tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сембердә татар театрлары фестивале узачак
Сембердә татар театрлары фестивале узачак

Сембердә татар театрлары фестивале узачак

Татар театрлары фестивле 30нчы гыйнардан алып 27нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Спекатакльләрне сылтамалар аша (http://ulcult.ru , https://vk.com/ulcult73 , http://www.youtube.com/user/ulcult)  һәм Ульяновск өлкәсенең халык мәдәнияте үзәгенең рәсми сайтында карап булачак.

30нчы гыйнвар – «Адашкан күңел» (М. Фәйзи). Ульяновск татар мәдәният үзәге каршындагы Бари Тарханов исемендәге халык театры, режиссеры Г.А. Сәләхетдинова.

6 февраль – «Әҗәт» (драма З.Гимаев). Татарстан Республикасының Әтнә районы Олы Мәнгәр халык театры, режиссеры Р.Р.Сәләхетдинов.

13 февраль – «Сынган беләзек» (драма Р.Сәгди). Ульяновск шәһәренең “Киндяковка” мәдәният йортының “Нур” халык театры, режиссеры Җ.З.Мифтахова.

27 февраль – «Татарча өйләнү» (комедия Р.Зәйдулла).  Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы мәдәният йорты каршындагы «Бердәмлек» театры, режиссеры  Р. И. Шәкүрова.

21 февраль – «Кызыма килер йөз кеше» (комедия Х.Ибраһим).  Чувашстанның Батыр районы  Бикшек авылы мәдәният йорты каршындагы татар халык театры, режиссеры Д.М. Сәләхова.

6 март – «Хаҗи әфәнде өйләнә» (комедия Ш.Камал). Чынлы районы Кәшә авылы мәдәният йорты каршындагы  татар халык театры, режиссеры  Л. Ю. Серебрякова.

13 март – «Саф күңелгә тап төшми» (драма С.Шакуров). Татарстанның Апас районы мәдәният йорты каршындагы  татар халык театры, режиссеры  З.Н.Мөхәммәтшина.

20 март – “Без унике кыз идек” (драма А.Гыйләҗев). Татарстанның Буа районы мәдәният йорты каршындагы  “Яктылык” татар халык театры, режиссеры З.Х. Талипова.

27 март – «Син бит минем бергенәм» (мелодрама И.Мәхмүтова). Иске Кулаткы районы мәдәният йорты каршындагы татар халык театры, режиссеры Ф.М. Усеева.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*