Һәр һөнәр акыл, характер, дөньяны тоюны таләп итә, ә укытучылар эшендә сәләтсез булмый. Ходайдан бирелгән сәләткә ия укытучылар безнең районда күп. Шуларның берсе – Асия Юрис кызы Зимагулова. Ул – династиянең өченче буындагы лаеклы вәкиле, остаз, укучылар, ата-аналар, укытучылар һәм җәмәгатьчелек арасында хөрмәткә лаек.
Бу сөйкемле, ягымлы, тыйнак ханымны безнең районда, өлкәдә, хәтта Татарстан Республикасында да беләләр. Моңа ул үзенең иҗади педагогик эшчәнлеге, зур таланты һәм актив тормыш рәвеше нәтиҗәсендә лаек булды. Асия Юрис кызы В.И.Ленин исемендәге Тубыл педагогика училищесын, 1989 елда Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогика институтының филология факультетын тәмамлый, 1984 елдан Вагай районының Казанлы урта мәктәбендә укытучы булып эшли башлый.
Асия Зимагулова – югары категорияле укытучы. Ул РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VI Бөтенроссия корылтаенда катнашучы (Казан 2014 ел), педагогик хезмәт ветераны, Вагай районы татар милли-мәдәни автономиясенең район советы әгъзасы.
Укытучы Галеевлар, Зимагуловларның тормыштагы максатлары – яшь буынны укыту һәм тәрбияләү, таләпчәнлек, укучыга шәхес буларак ихтирамлы мөнәсәбәт, укучыларны тормышка һәрьяклап әзерләү, һөнәр сайлау, укытучының шәхси мисалы белән үрнәк күрсәтү.
Үзенең педагогик эшчәнлегендә төп максаты – иҗади, интеллектуаль үсеш алган, эстетик яктан мәдәни шәхес формалаштыру. Укучыларга үз сәләтләрен күрсәтергә ярдәм итә, аларның инициативасын, мөстәкыйльлеген, иҗади потенциалын үстерә. Заманча бурычлар нигезендә ул үз эшен юнәлешләр буенча оештыра. Бу – укыту-тәрбия процессына шәхескә юнәлтелгән белем бирүне кертү дә, сәләтле балалар белән эшләүне оештыру да, предмет буенча класстан тыш, мәктәптән тыш эш тә, уку-укыту программасы эчтәлегенә өстәмә дә, татар халкының милли тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнү белән кызыксынуны арттыру буенча гамәли эш тә.
Асия Зимагулова карамагындагы балалар укытучыларын аның игелеге, гаделлеге, объективлыгы, зур таланты, истә калырлык чаралары һәм кызыклы дәресләре өчен яраталар. Ул белем бирүнең актив технологияләрен (А.Яхин, Е.Ильина системасы) кертә, дәресләрнең стандарт булмаганнарын үткәрә.
Асия Юрис кызы «Төмән төбәгенең әдәби картасы» дигән электив курс, «Мавыктыргыч әлифба» мәктәп укучыларына өстәмә белем бирү, «Татар халык иҗаты», «Нәфис сүз», «Татар халкының күренекле шәхесләре» түгәрәкләре программалары авторы. Ул милли музыкага һәм рәсем сәнгатенә аеруча зур роль бирә, халык педагогикасы элементларын куллана. Соңгы ике елда төрле методик җыентыкларда 4 язмасы басылган.
Хезмәттәшләре аны эш тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклашуына зур игътибар бирәләр, яшь укытучыларга аеруча ярдәм кулын суза. 20 елдан артык район татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсен уңышлы җитәкли, даими рәвештә семинарлар үткәрә, этномәдәни белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләре буенча өлкә һәм төбәкара семинарларда һәм конференцияләрдә актив катнаша.
Вагай районының этномәдәни компонентлы мәктәпләр командасы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында иң активлардан санала, ә җиңүчеләр һәм призерлар Казан шәһәрендә төбәкара һәм халыкара олимпиадаларда өлкә данын яклыйлар. Бу иҗади укытучының күпьеллык системалы эше нәтиҗәсе. Үзенең яраткан педагогик эшчәнлегендә Асия Юрис кызы укыту һәм тәрбия бирүдә югары нәтиҗәләргә иреште. Бу – укучыларның конкурсларда, олимпиадаларда, конференцияләрдә ел саен җиңүләре. Бу елларда ул район олимпиадаларында 31 җиңүче һәм 34 призер, өлкәдә 10 җиңүче һәм 13 призер, Бөтенроссия күләмендә 1 җиңүче һәм 10 призер, халыкара олимпиадада 4 дипломант һәм 9 катнашучы әзерләгән.
Үзе дә төрле дәрәҗәдәге конкурсларда, конференцияләрдә катнашып, үз укучылары өчен үрнәк булырга тырыша. Ул – Б.Сөләйманов иҗаты буенча өлкә дәресе җиңүчесе, «Минем иң яхшы дәресем» район конкурсы призеры, «Педагогик династияләр» һәм «Иң яхшы татар теле укытучысы» өлкә конкурслары призеры. 2017 елның декабрендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2017” өлкә конкурсының абсолют җиңүчесе булды, 2018 елның мартында Казан шәһәрендә «Туган тел» Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары бәйгесе призеры дәрәҗәсенә иреште.
Сыйныф җитәкчесе буларак, ул укучыларның психологик һәм яшь үзенчәлекләрен, гаилә тәрбиясе нигезләрен яхшы белә. Хезмәттәшлек педагогикасын кулланып, ул әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә эшли, шуңа күрә аның сыйныфлары мәктәп конкурсларында күп тапкырлар «Иң яхшы сыйныф»ка әйләнәләр, анда тәрбияләнүчеләр «Иртәнге йолдыз» өлкә конкурсында «Нәфис сүз» номинациясендә, «Сөләйманов укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференцияләрендә актив катнашалар һәм җиңәләр.
Кешеләргә, балаларга, туган якка, үз илеңә карата мәхәббәт һәм хөрмәт, тирә-юньдәге бар нәрсәгә игътибар итү, мавыгучанлык, иҗади сәләт, педагогик хезмәтнең әһәмиятен аңлау, җаваплылык һәм хезмәт сөючәнлек, эчке мәдәният һәм белемлелек – болар барысы да Асия Юрис кызына хас сыйфатлар исемлеге. Әле аларны тагын да сузарга булыр иде. Ул Тубыл педагогия институтының филология факультеты, ТОГИРРО, «Яңарыш» өлкә татар газетасы, Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
Асия Зимагулованың гаилә тормышында да уңышлары куандыра. Ире Җәлил Хәлил улы 26 ел мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли. Йортлары әйбәт, куралары да матур. Ул – яхшы хуҗабикә, кайгыртучан ана һәм оныклары Лиянең яраткан әбисе. Уллары Эмиль нефть-газ университетын тәмамлаган, Төмән шәһәрендә яши һәм эшли.
Барлык педагогик эшчәнлеге белән Асия Зимагулова укытучы бабасы Абдулла Хисмәтулла улы Галеевның: «Әгәр син укытучы һөнәрен сайласаң – аңа бөтен яктан да туры кил!» – дигән сүзләренә лаек булырга тырыша. Әнисе эшен дәвам итә. Аның әнисе – Лариса Абдулла кызы Сафиуллина 27 ел Казанлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан. Пенсиягә киткәннән соң, ул кызының уңышларына шатлана, барлык проблемалар турында фикер алыша, акыллы киңәшләрен бирә. Бүген дә әни кызы өчен, башка дөньяга китүенә 10 ел булса да, сакчы фәрештә. Асия Юрис кызы уйларында һаман да акыллы педагог-остаз белән киңәшләшә, аның киңәшләре һәм ярдәме аны эштә канатландыра. Ул камилләшергә омтыла, мавыгучан, мәктәптәге гадәти көннәрне дә иҗади эчтәлек белән баетырга тырыша.
Озак еллар намуслы иҗади хезмәте өчен Асия Зимагулова Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары, төрле дәрәҗәләрдәге күпсанлы грамоталар белән бүләкләнде. 2002 елда аңа «РФ гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре» исеме бирелә. Ә күптән түгел, укытучылар көнендә, губернатор Александр Моор «Мәгариф» өстенлекле милли проекты кысаларында «РФнең иң яхшы укытучысы» Бөтенроссия конкурсында җиңгән укытучыларны котлады. Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр арасында Асия Юрис кызы да бар иде. Киләчәктә дә иҗади уңышлар, гаилә иминлеге юлдаш булсын.
Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы
(Гөлнур ВӘЛИЕВА тәрҗемәсе)