Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва итүче унике кандидатның (11 кеше һәм бер төркем) күпчелеге — әдәбият белән бәйле шәхесләр. Ягъни, шартлы рәвештә фән, әдәбият һәм сәнгать дип бүлсәк, болар — җиде язучы, ике галим, өч сәнгатькәр: рәссам, бер җырчы һәм сәхнә әсәре авторлары төркеме.
Тәкъдим ителүчеләр арасында
— өч сәнгатькәр:
Рәсем сәнгате: рәссам Фәридә Хасьянова «Татар халык әкиятләре» китабында һәм «Тукай балачагы» график диптихында татар милли мәдәниятен пропагандалаган һәм үстергән өчен.
Җыр сәнгате: җырчы Идрис Газиев татар композиторлары әсәрләреннән, халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен.
Театр сәнгате: «Сөембикә» операсы куелышы өчен — Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гулнора Гатина.
— ике галим. Берсе — Тукайчы галим, Тукай энциклопедиясен, Тукайның күптомлыкларын әзерләү эшенә зур өлеш керткән, татар дөньясына татар телендә хезмәт итүче әдәбиятчы Зөфәр Рәмиев. Ул бу премиягә аерым бер китабы, монографияләре өчен түгел, Габдулла Тукайның иҗади мирасын фәнни тикшеренүләре өчен тәкъдим ителә. Икенчесе — Болгарны өйрәнүче археолог, тарих фәннәре докторы, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Константин Руденко. Ул Идел Буе Болгарының һәм Алтын Урданың уникаль зәркән эшләнмәләре коллекцияләренә багышланган «Булгарское золото: филигранные височные подвески», «Булгарское серебро» исемле китаплар сериясе авторы буларак тәкъдим ителә.
— җиде язучы. Аның алтысы татар телендә иҗат итсә, берсе — иң яше Денис Осокин — рус телендә иҗат итүче Казан язучысы.
Без бүген татар телендә иҗат итүче алты язучы һәм бер галим иҗатына күз салырбыз. Аларның Тукай премиясенә ни өчен лаек икәнлеген каләмдәшләреннән белештек.
Флера Гыйззәтуллина: «Яну дәверләрендә», «Башкаемда — дөнья исәпләре» китаплары өчен
Флера Гыйззәтуллинага 89 яшь. Ятимлектә үскән, шахталарда эшләгән, 1980 елдан Казанда яши.
Татарстан китап нәшрияты сайтында шагыйрәнең 2016 елда басылган «Вөҗдан үре — йөрәк түре» китабы белән танышырга мөмкин.
Тасвирлама: «Бу китапка Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең С. Сөләйманова исемендәге премиясе лауреаты, шагыйрә Флёра Гыйззәтуллинаның төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре, атаклы шәхесләребезгә багышланган поэма һәм дастаннары туплап бирелде».
Флера Гыйззәтуллина: «Премиягә куелган „Яну дәверләрендә“ поэма-трилогиям милләтебезнең фаҗигале язмышына, аның борынгыдан килгән ирек өчен көрәшенә, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә багышлана».
Лирон Хәмидуллин: «Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен

Тукай премиясенә тәкъдим ителгән китапларның икесен Татарстан китап нәшрияты сайты аша сатып алырга яки кыскача танышып чыгарга мөмкин.
«Дәрдмәнд» — татар шигъриятенең классигы Дәрдемәнд (Закир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев) иҗатына һәм эшчәнлегенә багышланган альбом. Ул Татарстан китап нәшриятында 2019 елда басылып чыккан. «Зарницы на горизонте» китабына авторның төрле елларда язылган әсәрләре рус теленә тәрҗемәдә бирелгән. Исеме язучының 1990 елда чыккан «Офыктагы рәшәләр» китабы исеме белән аваздаш.
Халык шагыйре Рәдиф Гаташ: «Мин Тукай премиясенә кандидат Лирон Хәмидуллинны бөтен йөрәгем белән яклыйм. Чөнки мин аны элеккеге татар интеллигенциясен безнең буын һәм бүгенге яшьләр белән яклый торган иң күренекле вәкил дип исәплим. Аның зыялылыгы безнең мәдәниятебезне, тарихыбызны белеп, аңлатып, аның иң бөек кешеләрен язып торуда чагыла. Ул Дәрдмәндне, Мирхәйдәр Фәйзине, Фәйзулла Туишевны һәм башкаларны, Тукай мохитен, Мотыйгыйларны — татар әдәбиятының ренессанс чорындагы шәхесләрен үз йөрәгендә тоеп, безгә пропагандалап барды. Лирон Хәмидуллин — үткәннәр белән бүгенгене ялгаучы чылбыр ул. Ул үз вакытында күрелми калды, хәзер аның күрелүен Ходайдан сорап торам».
Шаһинур Мостафин: «Ядрәләрне эреткән йөрәкләр», «Алар — Җәлил-Кормаш йолдызлыгыннан!..», «Батырлык кайтавазы» китаплары өчен

Язучы эзтабарлык эшенә әтисе васыяте белән тотынуы турында сөйли. Аның әтисе Бөек Ватан сугышында Матросовчылар батырлыгын кабатлап исән калган була.
Шаһинур Мостафин: «Эзтабарлыкка мин әти васыяте буенча алындым. Ул миннән матросовчыларны эзләп табуымны сорады. Архивларда эшләп, таптым мин аларны. Тугызы исән калган булып чыкты. Икенче китабымны Рафаэль Мостафин васыяте буенча аның эшен дәвам итеп — җәлилчеләрне өйрәнеп яздым. Өченче китабым — әнием васыяте иде. Ул каһарман хатын-кызлар турында».
«Ядрәләрне эреткән йөрәкләр» китабы Татарстан китап нәшриятында 2015 елда басылган. Китапның электрон версиясе белән нәшрият сайтында танышырга мөмкин.
Тасвирлама: «Танылган эзтабар язучы-архивчы һәм шагыйрь, Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Шаһинур Мостафинның әлеге китабына дәһшәтле сугыш чорында, дошманның үлем уклары сибүче дзот амбразураларын күкрәкләре белән каплап, җиңүгә юл ачкан каһарманнарыбыз турында төрле елларда республикабыз һәм илебез матбугаты битләрендә дөнья күргән документаль-публицистик язмалары туплап бирелә».
«Батырлык кайтавазы» китабы Татарстан китап нәшриятында 2018 елда чыккан. «Алар — Җәлил-Кормаш йолдызлыгыннан» китабы иганәчеләр булышлыгы белән 2017 елда «Сүз» нәшриятында басылган.
Халык шагыйре Зиннур Мансуров: «Шаһинур Мостафин — намус принципларына таянып эш итүче шәхес. Теләсә нинди тарихны тулы итеп күз алдына китерү өчен, аның үзәгендә кайнаган шәхесләр турында язарга кирәк. Шаһинур шушы дөрес юлдан бара. Без тарихны аерым шәхесләр турында дөрес язылган мәгълүмат буенча гына торгыза алабыз. Бары шулай гына чор күз алдына килә».
Әхәт Гаффар: «Язлар моңы» драмасы, «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы», «Олы юлның тузаны», «Богау» романнары, «Дәрья башы» һәм «Әхәт Гаффар. Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар» китаплары өчен

«Язлар моңы» драмасы 1882 елгы җыентыгында урын алган, «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы» романы 1886 елгы китабында басылган, «Богау» романы 1999 елгы китабында бар.
«Әхәт Гаффар. Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар» китабы 2016 елда басылып чыккан. Аны Татарстан китап нәшрият сайтыннан алып укырга мөмкин.
Китапның тасвирламасы: «Әкият телендә сөйләшә торган Әхәт Гаффарның Сызламык тешле, Төкле Туралы, Туңгак балыклы әкиятләре, Нәфрәт белән Мәкерне җиңгән Шагыйрьле, Сөембикәле пьесасы, Бәхтизар атлы бабасы кочагында иркәләнеп үскән Каюм атлы малай турында хикәяләр шәлкеме дисеңме, барысы да әлеге китапка тупланган».
Шагыйрә, Татар китабы йорты директоры Луиза Янсуар: «Әхәт абыйның төрле булуын яратам, шул төрлелектән җыелган — бөтенлеген. Гаять традицион, табигый җирлек белән беррәттән, парадокслар, экспериментлар, маҗараларга маһирлыгын — бу аның килеш-килбәтендә дә, үзен тотышында да, иҗатында да чагыла.
Зур полотно тудырамы ул, кече жанрда эшлиме, бер үзенчәлеге бар: тормышның гади-гадәти генә детале, фрагменты аша олы бер басу-кишәрлегенә алып чыгып, карашны киңәйтеп җибәрү. Гадәти генә кеше экзистенциясе аша җитди, глобаль темаларны колачлау. Мин аны «милли экзистенция» дип тә әйтер идем.
Бер әсәрендә бәләкәй малай бабасыннан сорый: «Хәтер ул — төшмени? Үзем йокласам да, минем төшем йокламый». Бу фәлсәфи фикергә олан бабасы белән сөйләшүләр аша килә. Турыдан-туры хикәяләүдән, маңгайга бәреп әйтүдән китеп, ишарәләр теленә һәм психологик алымнарга мөрәҗәгать итүе белән Әхәт Гаффар иҗаты бүгенге укучы өчен дә серле һәм кызыклы булырга тиеш, дип уйлыйм».
Факил Сафин: «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен

Татарстан китап нәшрияты сайтында язучының 2016 елда басылган «Керпенең шәһәргә сәяхәте» дип аталган балалар китабы гына бар. «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе 2003 елда китап булып басылып чыккан. «Гөлҗиһан» повесте шул исемдәге 1998 елгы китапта урын алган.
Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов: «Бүгенге көндә мин Факил Сафинны проза өлкәсендә әйдәп баручы авторларның берсе дип саныйм. Аның 1990-2000 елларда басылып чыккан дистәләгән әсәре бүгенге татар әдәбиятын тоярга ярдәм итә, барометр булып тора. Соңгы 20 елда барган үзгәрешләр — тематика һәм жанр төрлелеге, сәнгати сурәтләү чараларында үзебезнең традицияләр белән бергә һәм рус, Европа әдәбиятларыннан кергән модернистик яки постмодернистик алымнарга да таянып иҗат итүче әдип ул.
Аның тәкъдим ителгән әсәрләре — «Гөлҗиһан» повесте һәм «Саташып аткан таң» романы. Алар бүгенге, кичәге әсәрләр түгел. Алдарак язылган. Әмма мин аларны бүгенге әсәрләр белән чагыштырам да, алар билгеле бер вакыт сынавын узган һәм бүгенге таләпләргә җавап бирә торган әсәрләр дим. «Саташып аткан таң» романы безне егерменче-утызынчы елларга алып китә. Әхмәтсафа Дәүләтьяров язмышы аша без татар дөньясын күзаллыйбыз. Советлар илендә татарның язмышын күрәбез».
Фәрит Яхин: «Умырзая» романы өчен

Язучының китапларын Татарстан милли китапханәсе сайты ашарга укырга мөмкин. «Умырзая» романы язучының алты томлыгының бишенче томында урнашкан.
Әдәбият галиме Алсу Шәмсутова: «Быел Тукай премиясенә кандидатлар буларак тәкъдим ителгән язучыларның һәрберсе дә бик кызыклы, бай иҗат юлына ия шәхесләр. Фәрит Яхин әсәрләренә килгәндә, мин аларны хәзерге татар әдәбиятын укытканда студентларга тәкъдим итә идем. Без аны Тукай иҗаты белән бәйле рәвештә һәм урта гасырлар татар әдәбияты белән хезмәт иткән галим буларак белә идек. Язучы һәм шагыйрь буларак, хикәяләрен, повестьларын, фәлсәфи шигырьләрен укучыларга тәкъдим итеп килдем.
Фәрит Яхин — бүгенге көндә мин дип кычкырып торган әдипләрнең берсе түгел. Ул бик тыйнак. Шушы тыйнаклык артында тирән фәлсәфи эчтәлекле әсәрләре ята.
Мин Фәрит Яхинның «Умырзая» романы белән бергә «Ак әбиләр догасы» хикәяләр җыентыгын да күздә тотып әйтәм. Ул бүгенге тормыш күренешләрен тасвирлап кына карамый, тирәнгә төшеп, тормыш вакыйгаларының сәбәпләрен анализлый. Беренче урында шәхес тора. Рус әдәбиятында урын даһие, вакыт даһие дигән төшенчә бар. «Умырзая» романында да вакыт даһие бар. Татар җәмгыятендә мәдәниятне, телне тотып тора торган, аның өчен көрәшә торган зур шәхес образлары белән очрашабыз: алар ничек формалашалар. Бүгенге көндә татар җәмгыятен саклап кала торган нинди герой бар дип сорыйбыз икән, ул геройның тормыш юлы нинди булырга мөмкин? «Умырзая» әсәренә нигезләнеп, менә шундый булырга тиеш дия алабыз».
Исемлектәге җиденче язучы — иң яше — Денис Осокин. 42 яшь. Прозаик, киносценарист, рус язучысы.
Зөфәр Рәмиев: Габдулла Тукайның иҗади мирасын фәнни тикшеренүләре өчен
Әдәби исемлеккә татар галиме Зөфәр Рәмиевны да кертәбез.

Хезмәтләре: XX йөз башы татар әдәбияты: авторлык, төп текст һәм хронология мәсьәләләре. К., 2000; Тукай һәм замандаш әдипләр. К., 2004; Уразлы (Уразлино, Иске Каратай) авылы үткәненнән. К., 2004; Текстология татарской литературы начала XX века. К., 2008. Лит.: Әдәбиятчы, текстолог Зөфәр Рәмиев. К., 2008.
Әлфәт Закирҗанов: «Зөфәр Рәмиев әдәбият галиме, текстолог буларак тәкъдим ителде. Соңгы унбиш елда Тукай премиясенә тәкъдим ителгән әдәбиятчылар булды, алучылар юк иде. Тәлгать Галиуллин лаек булды, әмма беренче чиратта әдип буларак барды. Зөфәр Рәмиевның фәнни эшчәнлеге Тукайны өйрәнүгә бәйле. Ул өч тармакны үз эченә ала.
Беренчесе Тукай энциклопедиясен төзүгә бәйле: Нил абый Юзиевның вафатыннан соң Зөфәр абый җитәкчелекне үз өстенә алды. Ул бу юнәлештәге 125 мәкалә авторы да.
Икенчедән, ул Тукайның алты томлыгын эшләүгә зур өлеш керткән галимнәрнең берсе. Ул озак еллар ак тап булып килгән нәрсәләргә ачыклык кертте. Мисал өчен «Сөй халыкны, сөй гомерне, сөй халыкның дөньясын» дигән мәгънәле гыйбарә бар. Без аны Тукай сүзләре дип йөрдек. Ул аның томлыкларына да Тукайныкы дип керде. Зөфәр абый ХХ гасыр башы матбугатын өйрәнү нәтиҗәсендә әлеге сүзләрнең Сәгыйть Сүнчәләйнеке икәнлеген ачыклады. Текстолог буларак, аның мондый табышлары шактый күп. Ул Тукайның тәхәллүс-псевдонимнарын ачыклаган кеше.
Өченчедән, ул Тукайга багышланган 100дән артык мәкалә авторы. Ул Тукайны өйрәнгән беренче санлы галим дияр идем».
Рузилә Мөхәммәтова