Гыйлем алу, белемле булу, мәгърифәт учагында кайнау – халкыбызга хас сыйфатлар. Кайбер милләт әле укый-яза белмәгәндә, безнең бабаларыбыз инде мең елдан артык язма әсәрләр иҗат иткән, шуны күчергән. Узган гасырда ике тапкыр алфавит үзгәртүгә дучар булып та, барыбер бирешмәгән, наданлыкны җиңеп чыккан.
Кешеләрнең күбесе дөньяви белемнәрне өйрәнә: мәктәптә, университетта укый, ләкин дини гыйлемнәрне өйрәнүгә бик үк игътибар итми. Ә чынлыкта, Аллаһ каршында иң хәерле гыйлем – Коръән һәм Ислам дине белән бәйле булган гыйлемнәр. Алар адәм баласын гөнаһлардан саклый, иманын күтәрә, әхлагын яхшырта, җәмгыятьне яхшы якка үзгәртә. Кеше алар аркылы Аллаһның барлыгын, бөеклеген таный һәм дөнья тормышының максатын аңлап яши.
Шул максаттан чыгып, 2011 елдан башлап Кызыл Октябрь районында «Нур аль-Ильм» дини уку йорты барлыкка килде һәм анда дини сабак алырга теләүчеләр өчен укулар оештырыла башлады.
Бүгенге көндә югарыда билгеләп үткән дини уку йортында төрле районнардан йөзгә якын шәкерт белем ала. Аларның яртыдан артыгы 50 яшьне узган абый-апалар, ике дистәгә якын шәкертләр Түбән Новгород өлкәсенең Кочко-Пожар авылыннан.
Әйтергә кирәк, “Нур аль-Ильм” уку йортын тәмамлаучыларның күбесе дини укуларын дәвам итәргә теләк белдерә икән. Мәсәлән, зуррбишчалы Мансур Шәрәфетдинов, уразавыллылар Җәвдәт Зарипов һәм Хайсәр Нәвретдинов бүгенге көндә Казанда Россия Ислам университетында, ә Ренат Хамзин (Грибан), Әмир Хәсәнов (Кече Рбишча) “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укуларын дәвам итәләр. Шулай ук Түбән Новгородтагы “Маһинур” мәдрәсәсен тәмамлаучылар да бар: Марат Мангушев (Камка), Гаяр Җәфәров (Куйсуы), Равза Хөсәинова (Атяравыл).
Соңгы айларда дөньяда коронавирус пандемиясе таралу сәбәпле урнашкан вакыйгалар аркасында кертелгән үзизоляция режимында да «Нур аль-Ильм» шәкертләре укуларын дәвам итте. Бу хакта әлеге дини уку йорты мөгаллиме Дамир хәзрәт КАЮМОВ сөйләде.
– Коронавирус пандемиясе сәбәпле безнең укуларыбыз туктатылмады. Март аеннан дәресләр онлайн рәвештә алып барылды һәм уку елын шул ук форматта тәмамлап киләбез, чөнки ничек кенә булмасын, беренче урында шәкертләребезнең сәламәтлеге, гомере куркынычсызлыгы.
Ел дәвамында алган гыйлемнәре буенча май ае буе беренче, икенче һәм өченче курс шәкертләре имтиханнар тапшырды. Пандемия тарафыннан халыкның күпләп җыелуы тыелу сәбәпле, имтиханнарны да онлайн формада алырга туры килде. Димәк, җәйге сессия җәдвәле буенча 1 нче курс укучылары арасыннан “Иң яхшы укучы” исеменә грибанлы Халит Жамалов, кочкопожарлы Равилә Абдулкадерова һәм сафаҗайлы Фәрит Исхаков лаек булдылар.
2 нче курстан бу исемгә Әминә Үмәрова (Пашат), Раилә Әббәсова (Семочки) лаек дип табылдылар.
3 нче курс укучылары арасында Гөлсинә Абдулкадерова, Фазилә Ибраһимова (Семочки) һәм Загир Сафин (Пашат) аерылып чыктылар.
Ә инде соңгы дүртенче ел укучы шәкертләргә килгәндә, аларның да имтиханнары май ае ахырында булды. Дөньяларыбыз карантиннан азат ителгәннән соң, Аллаһы бирсә, аларның чыгарылыш кичәләрен генә үткәрәсе калды. Бу курста Зур Рбишчадан белем алучы шәкертләрем Найлә Валемеева, Энҗе Сибгатуллина һәм Надия Фәхретдинова укуларын бишле билгесенә тәмамладылар.
Аллаһы Тәгалә һәркайсына дини уку йортында алган гыйлемнәре белән гамәл кылырга һәм алга таба тагын да зуррак максатлар куярга насыйп әйләсен. Ничек кенә булмасын, гыйлемнең башы ул – Аллаһыны тану, ә ахыры – һәрбер хәлне Аллаһка кайтару.
Бер хәдистә пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: “Гыйлем алучы кеше өчен барлык мәхлукат, хәтта судагы балыклар да дога кылыр, ул кешене зекер итәр. Гыйлем алудан туктадың икән, барча мәхлукат сине зекер кылудан туктый кебек…”.
Шуңа күрә гомер азагына кадәр бик тә файдалы, мавыктыргыч һәм нурлы гыйлем юлыннан һич тә читләшмәгез, гыйлем алуны беркайчан да туктатмагыз, кадерле дин кардәшләрем.
Дистанцион формада укуларны алып барсак та, бу ысул белән белем бирүдән бик үк канәгать түгел мин һәм аны бөтенләй хупламыйм. Ә нишләтәсең, ни барына риза булырга кирәк, шуңа да укуны туктатырга ярамый бит. Ничек кенә булса да, бу чирнең тиз арада бетүенә ышанабыз һәм киләсе уку елын, гадәттәгечә, бергәләшеп сыйныфларда башларбыз дип өметләнеп калабыз.
Беренче карашка пандемия кешелек дөньясын болганчык шартларга китерсә дә, икенче яктан, кешеләр динебезнең, мәчетнең, иркен генә урамга чыгып йөрүләрнең кадерен белә башлады. Димәк, Аллаһының кечкенә генә, хәтта күзгә күренми торган микробы бөтен дөньяны дер селкетеп тезләндерде. Хак Тәгаләбезнең гаскәре ул шушындый көчле, тавышсыз гына кешеләрнең күңелләренә курку кертте. Менә бу Аллаһы Тәгаләнең һәрнәрсәгә “Әль-Кадир” (көче җитә) икәнлеген белгертүче дәлил.
Нәкъ шушы пандемия вакытына изге Рамазан аебыз һәм дә иң олы бәйрәмнәребезнең берсе Ураза гаетебез дә туры килде.
Билгеле, ил буенча кертелгән үзизоляция режимында аларны зурлап уздыру тыелды. Әмма ләкин өлкәбезнең барлык мәчетле татар авылларында диярлек җирле имамнар, барлык саклык кагыйдәләрен истә тотып, җомга намазларын, тәравихларны уздырдылар. Шәхсән безнең Карга авылына килгәндә, карантин игълан ителү белән, иман йортына йөрү тыелды, ә инде Рамазан ае башлануга ярдәмчем, мәчетебез мөәзине Равил Абдурахманов белән мәчеткә килеп, намазларга азан әйтүне яңарттык һәм бүгенге көндә дә мәчеткә икәү генә йөрибез.
Шул ук сәбәпле ифтар мәҗелесләре үткәрелүе дә тыелды, чөнки һәрберебез дә үз гомеребезне сакларга тиешбез, ул фарыз гамәл булып санала, – диде Дамир хәзрәт һәм сүзен түбәндәге үгет-нәсыйхәте белән йомгаклады:
– Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Аллаһы Тәгаләнең шушы сынавын бердәм булып, иминлектә узарга насыйп булсын. Гаиләләребез белән бергә булган көннәрнең кадерен белеп, һәр минутын файдалы итеп үткәрергә өндим. Коронавирус турындагы хәбәрләрне укып, күңелне төшерергә ярамый. Көнебезне дөрес планлаштырыйк, анда Коръән, намаз уку, вәгазьләр тыңлау, дога кылуга күбрәк урын бирелсен, күп итеп зикер-тәсбихләр әйтик.
Бүген барыбыздан да вазгыятьне аңлау таләп ителә. Сабыр, бер-беребезгә карата итагатьле-игътибарлы булыйк, Раббым барчабызны да фетнәдән сакласын. Амин.
Наилә Җиһаншина
“Туган як” газетасы