1989 елны оешып, инде 30 ел буена өлкәбездә яшәүче милләттәшләребезгә мәдәни хезмәт итүче, халкыбызны татар сәнгате, җырлары, биюләре белән таныштырып торучы “Умырзая” татар- башкорт фольклор халык ансамбле һәм яңа оешкан татар театры узган елның 29 декабрь көнендә беренче мәртәбә Омск шәһәрендә ” Беренче театр” спектакле һәм зур концерт программасы белән чыгыш ясап, яңа ел бәйрәмнәренә карамастан, 6-7 гыйнвар көннәрендә өлкәбезнең иң ерак төньягында урнашкан Усть-Ишим, Тевриз районнарының татар авыларына яңа концерт программасы белән иҗади сәяхәткә чыкты.
Беренче очрашу Әшивән авылыннан башланды. 793 еллык тарихлы, иң борынгы авыллардан саналган Әшевән авылы , Омск шәһәреннән 600 чакрым ераклыкта урнашкан. Без килгәндә авыл клубы халык белән шыгрым тулы иде. “Умырзая” ансамбль һәм Омск татар театр һәвәскәр артистларын тамашачылар бик җылы каршы алдылар. Танышып, корьән сүрәсен укып, концертыбызны башлап җибәрдек. Ике ярым сәгатькә сузылган очрашу, тамашачыларга да, артистларыбызга да бер мизгел генә булып тоелды . Бу кичне Әшевән авылына татар моңы, җыры таралды. “Умырзая ” ансамбленең җырларын, биюләрен сагынып калган авыл халкы, концертны йотлыгып, яратып, карадылар, тыңладылар , һәр чыгышны зур алкышларга күмделәр. Тагын шундый очрашулар ешрак булсын дигән теләк белән ,безне озатып калдылар. Ә без инде сәяхәтебезне дәвам итеп, Тевриз районының Кипо-Кулары авылына юлга кузгалдык.
Кипо-Кулары авылы да борынгы татар авылларыннан санала, аңа- 670ел. Без Кипо- Куларыга килеп җиткәндә сәгать кичке тугыз иде, шулай да күрше өч авылдан җыелган халык, таралмастан, зал тутырып өч сәгатькә якын артистларны көтеп утырганнар. Күрше авылдан 82 яшьлек әби өч чакырым юлны җәяү атлап килгән, бәлки татар җырын, моңын сагынуы шундый көчле булгандыр . Концертыбызны авыл халкы бик яратты, бер дә аерылышасылары килмәде аларның. Артистларыбыз белән бергә җырлап, биеп, уйнап- көлеп күңел ачтылар.
Байбы авылына сәгать 12 дә генә кузгалып киттек. Шундый очрашулардан соң һәркемнең күңеле күтәренке иде, артистларда тагын бер концерт бирерлек дәрт, көч бар сымак тоелды. Ләкин безне өченче авылда мунчалар ягып, сыйлар хәзерләп, җылы чиста урыннар җәеп, якын туганнарын каршы алган кебек ,көтеп алдылар. Ә иртә белән авыл мәктәбендә тагын концерт күрсәттек. Авыл кешеләре белән аралашып, сөйләшкәч, Бөек ватан сугышында катнашучыларга, сугыш ветераннарына багышланган мемориаль такта куярга дигән карарга килдек .
Дүртенче авыл- Ташетканы. Бик матур татар авылы, ике ел бу авылда өлкә Сабантуйлары бик югары дәрәҗәдә үтте. Авыл халкы өчен шул Сабантуйлар зур бәйрәм булды, алар һаман аның йогынтысы белән яшиләр, көн күрәләр. Безне бу авылда мәктәп директоры Фәрдинә ханым каршы алды. Шуны да ачыклап китәргә кирәк, менә инде икенче ел татар теле һәм әдәбияте буенча өлкә олимпиадасы Ташыткан авыл мәктәбендә үткәрелә. Татар теле һәм әдәбиятенең Тевриз районындагы татар авылларындагы мәктәпләрдә соңгы 15 ел дәверендә генә укытыла башласа да, укыту, белем бирү дәрәҗәсе ел саен арта бара. Үткән елда Байбы мәктәп укучылары бөтенрәсәй татар теле олимпиадасында катнашып, Казаннан призёр булып кайттылар.
Шулай итеп, ике көнлек сәяхәтебез тиз генә үтеп тә китте, дүрт авылда чыгыш ясап, кешеләрнең күңелләрен күтәреп, Омск шәһәренә әйләнеп кайттык. Бер уңайдан бу дүрт авыл халкы “Умырзая” коллективына мондый иҗади сәфәргә чыгу мөмкинлеге тудырган Милли Шура Совет әгьзасы, Шәһәр татар милли – мәдәни мохтәрияте рәисе Тамир Алимбай улы Алимбаевка һәм сәфәрне оештыру эшләрен башкарган “Иртеш” өлкә татар мәдәният үзәге рәисе Наил Мәчрүр улы Марятовка рәхмәтле булуларын газета аша һәм Казанга да җиткерүебезне үтенделәр.
Ял көннәрендә бар эшләрен, гаиләләрен, бала-чагаларын ташлап, озын юл газапларыннан, кышкы суык һава торышыннан курыкмый, төннәр буе йокламый, татар мәдәниятен күрсәтеп, татар җырын, моңын саклап, үстереп йөрүче “Умырзая” коллективының һәвәскәр артистларыбызга зур рәхмәтләр, яңа елда иҗади уңышлар, сезгә дуслар!
Халкыбыз өчен, татарлыгыбыз өчен йөрәгегезнең түрендә кабынган ялкыннар һичкайчан сүнмәсен. Иншаллаһ.