tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайбычта туган як тарихын өйрәнүчеләр Уфага барды
Кайбычта туган як тарихын өйрәнүчеләр Уфага барды

Кайбычта туган як тарихын өйрәнүчеләр Уфага барды

Җиде буын бабабызны беләбезме? Киләчәк буынга бездән ни калыр? Шундый мәңгелек сорауларга җавап эзли-эзли туган якны өйрәнүчеләр исемлегенә кереп китүемне үзем дә сизми калганмын. Белгән саен күбрәк беләсе килә. Кызыксындырган сорауларга җавап төрлечә табыла: эзләнүләр, уку, сәяхәт итүләр, очрашулар аша. Сорауларга җаваплар максатлары, уй-фикерләре бер булган кешеләр аша да табыла. Менә шундый очрашуларны Бөтендөнья татар конгрессы оештыра да инде.

17-18 март көннәрендә Уфа шәһәрендә «Евразия киңлегендә татар торак пунктлары: тарих һәм бүгенгесе” дип исемләнгән V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узды. Әлеге чара “Президент” отеленең конференц-залында башланып китте. Илебезнең 20 төбәгеннән килгән 200гә якын милләтәшебезне Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Борһанов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин һәм Бөтендөнья татар конгрессының милли мәгариф һәм мәдәният
комитеты җитәкчесе Рөстәм Гыйльметдинов сәламләде.

Ике көнлек форум программасы буенча туган якны өйрәнү мәсьәләләре буенча фәнни-методик семинар, секцияләр, пленар утырыш үткәрелде. Беренче көнне Башкортстан, Идел-Урал һәм Себер төбәкләре галимнәре тарафыннан нәшер ителгән китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән чыгыш ясаган конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җылы теләкләрен җиткерде.

Форумда өч секция эшләде. Аларда татар халкының уникаль табигать объектларын һәм тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен өйрәнү, саклау, куллану мәсьәләләре һәм бурычлары, Идел-Урал, Евразия төбәкләрендә төбәк тарихын өйрәнү, музей эшен, этнотуризмны үстерү мәсьәләләре каралды. Евразия төбәкләрендә татар авылларының тарихын, үсешен өйрәнү турында да бай мәгълүмат алдык. Нәсел шәҗәрәсен төзү, татар халкының күренекле шәхесләренең тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнү хакында да мәгънәле сөйләшү булды.

Менә шундый эшлекле сәяхәттә безнең районнан да делегация катнашты. Утыз еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыенган районыбыз авыллары турында язылган китаплар да форумда оештырылган күргәзмәдә урын алды. Туган як тарихы белән кызыксынучы район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев Евразия төбәкләрендә татар авылларының тарихын өйрәнү секциясендә узган фикер алышуларда катнашты. Кече Кайбыч авылында яшәүче Алмаз Низаметдинов та очрашуда күп кенә сорауларына җавап тапты.

Очрашу, күрешүләр үзе бер гомер. Ерак сәфәребездә сүзебез гел авыллар тарихын өйрәнергә, киләчәк буыннарга җиткерерлек итеп тарихка кертеп калдырырга кирәклеге хакында барды.

Сәяхәт тәмам. Ә күңелдә уй-кичерешләр өермәсе. Безнең туган ягыбызда узачак төбәкчеләр конференциясендәге очрашуларны күзаллаулар… Менә шуный файдалы форумда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтебез зур. Үз ягының патриоты гына мондый очрашуларның тәмен белә, кирәклеген аңлый, авылларның үткәне-киләчәге өчен борчыла, йөрәге аша уздыра.

Исламия Мусина, Олы Кайбыч мәктәбе директоры

kaibicy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*