Утырыштан соң Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашып, Парламент эшчәнлегенең беренче яртыеллыгына нәтиҗә ясады һәм алдагы планнар белән уртаклашты.
– Барыбызга да коронаварис белән бәйле вазгыять йогынты ясады, әлбәттә. Без читтән торып эшләү формасын таптык, регламентны үзгәрттек һәм эшне туктатмыйча алып бардык. Быел төрле чараларга бай ел. Мондый тыгыз елның булганы да булмагандыр, бәлки, – диде ул, ярты елга бәя биреп.
Алдагы планнарга килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты һәм муниципаль депутатлар сайлауларын лаеклы уздырып җибәрергә кирәклеген әйтте. Шулай ук ул Россия Конституциясенә кертеләчәк үзгәрешләр белән бәйле эшләр булачагын да искәртте.
– Исәпләүләребез буенча 100дән артык федераль законга төзәтмәләр кертергә кирәк булачак. Без аларны үз закон актларыбызда, законнарыбызда искә алырга һәм кертергә тиеш булачакбыз. Безнең 300ләп тирәсе законны шулай ук кабат карап чыгарга туры киләчәк, – диде ул.
Пандемия шартларында депутатлар халык белән ике арадагы элемтәне дә өзмәгән. Әйтергә кирәк, бу вакытта хәтта халыктан кабул ителгән мөрәҗәгатьләр саны ике тапкырга артып та киткән.
– Халык белән күзгә-күз очрашып сөйләшүне берни белән дә алыштырып булмый. Без алар белән аралашырга, ишетергә, тыңларга тиеш. Ләкин формасы табыла. Битлек, пирчәткә киеп очрашкан вакытлар да булды. Минем уйлавымча, көзен коронавирус белән авыручылар кимесә, халык белән аралашуларны кабаттан тергезербез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул Президентлыкка кандидатларны теркәү вакытында аларның татар телен белү-белмәүләрен тикшерүгә карата мөнәсәбәтен дә белдерде.
– Бу норма 1992 елдагы Конституциягә дә кертелгән иде. Ләкин без аны ахырга кадәр эшләп җиткермәдек. Мондый документ булмый торып, рус телендә аралаша торган кандидатларга сайлау кампаниясендә катнашуны тыю законсыз булыр иде. Без татарларның үз ана телләрен өйрәнүгә кызыксынуын арттыру турында тагын да күбрәк уйлаячакбыз. Ике дәүләт телен белгән кеше, әлбәттә, өстенлеккә ия булачак, – диде Дәүләт Советы Рәисе.
Шушы көннәрдә генә Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе эшли башлады. Фәрит Мөхәммәтшин алар алдында зур бурыч торганлыгын ассызыклады.
– Аның составына бик күп татар телен яклаучылар, депутатлар, галимнәр керде. Татар телен өйрәнү аксый. Нормалар әле федераль структуралар белән җайга салынмаган. Хәзер без ФГОС таләпләренең беркетелүе белән бәйле норматив документ көтәбез. Һәр кеше әти-әнисенең теле саклануын тели. Бу мәсьәләдә эшләр күп булачак әле, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламентның яртыеллык эшчәнлеге – саннарда
Бу вакыт эчендә барлыгы 6 утырыш уздырылды. Депутатлар 140 мәсьәлә карады, 36 закон һәм 185тән артык карар кабул ителде. Россия Дәүләт Думасына 3 федераль закон проекты кертелде. Аларның икесе эшләп бетерелер өчен кире кайтарылган, берсе – профильле комитетта. Парламент комитетлары һәм комиссияләре тарафыннан 48 утырыш оештырылган, 254 мәсьәлә каралган. Дәүләт Советы җитәкчелегенә халыктан, эшче коллективлардан, иҗтимагый берләшмәләрдән 1916 мөрәҗәгать кабул ителгән. 72 кеше белән очрашып сөйләшенгән.
Зөһрә Садыйкова