
Кызның татар теленнән имтихан тапшырасын белгәч, күпләр: “Аннан имтихан бирергә ярыймыни? Татар телен дә биреп буламыни?” – дип гаҗәпләнә торган булганнар икән әле. “Барысы шакката, шул ук вакытта соклана да иде. Шундый хәлгә җиттекмени инде? Ә бәлки, имтихан тапшыру мөмкинлеге барлыгын белмәгәнгә күрә, аны бирмиләрдер дә? Татарстанда моның шулкадәр яңалык булуы гаҗәпләндерде мине. Татар теленнән имтихан бирүнең гадәти күренеш икәнен аңлатырга теләдем. Ул да бит – гадәти имтихан. Гаҗәпләнерлек нәрсә дә юк лабаса”, – ди Әдилә. Якын кешеләре исә теләгенә каршы төшмәгән. Имтихан нәтиҗәләренә килгәндә, Әдилә татар теленнән – 80, урыс әдәбиятыннан – 97, урыс теленнән – 91, ә җәмгыять белеменнән 77 балл туплаган.
Әдилә тәмамлаган мәктәп Әлмәттә бердәнбер милли уку-укыту үзәге санала икән. Фәннәр элек ике телдә укытылган, Әдилә үзе дә математика кебек төгәл фәнне татарча укып өйрәнгән. “Дәресләр тулысынча урыс телендә генә бармый, татар телендә аралашу да югалмады. Чаралар татар телендә уза”, – диде Әдилә.
Әдилә Закирова – булачак хезмәттәшебез дә әле. Ул киләчәген журналистика белән бәйләргә тели. Быел ул, “Әйдә ТНВга!” бәйгесендә катнашып, Гран-при яулады. Инде КФУдагы эчке имтиханнары да башланып киткән. Киләчәктә телевидениедә эшләргә исәбе.
Чулпан Гарифуллина