18 апрельдә татар халкының рухи мирасы ядкаре Таҗеддин Ялчыголның “Рисаләи Газизә” китабын тәкъдир итү чарасы уздырыла. Чарада дин әһелләре, галимнәр, язучылар катнашуы көтелә. Хатыйп Миңлегулов, Фәрит Яхин, Сәлим Гыйләҗетдинов, Фоат Галимуллин, Рамил Исламов, Фәридә Хәсәнова һәм башка галимнәр чакырулы.
Китап “Хузур” нәшрият йорты тарафыннан нәшер ителде. Әсәрне басмага танылган галим Хатыйп Йосыф углы Миңлегулов әзерләде.
“Рисаләи Газизә” XIX гасыр урталарыннан башлап, басма һәм кулъязма рәвештә гаять киң таралган китап. Ул мәдрәсәләрдә дәреслек итеп тә кулланыла.
Төрле чыганакларга караганда, әсәрнең язылып тәмамлану вакыты 1806 ел дип нисбәтләнә. Тәүге мәртәбә 1847 елда Санкт-Петербургта дөнья күрә. Казанда беренче тапкыр 1850 елда басылып чыга. Аннары күп мәртәбәләр нәшер ителә, кайбер елларда икешәр мәртәбә. Бу әсәрне басып тарату белән, нигездә, инкыйлабка кадәр Хөсәеновлар, Кәримовлар кебек күренекле матбагачылар шөгыльләнә. Бүген дә аларның эшләрен дәвам итүчеләр һәм татар халкының рухи мирасы ядкарләре кабат нәшер ителүе сөендерә.
“Рисаләи Газизә”нең яңа басмасы Диния нәзарәте игълан иткән “2014 ел – дини гореф-гадәтләрне торгызу елы” кысаларында дөнья күрде. Бабаларыбызның рухи мирасын торгызу, бүгенге буынга кайтару ниятеннән басылды.
Автор шәрехләү өчен мөрәҗәгать иткән әсәр турында “Сөбател-гаҗизан” (“Көчсезләрнең ныклыгы”, “Гаҗизләргә терәк”…) – Урта Азиянең күренекле шагыйре Суфый Аллаяр (Аллаһыяр. 1916-1713) әсәре. Суфый Аллаяр – этник чыгышы белән нугай татары. Кайбер чыганакларда аның нәсел-нәсәбе Әстерхан төбәгеннән дип күрсәтелә. Дини-әхлакый рухтагы “Сөбател-гаҗизан” Аллаһның бөеклегенә дан җырлаучы әсәр.
“Сөбател-гаҗизан” белән “Рисаләи Газизә” не чагыштыру шуны күрсәтә: Таҗеддин Ялчыгол Суфый Аллаяр әсәрен турыдан-туры шәрехләмәгән. Оригиналга бәйләп, үзенең тирән белемен, мәгълүматын, фикерләрен һәм башка китапларда язылганнарны да чагыштырып бәян иткән.
“Рисаләи Газизә” динне, телне, мәгарифне, гореф-гадәтләрне өйрәнүдә мөһим чыганак. Аны белү, уку рухи кыйммәтләрне сакларга һәм буыннардан- буыннарга тапшырырга этәрә.