Менә дигән гаилә башлыгы, үрнәк әти, оста көрәшче, пәһлеван, оештыручы, чемпион – Ильяс Галимов күңелләрдә әнә шулай сакланыр. Дусларының, келәмдәшләренең фикерләренә күз салыйк әле.
Татар халкының милли спорт төре – татарча көрәш үзенең данлыклы батырын югалтты. Татарстанның Атказанган спорт остасы, күп тапкырлар республика, Россия, дөнья чемпионы Ильяс Галимовның 44 яше белән барганда арабыздан китеп баруы – барыбыз өчен дә олы кайгы ул. Менә дигән гаилә башлыгы, үрнәк әти, оста көрәшче, пәһлеван, оештыручы, чемпион – Ильяс Галимов күңелләрдә әнә шулай сакланыр.
Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республиканың көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Готыф улы Әхмәтов моннан берничә ел элек Ильясның зур спорттан китүенә багышланган чарада болай дип белдергән иде: “Халыкның яраткан көрәшчесе син!”.
– Ильяс Галимов – татар көрәшенең легендасы. Бу бик зур бәя һәм әлеге шәхес турында барысын да сөйли дип уйлыйм. Татар кешесе татар буларак, сәламәт буларак, шәхес буларак нинди булырга тиеш дип сорасалар, мин Ильяс Галимов кебек булырга тиеш дияр идем. Ул – милләт өчен, традицияләре, бүгенгесе һәм киләчәге өчен фидакарьләрчә хезмәт иткән иң татар җанлы егетләребезнең берсе иде. Аны бик күп яшьләр үзләренә үрнәк итеп китерделәр, олылар аның көрәшенә, матур алымнарына сокланды. Әйе, Ильяс ШӘХЕС иде. Шундый шәхес булып формалашу титаник хезмәт сорый, моңа ирешү өчен сәләт тә, көч тә, тырышлык та кирәк. Аннан килеп, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнү – Ильяс Галимовны зур спортчы, шәхес буларак тануның бер мисалы булды. Андый зур дәрәҗәләргә бик сирәкләр генә лаек була. Ильясның әнисенең, гаиләсенең, туганнарының, дусларының олы кайгысын уртаклашам. Авыр туфрагы җиңел, урыннары җәннәт түрендә булсын! – диде Марат Әхмәтов “Шәһри Казан”га биргән кайгынамәсендә.
“Татар халкы өчен – зур югалту”
Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Ильясны әнә шулай характерлады. – Хәбәрне ишеткәч тә, ышанмадым. Ышанмыйча, берничә кешегә шалтыратып тагын белештем. Инде бар да раслады, әмма күңел барыбер ышанмый.
“Киң күкрәкле, тимер бәдәнле” дигән шигырь юллары бар бит, Ильяс күз алдына килгән саен, шул юллар искә төшә иде. Келәмдәге көндәшләрен елмайган килеш кенә, һаваларга очыртып, ничек китереп сала иде бит ул! Көрәштән көчле вакытында, зур нокта куеп, танылган батыр булып китте. Безнең аның белән мөнәсәбәтләр һәрчак дустанә булды. Әлбәттә, дөнья булгач, төрлесе була. Дөрес булмаса, гафу үтенә белде, хаклы булганда, кичерә белде… Күңелләрдә дә батыр булып калачак ул. Татар халкы өчен, Татарстан өчен зур югалту бу.
“Ильяс турында китаплар язарга була”
Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин Ильяс белән дүрт көн элек кенә телефоннан сөйләшүен искә алды. Ильяс аңа үзе шалтыраткан һәм авырып китүе, өч көн рәттән температурасы югары булуы турында әйткән.
– Ильяс бик гадел, ярдәмчел кеше иде. Көрәшчеләр арасында абруе да зур булды. Ике атна элек телефоннан сөйләшкәндә, барысы да яхшы иде. Кәефе дә күтәренке иде. Зур баллонга кувалда белән суккалаганын ишеттем дә, быел сабан туенда катнашырга җыенасыңмы әллә, дип шаярттым. Көчне кая куярга белмәгәннән генә ул, елдагыча шушы вакыт җиткәч, күнегүләр үткәрә идек бит, дип көлде. Катнашсаң да, җиңәрлегең бар әле, Иван Поддубный 50 яшьтә дә Америкада чемпион булып калды бит, дидем. Шушы хәл булыр, дип кем белгән. Ильяс турында китаплар язарга була. Язылыр да, иншАлла, – диде ул.
“Ильяс мәрхәмәтле кеше булды”
Ильяс җиңелмәс көрәшче, иң титуллы спортчы, чын баһадир-пәһлеван иде. Казанның “Ак Барс” Көрәш Сарае директоры урынбасары Фәрит Шәйхетдинов Ильяс турында шулай дип искә алды.
– Татар халкының иң яхшы һәм билгеле көрәшчесен югалттык. Аллаһы Тәгалә дә буй-сынын, сәләтен биргән. Кырык яшеннән узганчы көрәште ул. Авыр үлчәүдәге егетләр бик йомшак күңелле була. Ильяс та мәрхәмәтле кеше булды. Ул көрәштән киткәч, көрәшнең бер җире кителеп киткән кебек булды дип әйтә идек, ә хәзер ул безнең арадан бөтенләйгә китте, моны тагын да ныграк сизәчәкбез. Көрәшебез өчен бик зур югалту, – диде ул.
Көрәшче Раил Нургалиев та Ильясны сүзендә тора торган, көндәшләрен хөрмәт итә торган, матур һәм чиста көрәшүче спортчы буларак телгә алды.
“Ышанасы да килми…”
Балтач районы Башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов та кайгыда. Икесе дә, көрәшүдән туктасалар да, аралашып, бер-беренә ярдәм итешеп яшәгән.
– Якыннарының, көрәшчеләрнең кайгысын уртаклашам. Ильяс көрәш кагыйдәсенең үтәлешен тәэмин итеп торучы да иде. Соңгы күрешүебездә кунакка килергә дип сөйләшеп аерылышкан идек, дөнья куабыз, эш дип чабабыз – күрешеп булмады. Аның үлеменә ышанасы да килми, шундый баһадир авыруга бирешергә тиеш түгел дә кебек бит, әмма нишләтәсең, язмыштан узмыш юк. Гомере шулай кыска булган… – ди ул дусты турында.
“Аның истәлегенә турнирлар уздырырбыз”
Көрәшче, тренер Булат Хәбибрахмановның да дусты Ильяс турында иң беренче әйткән сүзе: ул гадел һәм ихлас иде. Булат Ильяс белән бер көндә, бер айда туган, яшь аермалары гына ике ел. Алар 1996 еллардан ук таныш:
– Аның үзе белән көрәшкәнем булмады, ярышларда танышып, яхшы гына аралаша идек. Ильясның авыртып киткәнен ишеткәч тә, шалтыраттым, тик ул телефонын алмады. Үз хәле хәл булгандыр инде. Бүген аның вафат булуы турында хәбәр иттеләр. Без барыбыз да шок хәлендә. Ышанасы да килми бу хәбәргә. Ильяс кебек дуслар аз була. Гадел, ихлас, ачык кеше иде, шундый якын кешемне югалту бик авыр. Дөресен әйтә иде, беркемнән курыкмады, куштан булмады. Җиңелә дә белмәде. Ильясны онытмаячакбыз, аның истәлегенә турнирлар уздырырбыз, дип ышанам.
“Көрәштән китсә дә, көрәшне ташламады”
Әлмәт тренеры Рузил Ганиев Ильяс белән соңгы тапкыр Ураза гаете алдыннан күрешкән булган.
– Бүләкләр бирешеп, котлашып, сөйләшеп алдык. Быел ураза тота алмадым дип көенде, ярый икенче елга бергәләшеп тотарбыз дидем. Икенче рамазанга ирешә алмады… Аннары хастаханәгә эләгүен ишеттем. Шалтыраткач, болай каты чирләгәнем юк иде, сөйләшерлек тә хәл юк, диде. Соңыннан телефоннан смс аша гына аралаштык. Ачуланма, сөйләшә алмыйм, дип язды. Кичә дә яздым, анысына бөтенләй җавап бирмәде. Хатыныма Ильясның тормыш иптәше Алсуга шалтыратып, хәлләрен белеш әле дигән идем, ул да, көне буе хәбәргә чыкмады, хәлләре бик начар, үпкәсенә 90 процент зыян килгән, диде. Бу хәбәрне ишеткәч тагын да авыр булды. Үлгәненә ышанасы да килми. Көрәш мәйданыннан китсә дә, көрәшчеләрне ташламады, аралашып, ярдәм итеп торды, – дип сөйләде Рузил.