Иске Пенәгәр мәчете авылның үзәге булып тора. Анда, дини тормыш белән рәттән фани дөнья да кайный, шуңа күрә аннан кеше өзелми. Журналист буларак, кем белән булса да очрашу өчен миңа да мәчет уңай. Соңгы барганымда Зиятдин хәзрәт авылның мөхтәрәм кешеләренең берсе булган Заһидулла Шәфигулла улы Шәфигуллин белән таныштырды.
Сугыш
Сугыш елларында авыл ачлыктан интегә. Каян да да булса ризык юнәтер мөмкинлеге булмаган гаиләләрдә балалар ачлыктан үлгән.
– Күрше апаларның кечкенә кызы күз алдымда чирәмдә уйнаган җирендә егылды да үлде, – дип искә алды Заһидулла ага. – Бер-бер артлы тагын ике кызы үлде аларның…
Заһидулла ага быел җәй сиксән яшен тутырды. Сугышка хәтле туган чор баласы буларак, сугыш еллары һәм аннан соңгы дәһшәтле вакытлар һәм вакыйгалар аның күңеленә мәңге җуелмас эз булып саклана. Әтисе сугышта булган кечкенә Заһидулла өчен иң үзәккә үткәне кышкы салкыннар була.
– Тыштан кибәк-туралган салам белән генә җылытылган тәрәзәгә биш сантиметр тирәсе боз каткан, өйдә суык. Өстәл тәрәзә каршында, ашап утырганда тыштан күселәр карап тора иде. Мин, китсеннәр дип, кашык белән тәрәзәгә кагам, мине, пыяланы ватасың дип, ачуланалар. Бу хәтеремдә ап-ачык саклана, – Заһидулла ага сугыш елы хатирәләрен берсе арты берсен барлый башлады. – Бәхеттән, әти, каты яраланып, сугыш беткәнче үк кайтты. Төгәл әйтә алмыйм, әллә кырык өченче ел иде, әллә кырык дүртенче. Кыш. Аркасында солдат биштәре. Кулы гипс- лы, асулы.
Нишләптер, битләрен тышта юасы итте, солдат кружкасы белән су салып торганымны хәтерлим.
Аннан әтиле тормыш китә.
Әти
– Әти эчмәде дә, тартмады да, бер нәрсәдән курыкма-ды да. Ә сугыш еллары турында сөйләргә яратмый иде. Безнең армия Дон елгасын кичкәндә ул сапер хезмәтендә була. Күпер салу өчен чи бүрәнәләрне җилкәләренә салып ташыганнар. Җилкәләре сөягенә хәтле суелып чыккан була. Сугышта чагында, авырлыкларга чыдый алмый, башына, әллә ничә тапкыр, тизрәк үлсәң иде дигән уйлар килә. Аннан, әниегезне, сезне уйлап, авылдагы тормыш бик авыр дип, ничек тә яшисе, исән кайтасы дип баш миенә уйларын беркетә.
Заһидулла ага әти эчмәде дә, тармады да дип юкка гына әйтмәде, тартмавы аркасында, бәлки исән дә калгандыр әле. Дон кичүен төнлә эшләгәннәр.
Фашист снайперлары тәмәке кабызган утка атып, бик күп кешене кырганнар. Дон кичүе бик авырдан бирелә, әтисе, тирән көрсенеп, елга безнең солдат гәүдәләре белән тулы иде, су түгел, яр тутырып кан акты ди.
Анда да исән кала Шәфигулла. Икенче тапкыр ул блиндаждан чыгуга шул урынга бомба төшә. Өченче тапкыр да аны үлем инде көтеп торган була. Минада шартлыйлар. Унҗидедән өч кеше исән кала. Теге икесе ике кулсыз, ике аяксыз, Пенәгәр егете каты яралана. Башта Түбән Новгородта госпитальдә ята, аннан алты ай Урал ягында.
Әтиле тормыш инде икенче. Әти бар! Дөрес, алар аны күрми дә диярлек. Әти гаилә дип тырыша. Пенәгәрлеләр сатуга бик оста, Шәфигулла да, ындыр табагына каравылга үзе урынына улын җибәреп, сату белән йөрүдә.
– Көндез ындырда ат куам, төнгә әти урынына китәм. Ерак барасы. Төн, култык астына бишмәт кыстырып шул караңгыга чыгып китәсе. Этләр очраса дип, кесәсенә таш тутырам. Әбиләр әле җен-пәри дип куркытса да, мин курыкмаска өйрәндем. Үз балаларым булгач та, алар үскәндә, курыкмасынга өйрәнсеннәр дип, төнлә зиратка алып барганым булды, – дип Заһидулла ага елмаеп куйды. – Энем белән өйдә икебез генә үстек. Җәй эшкә киткәндә энемне, йоклаган килеш кенә баскыч төбенә чыгарып куялар. Уянгач, ул елый. Тамак ач. Энемнең, шүрлектәге ипине, минем җилкәгә басып үрелеп алганы исемдә.
Алма бакчасы
Заһидулла дүрт классны авыл мәктәбендә укый да, бишенчегә Кукмарага китә. Уку түләүле, утыз сум чамасы. Авылдан килгәннәргә беренче атнада ук контроль эшләр эшләтәләр. Математикадан биш, рус теленнән берле ала.
Математика укытучысы яклап чыгып, малайны калдыралар. Биш параллель була, класс- ларда кырык-кырык бишәр кеше укый!
– Мәсьәлә чишәргә әнием Мәүгыйзә өйрәтте. Башта биремне ятла, аңла дияр иде. Үзе бик яхшы җырлый иде, мөнәҗәтләр, шигырьләр язды.
Җиденче классны бетергәч, Чавалга укырга бармакчы була, әмма иптәш малаена ияреп Казанга, елга техникумына китә. Өйдән акча сорап булмый, поезд өстенә утырып Казанга хәтле баралар. Уку түләүле, 120 сум. Кире кайта да, колхоз эшенә чыга. Беренче сентябрь якынлаша, малай укымый кала дип әтисе борчыла. Документларын күтәреп янә китә Кукмараның беренче номерлы мәктәбенә. Алалар, тик партада өченче кеше булып утыра.
– Кукмара мәктәбенең дан-лыклы алмагач бакчасын без утырттык, мәктәп директоры Хәким Галиевич безне дәрестән ала иде, – диде әңгәмәдәшем горурланып. Мәктәптә ул гел яхшы билгеләргә генә укый, берәр генә дүртлесе була. Укырга Лубьян банк учёт-кредит техникумына китә.
Беренче экономист
– Без укыганда белгеч буларак экономистлыкка уку чыкты. Бер ел укуга Казан авыл-хуҗалыгы техникумына күчерделәр. Без махсус белем алган беренче экономистлар идек. Авыл хуҗалыгын планлаштыра башладылар.
Студент чагында Кама Тамагы районы Яңа Сала авылы “Яңа юл” колхозына баш бухгалтер урынбасары итеп җибәрделәр. Самолет белән генә барып була торган кире як. Кыш. Колхоз каршы алырга җигүле ат җибәргән. Суык. Ат арды, бара алмый. Урман кисүчеләрне каршы алырга җибәрелгән яхшы ат булмаса, юлда катып каласы булганбыз. Теге атка безнең атны тагып, шулай итеп кайтып җиттек.
Яңа Салада гармунчы булмый. Заһидулла исә, сыздырып уйнаучы! Туйларга чакыра башлыйлар, ә туйда гармунчы алдына тәлинкә куеп акча салалар икән. Беренче туйда ук 23 сум акча җыела, аңа бер рәтле “Казанский” дигән гармун ала. Икенче туйдан ике рәтле “Тульский”га акча җыела.
Авылына ул баеп кайта! Өйдәгеләргә шәп кенә буфет алып бирә.
Укытучы
Техникум бетергән егетнең дипломы ирекле, әмма ул партияле. Райком, ул вакытта аны Санников җитәкли, Заһидулланы авылына математика укытучысы итеп куя.
Классташлары шакката, ә егет кич тә чыкмый мәктәп дәреслекләре белән утыра. Бар теоремаларны ятлап, 22 ноябрьдә укыта башлый.
– 8 класс, беренче дәрес. Кердем, “Исәнмесез!” дип. Торып бастылар, шунда кызлар малайларга караганда озын буйлырак икәнлегенә игътибар иттем. Шәфигуллин мәктәптә унбиш ел эшли, читтән торып югары педагогик белем ала. Ниндидер тикшерү белән райкомнан Антонина Войцеховская килгәч, дәрес вакыты, Шәфигуллинны сорый. Дәрес вакытында кайсы класста бер тавыш та юк, шунда булыр ул диләр.
Концерт дигәндә, тагында баян белән Шафигуллин. Укучылары Таһир Үлдәнов, Муллахмәт Әхтәмов белән Кировка хәтле барып җитәләр, консерваториядә чыгыш ясыйлар.
Яшәү дәвам итә
Мәктәптән киткәч, ә анда укыту сәгатьләре кими, гаилә туйдырасы бар, Заһидулла балта эшенә чыгып китә. Соңрак авыл янындагы таш чыгару каръерына директор урынбасары булып эшкә керә. Анда чагында каръер директоры белән Новочеркасскида тау институтында шартлату буенча укый.
Алга таба Кукмарада элект уты сузу оешмасында директор урынбасары булып эшли.
Хатыны Фирдәүсә белән өч бала үстерәләр, берсе өчен дә йөзләре кызара торган түгел.
Бүген Заһидулла ага авыл тормышы белән яши. Мәктәптә эшләгәндә тәнәфес ва- кытларында балаларга җырлы уеннар уйнатса, быел аны җәй авылда урам бәйрәмендә баян белән күрергә була иде. Егерме ике сабантуйда хөкемдар буларак Заһидулла Шәфигуллин гадел кеше исеме ала.
Шәмсия ХӘЛИМОВА.
Автор фотосы.
“Дуслык” газетасы