tatruen
Баш бит / «ТАТАРЛАР» газетасыннан / Күренекле мәгърифәтче, педагог Мозаффар Мөштәринең тууына 150 ел (1863-1937)
Күренекле мәгърифәтче, педагог Мозаффар Мөштәринең тууына 150 ел (1863-1937)

Күренекле мәгърифәтче, педагог Мозаффар Мөштәринең тууына 150 ел (1863-1937)

Татар мәгарифе тарихына күз салсак, XIX йөзнең ахыры һәм ХХ йөз башы әһәмиятле иҗат үсеше белән тамгаланган чорларның берсе. Чөнки бу чор татар милләтенә зур гыйлем ияләре, философлар, мәртәбәле дин әһелләре, тарихчылар, тәрәкъкый пәрвәр затларның бөтен бер йолдызлыгын мәйданга чыгара.

Бу чорда мәгърифәт һәм азатлык өчен барган көрәш зур куәт белән үсеп китә һәм үз нәүбәтендә тормышта да сыйфат үзгәреше тудыруга мөһим этәргеч була. XIX йөзнең урталарында татар халкы гасырларга сузылган торгынлыктан чыгу юлларын эзли, иске традицияләрне җимерү эшенә керешә. Ул көрәшне башлап һәм дәвам итүчеләр барлыкка килә.

Сүзебез шул искелекне җимереп, яңалык өчен көрәшүчеләрнең берсе – талантлы педагог Мозаффар Таҗетдин улы Мөштәри хакында. Ул Казан губернасының Тәтеш өязе Үтәмеш авылында 1863 елның 1 августында, буыннан-буынга күчкән муллалар нәселенең дәвамчысы Таҗетдин имам гаиләсендә, дөньяга килә. Таҗетдин хәзрәтнең гыйлеме белән тирә-якта зур абруй казанганын һәм 1847 елда Диния нәзарәтенә казыйлыка сайланганын да күрсәтеп китү урынлы булыр. Башта әтисеннән һәм Тәтеш өязе Болын-Балыкчы авылындагы мәдрәсәдә белем алганнан соң Мозаффар, Казандагы “Халидия” мәдрәсәсенә укырга керә. Бу урында шуны искәртергә кирәк: “Халидия” кадими мәдрәсәләрдән саналган мәдрәсә булган һәм укытуда төп урынны дини предметлар алып торган. Шуңа күрә бирелгән белем бәлки заман таләпләренә туры килеп тә бетмәгәндер. Әмма бу әле кадими мәдрәсәдә бар нәрсә дә дини – илаһи рух белән генә сугарылган дигән сүз түгел.

Революциягә кадәр мондый мәдрәсәләр әхлагыбыз сагында гына түгел, милләтебезнең этник сафлыгы сагында да озаграк торучылардан булдылар дип әйтәсе килә.

Әмма ничек кенә булмасын, XIX йөзнең ахырында кадими мәдрәсәләргә яңа методлы җәдиди уку йортлары алмашка килә башлый. Балаларны укытуда дөньяви белемгә омтылу торган саен максатчанрак юнәлеш ала. Көн тәртибенә хәреф-аваз методын куллану, уку-укытуны тамырдан үзгәтү, европалаштыру мәсьәләләре килеп баса. Бу хәл шәкертләрнең күбесен иҗтимагый тормышка уянуга, аларның үз хокуклары өчен көрәшкә кушылуына этәргеч була.

Мозаффар Мөштәри дә әнә шул шартларда дөньяви фәннәр белән кызыксына, яшереп генә рус телен өйрәнә башлый. Алдынгы карашлы сабакташлары белән киңәшеп, фикер алышканнан соң ул Казан татар укытучылар мәктәбенә, ягъни Татарская учительская школага укырга керә һәм 1885 елда тәмамлап та чыга.

Яңалыкка омтылган һәм күңеленә үз халкының киләчәк язмышы өчен борчылу җиле кагылган яшь Татар егет укытучылар мәктәбендәге укыту тәртипләре белән дә килешеп бетми. Үз истәлекләренә караганда, бу килешмәү инспектор В.В.Радлов тарафыннан татарлар хакында кимсетеп, мыскыллап әйтелгән сүзләргә протест белдерүдән башлана. Ул, бертөркем фикердәшләре белән бер сүздә торып, Иловайский тарафыннан язылган тарих дәреслегенең дә битләрен ертып ташлый. Анда да татар халкының тарихта тоткан урыны хакында уйлый белгән яшьләр өчен кабул ителмәслек сүзләр язылган була. Әйтергә кирәк, мондый низаглардан соң Мозаффарга укуда калу мөмкинлеге бары тик мәктәп мөдире Шаһбазгәрәй Әхмәровның ярдәме белән генә уңай хәл ителә. Ш.Әхмәров аңа соңрак, мәктәпне тәмамлагач, Тәтештә рус-татар мәктәбен оештыруда да ярдәм итә алган икән.

Мәктәптә укытканда яшь укытучы һәр баланың үз ана (татар) телендә тиешле дәрәҗәдә белем ала алмавына борчыла, бу хакта башка мөгаллимнәрнең тәҗрибәсен өйрәнәсе килә. Тик татар телендә укыту өчен бу вакытта методик әдәбият түгел, дәреслекләр, уку әсбаплары да булмый әле. Мозаффар картоннан күчмә хәрефләр ясап, балаларны татар телендә үз методы белән укыта башлый. Нәтиҗәдә балалар хәрефләрне бик ансат үзләштерә, укырга да бик тиз өйрәнә башлыйлар. Бу хәл исә күршедәге иске мәдрәсәдәге шәкертләрнең Мозаффар укыткан мәктәпкә күчүләренә китерә.

Аңлашыла ки, шәкертләрнең шулай күпләп үз мәдрәсәсеннән китүләре карт муллага ошамый. Ул шәкертләрнең әти-әниләрен каргый, алар арасында укытучы хакында ялган хәбәрләр тарата: имеш, “ул егет киртә аша сикергән икән (ягъни чукынган икән), урысча гына укыта икән” һ.б. Мондый сүзләр белән генә калмый әле мулла, исправникка донос язуга кадәр барып җитә. Мәктәптә тентү үткәрелә, хәрефләрне “цензура аша үтмәгән” дигән сылтау белән алып чыгып китәләр. Эш зурга китә. Хәтта Казанның үзеннән тикшерүчеләр килеп Мозаффарны “рус патшасына каршы сүзләр сөйлисең икән” дип төрмәгә ябу белән куркыталар.

Менә шундый күңелсез хәлләрдән соң ул Исмәгыйль бай Акчурин чакыруы буенче Сызранга күчеп китә һәм анда ир һәм кыз балалар өчен мәктәп ачып укытырга керешә. Шунысын да искәртеп үтик, Мозаффар бу вакытта гаиләле була инде. Кызлар мәктәбендә аның хатыны Гирфәтҗан абыстай укыта башлый.

Тик биредә дә хәлләр катлаулана. Чөнки ул завод эшчеләренең соравы буенча кичләрен өлкәннәргә дә дәресләр бирә башлый. Теләсә нинди прогрессив хәрәкәтне самодержавие строена янау дип карарга өйрәнгән чиновниклар Мозаффарны бу адымы өчен сәяси ышанычсызлыкта гаеплиләр.

Чиновниклар белән көрәшә-көрәшә 6 ел укытканан соң ул гаиләсе белән тагын яңа урынга, Оренбургка күчәргә мәҗбүр була. Бу юлы аңа татар мәгарифенә булышуны гомеренең максаты итеп куйган Гани бай Хөсәенов ярдәмгә килә. Мозаффар Оренбургта да русча-татарча мәктәп ача. Әмма халык мәкале әтйкәнчә, кара сакалын кая гына барсаң да калмый икән. Яңача (җәдитчә) укыткан, Оренбург тирәсендәге мәктәп-мәдрәсәләрнең мөгаллимнәре белән дә үз тәҗрибәсе белән бик теләп бүлешкән талантлы педагогның һәр адымын полиция шымчылар күзәтеп, тикшереп җанына тияләр.

Гани бай гына мөгаллимгә ярдәмен кызганмый эшне җайлап тора. Эзәрлекләүләрдән туеп, М.Мөштәри бу вакытта инде 7 кешелек гаиләсен алып, башта Севастопольгә, соңрак Истамбулга күчә. Бу шәһәрләрдә Мозаффар рус телендә хосусый дәресләр бирә, Истамбулның Шәрык тәгълим тәрбия институтында имтиханнар биреп шәһадәтнамә алуга да ирешә.

1902 елда алар тагын яңа урында, Әстерханда. Тик биредә дә аның уңышларыннан көнләшүче затлар табыла. Аларның донослары, ялган гаепләре нигезендә тагын тикшерүләр, тагын сорау алулар. Ниһаять, 1904 елда алар Казанга кайталар.

Мозаффар Мөштәри биредә Сукно бистәсендәге мәктәпкә мөдир һәм тарих, җәгърәфия, хисап, рус теле укытучысы булып урнаша. Мәктәп янындагы ятим балалар приютының тәрбиячесе дә була. Соңрак, атаклы бай Әхмәт Хөсәенов ярдәме белән, кыз балалар өчен махсус мәктәп ачуга да ирешә. Гирфәтҗан ханым бу мәктәптә татар теле һәм хисап дәресләре алып бара.

Менә шулай бергә-бергә, һәр адымда очраган киртәләрне җимереп яшиләр, эшлиләр бу педагоглар. Алар үрнәгендә кызлары Сәгадәт, Фәйрүзә, Мәрьям һәм Маһирә дә гимназия тәмамлап мөгаллимә булып китәләр. Мәрьям белән Маһирә татар хатын-кызлар хәрәкәтендә дә танылган затлар. Янә шушы гаиләдә киләчәктә фәнни хезмәтләре белән дөньяга танылачак Хәмит исемле ир бала үсә. Балаларның сәләтле табигате яшьтән үк сизелә башлый: Сәгадәт белән Фәйрүзә мандолинада, гармунда, Хәмит скрипкада, Мәрьям белән Маһирә пианинода татар моңнарын да, классик әсәрләрне дә оста башкаралар. Шуның өстәвенә Мәрьям дә, Маһирә дә матур, моңлы тавышлары белән җырлап, тыңлаучыларның күңелләрен кузгаталар.

Гаилә тарихыннан килгән күркәм гадәтләр балаларның әхлакый формалашуына үз эзен сала. Мозаффар аганың хәтсез бай китапханәсендәге китаплар – төрки, рус, Европа классик әдәбиятының җыелмасы, өйгә даими килеп торган гәзит-журналлар балаларның белемгә омтылышларын көчәйтә. Татарның Казанда яшәгән зыялы яшьләре белән дә аралашып яшәүләре аларның фикер дөньясын үстерүгә ярдәм итә. Кызларын “Шәрык” клубында үткәрелгән кичәләргә җибәргәндә Мозаффар ага “Фатих белән генә барасыз” дип ризалаша торган була. Күрәсең, Фатих Әмирхан гаиләнең үз кешесе саналырдай якынлыкка ия булган. Әлбәттә, чорның алдынгы карашлы зыялылары, олуг әдип Фатих Әмирхан, татар дөньясына 30 дан артык мәктәп ачкан Мозаффар Мөштәри кебек шәхесләрнең үзара якынлыгы яшьләр өчен тәрбияви йогынтылы үрнәк дияргә кирәк.

1915 елга кадәр Казанда мөгаллимлек иткәч, М.Мөштәриев яңадан Тәтешкә күчеп китә. Ул анда ике сыйныфлы мәктәптә мөдир, педагогика, рус теле укытучысы һәм өяз укытучылар берлеге рәисе булып хезмәт итә. 1917 елда Келәнче авылында башлангыч мәктәп, столярлык һөнәрханәсе ачып, балаларны һөнәрчелек серләренә дә өйрәтә. Ул, балалар белән бергәләп, тирә-яктагы мәктәпләргә парталар, өстәл, шкафлар ясап тарата.

Совет хакимияте урнашу белән Тәтеш өязендә укытучылар курсын оештыручы да – Мозаффар Мөштәриев. Биредә аның белән бергә кызы Мәрьям, атаклы мөгаллимә һәм шагыйрә Маһруй Мозаффарияләр эшли. Мәрьям рус теле, Маһруй ханым татар теле укыта.

Озак еллар тынгысыз хезмәттә үткән гомернең сәламәтлеккә дә зыяны тими калмаган икән. Табибләр киңәше белән 1920 елда Мозаффар ага тагын Оренбургка китә. Бераз дәваланып алу белән ул янә рус-татар мәктәбенә мөдир һәм рус теле укытучысы итеп билгеләнә. 1921 елда мәгариф эшендәге зур тәҗрибәсен искә алып, Төркестан хөкүмәте, М.Мөштәриевне Ташкентка, яңа төзелгән Урта Азия коммунистлар университетына эшкә чакыра. Анда ул 1923 елга кадәр эшләп яңадан Казанга кайта. Инде өлкән яшьтә булса да мөгаллимлек эшен дәвам итә: Казан политтехникумында, индустрия һәм җир төзү техникумнарында татар теле укыта.

1928 елда Татарстан хөкүмәте мәгариф өлкәсендә куйган зур тырышлыгы, 40 еллык эшчәнлеген билгеләп Мозаффар Мөштәригә Хезмәт батыры исемен бирә. Бу хәлне зур казаныш, аның хезмәтен тану дип куаныйк. Күпме фидакарь мөгаллимнәребезнең хезмәтләре генә түгел, исемнәре дә югалып бара бит инде.

Татар мәгарифенә бөтен көчен, гомерен багышлаган. Мозаффар аганың оныгы – озак еллар Татарстан радиосында музыкаль тапшырулар алып барган галимә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәркиз ханым бабасының, гаиләнең архивын күз карасыдай саклый. Язмамны әзерләүдә күрсәткән ярдәме өчен аңа зур рәхмәтемне җиткерәм.

Татарстан Фәннәр академиясенең
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре,
тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*