tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җылы очрашудан җанга сихәт
Җылы очрашудан җанга сихәт

Җылы очрашудан җанга сихәт

Бөтенроссия “Татар гаиләсе” иҗтимагый фонды директоры Миләүшә Гайфуллина һәм Халыкара Татар милли мәдәнияте һәм кухнясы ассоцияциясе президенты Резеда Хөсәенова Күшәр мәдәният йортында кунак булдылар.

Сәхнә түрендә – мәртәбәле кунаклар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында оештырылган Бөтенроссия “Татар гаиләсе” иҗтимагый фонды директоры Миләүшә Гайфуллина һәм Халыкара Татар милли мәдәнияте һәм кухнясы ассоцияциясе президенты Резеда Хөсәенованы тамашачылар җылы алкышлар белән кабул итте. Якташлары – Татарстан мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәге методисты, танылган диктор Миләүшә Насыйбуллина үзе дә сәхнәгә чыгып,  залдагыларны сөендерде.

“Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фонды рәсми рәвештә Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан 2006 елда теркәлгән һәм Бөтендөнья буенча 7 миллион татарны берләштергән бердәнбер оешма. Аның беренче рәисе булып танылган драматург һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, дәрәҗәле премияләр лауреаты, дәүләт советы депутаты Туфан Миңнуллин билгеләнә. Әлеге фондның максаты – рухи –әхләкый, милли- мәдәни һәм гаилә традицияләренә җан өрү, татар гаиләләрендә тел, мәгариф, демография мәсьәләләрендә милли үзаңны үстерү. Шул ук вакытта үрнәк татар гаиләләрен зурлау, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, милли  традицияләргә тугрылык та фонд эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе.

Бүгенге көндә әлеге фондны җитәкләүче Миләүшә Гайфуллина һөнәре буенча табиб. Актив җәмәгать эшлеклесе, киң эрудицияле, тирән белемле, заман белән бер адымда атлаучы кеше буларак республикада барган үзгәрешләр, җанисәп алу, тел мәсьәләләре дә аның өчен чит түгел. Очрашу барышында чыгыш ясап, Миләүшә Хафиз кызы әнә шуларга аерым басым ясады.

“Әтнә – республикабызда милләтебезнең бөтен матурлыгын, горурлыгын саклап килгән районнарның берсе. Татар гаиләләрендә хәзер аралашу күбрәк рус телендә, балаларыбыз да шуны күреп үсә – моңа һич кенә дә юл куярга ярамый. Татар телен, татар милли гореф-гадәтләрен бары тик татар гаиләсе саклап калачак. Алда торган җан исәп алу вакытында да без татарлар буларак үз тавышыбызны биреп, үз сүзебезне әйтербез дип ышанам. Тел мәсьәләренә дә игътибарны арттырасы килә. Быелгы елны юкка гына  Президентыбыз “Туган телләр һәм халыклар берләмлеге елы” дип игълан итмәде. Без бердәм булсак телебез дә, гаиләбез дә, дәүләтебез дә көчле булыр. Шул хакта онытмасак иде”, – диде ул залдагыларга мөрәҗәгать итеп.

Һәм сәхнәгә авылның үрнәк гаиләсен, бүгенге көндә өч буынны берләштереп, матур итеп яшәүче Зәйтүнә һәм Вәдүт Хәкимҗановларны чакырды.  Аларга хөрмәт билгесе буларак “Татар гаиләсе” фондының истәлек бүләген тапшырды Миләүшә ханым.

Тәмле ризыклар әзерләве белән халыкка яхшы таныш булган Резеда Хөсәенова ачык һәм аралашучан кеше буларак кына түгел, матур җырлары белән дә тамашачыны яулаган шәхес.

“Мин үзем Буа районы Вольный стан авылыннан , дип башлады ул сүзен. Дөресен генә әйткәндә, Күшәр дигән авылының барлыгын да белми идем. Сезнең белән очрашуыма бик шатмын”, – диде ул.

Резеда ханым җиде балалы гаиләдә туып үскән. “Кечкенәдән әти- әнигә ярдәмләшеп, кушкан бөтен эшләрен үтәп үстек.Әле дә истә, мәктәпне тәмамалауга авылыбыз бригадиры сыер саварга чакырып килде. “Кыям абзый, фермага кеше кирәк, бу кызыңны шунда алам”, – диде ул. Әти шул чакта каршы чыкмагана булса, белмим, бүген монда басып тора алган булыр идем микән… “ Сыер саварга дип үстергән кызым юк”  – әтинең тавышы катгый иде. “Пешекче була ул”, – диде. Әнә шул вакыттан үзем өчен гомерлек һөнәр 6елән бергә мин. Дөрес, гаиләсе – тормыш иптәше, балалары булган һәркем пешекче бездә. Чөнки хатын-  кыз өчен балаларына, иренә ашарга әзерләү – төп бурычларның берсе”.

Очрашу өчен тәм-том остасы кишер торты пешереп алып кайткан иде, һәм аны биредә һәркем яратып авыз итте. Шунда ук рецептын да сорап алдылар.

Миләүшә ханымнарның (әйе-әйе, алар икесе дә бу өлкәдә бик осталар) татар шагыйрьләренең шигырьләрен яттан сөйләве очрашуда катнашучыларның берсен дә битараф калдырмагандыр. Резеда Хөсәенованың моңлы җырлары белән үрелеп,  кичәгә үзенә бер затлылык, зиннәтлелек өстәде бу.

Күшәр мәдәният йорты каршында оештырылган “Сердәшләр” ансамбленә йөрүчеләр өчен бигрәк тә сөенечле булды  очрашу. Авылдашлары Миләүшә Насыйбуллина аларның һәркайсы белән кагылышлы истәлекләре белән уртаклашты, яшьлекләренә алып кайтып килде, йөрәк җылысын, ихлас теләкләрен аларга багышлады. Ансамбльнең нигезен тәшкил итүчеләрнең берсе – җырчы, биюче, нәфис сүз остасы Ясминә апа Шакирова очрашуны оештыручы Лилия Галиева белән Фәридә Гаффаровага, кайткан кунакларга олы рәхмәтләрен белдерде, эшләрендә уңышлар теләде.

Фәридә ФИЛАТОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*