Соңгы вакытларда Бөек Ватан сугышы ветераннары турында шактый язарга насыйп булды. «Насыйп булды» дим, чөнки, алар белән очрашуны зур бәхеткә саный башладым. Чөнки ватан уллары-кызларының сафлары сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Берничә елдан сугышның тере шаһиты булган берәү дә калмаячак.
Бәйрәмнән бәйрәмгә ветераннарны барлау әйбәт инде ул. Киләчәктә кемнәрне барларбыз? Кемнәр турында, ниләр сөйләрбез?!
Бөек Җиңүнең ничәдер еллыгына Татарстанның һәр авылында сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлләр калкып чыкты. Бик гади иде алар. Фронтовик әтием Солтан Гыйлемханов бу эштә үзе дә катнашкан, «Һәйкәл» дигән шигырь дә язган иде. Ике генә куплетын булса да
китерәм әле:
Куелмаган мәрмәр пъедесталга
Бронзадан сыннар коелып,
Сүзләре дә алтын хәреф белән
Язылмаган тирән уелып.
Скульпторы – гади ташчы аның.
Бер кул белән кайтып сугыштан,
Шул калкыткан менә бу һәйкәлне
Гади цементтан һәм гади таштан.
«Бер куллы ташчы» авылдашым Һидият абый иде. Мич чыгаручы иде ул. Оят булса да әйтим: мин инде аның фамилиясен дә хәтерләмим. Ни кызганыч, без ветераннарыбызның сугышчан юллары белән дә артык кызыксынмаганбыз һәм «яшь идек, бала-чага идек» дип әйтеп кенә ваемсызлыгыбызны аңлатып булмыйдыр. Язганым да бар иде инде: безне – сугыш бетеп, дүрт-биш ел узгач туган балаларны – ветераннар укытты. Алар бик яшьләр иде, шуңа күрә озак, бәлки, мәңге яшәрләр кебек тоелгандыр. Шуңа күрә аларның язмышлары белән артык кызыксынмаганбыздар.
Авыл уртасындагы һәйкәлгә сугышта һәлак булган 101 кешенең исем-фамилиясе язылган. Бу – һәр ике йортның берсеннән берәр кеше яу кырында ятып калган дигән сүз. Хәер, артыграктыр да, чөнки авылда хуҗалыклар саны 200гә тулмый иде. Шушы 101 авылдашым арасында исемнәрен данга күмеп сөйләрлекләре аз булмагандыр. Тик инде без бу хакта белмибез һәм белмәячәкбез дә.
Әйткәнемчә, безгә ветераннар сабак бирде. Галим, Әнәс, Нурулла, Кадыйр, Зәкәрия абый кебек авылга яраланганнан, ягъни сугышка яраксыз дип табылганнан соң гына кайтканнар. Һәм вакытында кызыксынсак, аларның сугыш гыйбрәтләрен сөйләүләре тарихи документка әйләнеп калган булыр иде.
Бүген туган авылымда исән калган ветеран юк. Соңгысы әтием иде, ул 2006 елны вафат булды. Хәтта аңардан да сугышта күргәннәрен сөйләтеп калмадым. Ветераннарның һәрберсе: «Без күргәнне сезгә күрергә язмасын!» – дигән сүзләрне еш әйтәләр, сөйли башласалар, күзләре яшьләнә иде.
Болар хакында сүз башлавымның максаты шул: «милләт, милләт» дип күп сөйлибез, ә ни өчен бездә милли каһарманнарыбыз турында нәфис фильмнар юк икән? Юкса күп нәрсәне булдырабыз.
Бер кулның бармаклары белән генә санарлык фильмнарыбыз, нигездә, ерак тарихыбызны гына сурәтли. Дөрес, Муса Җәлил турында «Хәзинә» дигән фильмнар эшләнгән иде, әмма алар экраннарга чыкмый. Әллә эшләүчеләре шул хәтле генә, әллә башка сәбәп бар.
Ни өчен татарларның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында фильмнар төшерелми? Без бит – Тукай әйтмешли, «сугышта юлбарыстан көчле, тынычта аттан артык» эшләгән халык. Бөтен кеше егылып карарлык фильмнар да татарга үзенчәлекле бер һәйкәл булыр иде.
Риман Гыйлемханов
vatantat.ru