«Сәләт»тә мин 2006 елдан бирле. Яр Чаллыда А.Пушкин исемендәге лицейда укыган вакытта, татар теле һәм әдәбияты буенча республикакүләм олимпиадада җиңү яулагач, миңа «Сәләт»тән чакыру килде. Сәлкеш буларак «Раушан» аланында булдым, шуннан башланды инде». Әнә шулай тыйнак кына үзен лидер иткән адымнар турында сөйли «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова. Аның белән без җәйге лагерьларның пандемия белән көрәше, лидерларны үстерү серләре һәм балаларга бирелә торган күптөрле мөмкинлекләр турында сөйләштек.
– Узган ел пандемия күп кенә өлкәләргә зыян китерде. Шул исәптән лагерьларга да. «Сәләт» бу кыенлыкларны ничек кичерде? Быел да чикләүләр дәвам итәме?
– Пандемия бөтен дөньяны үзгәрткән чор безгә йогынты ясамады, дисәк дөрес булмас. Чынлап та, бер ел эчендә кешеләрнең яшәү рәвеше, аралашу ысуллары үзгәрде, үз сәламәтлекләренә игътибары артты. Хәтта кулларны да ешрак юа башладык. Шул ук вакытта халыкта курку хисе барлыкка килде. Әти-әниләр балаларын, аларның сәламәтлекләрен кайгырта. Безнең борчулар да аларныкыннан ким түгел. 7, 14, 18 көнгә ышанып тапшырылган балаларны без әти-әниләренә исән-имин кайтарып бирергә тиешбез. Алай гына да түгел. Катлаулы уку елыннан соң аларны җәйге аланнарда ял иттереп, сәламәтлекләрен ныгытырга да тиеш булабыз. Бу – безнең төп бурычыбыз.
Куркынычсызлык таләпләре нык артты. Бездә Роспотребнадзор тарафыннан каралган барлык шартлар да үтәлә. Әйтик, температураны үлчәү. Узган елларда лагерь ачылганда-ябылганда һәм бала үзен начар хис иткәндә генә температура үлчәнә иде, хәзер исә көненә, ким дигәндә, ике тапкыр тикшерелә. Икенчесе – коронавирус йоккан кешеләр белән аралашмау турында белешмә сорыйбыз. Өченчедән, кулларны йогышсызландыру өчен санитайзерлар һәм һаваны чистартучы җиһазлар алынды. Шулай ук быел барлык хезмәткәрләр смена башланырга өч көн алдан ПЦР-тест бирергә тиеш. Болар лагерь эшчәнлегенең эчтәлегенә берничек тә тәэсир итми. Шулай ук уку-укыту процессын алып барабыз, күңел ачу, рухи тәрбия, спорт активлыгы – болар барысы да гадәти режимда калды. Шунысы сөендерә: пандемия аркасында «Сәләт»кә килергә теләүчеләр саны кимемәде, бары тик әти-әниләр тарафыннан сораулар гына артты: табиблар бармы, белешмәләр кирәкме, базаларда шартлар нинди, әйдәманнарның әзерлекләре югары дәрәҗәдә һәм киңкырлымы?
– Теләк, ихтыяҗ булуга карамастан, чикләүләр күп булды. Узган ел барлык аланнар да эшли алдымы?
– Юк, шул ук таләпләр аркасында барлык аланнарны да үткәрә алмадык. Башкортстан, Чувашия, Самарада урнашкан төбәк аланнар ачылмады, ләкин анда барырга теләүче балаларны без Татарстанда эшләүче аланнарга кабул иттек. Узган ел чатырлы аланнарны үткәрү тыелган иде. Ләкин шуның белән беррәттән, Россиядә бердәнбер зур чатырлы алан эшләде, ул – безнең Биләрдә уза торган «Сәләт» форумы. Аны элеккеге аңлаудагы чатырлы алан дип әйтеп булмый үзе, анда яшәү шартлары стационар лагерьлардан ким түгел: аерым караватта йоклау мөмкинлеге, ашханәләр, бәдрәф, юыну бүлмәләре, кайнар су, кондиционерлар да бар.
Быел исә Башкортстанда аланнар рөхсәт ителде, Чувашиядә дә сменалар ачарга планлаштырабыз. Гаризалар бихисап җыелды, сайлап алу этаплары тәмамланып, юлламалар сату эшләре бара хәзер.
– Узган елларда чит илдән балалар кабул итә идегез. Бу эш ничегрәк тора?
– Әйе, лагерьга кабул итә алмадык, әмма безнең форум кысаларында «Selet Live» дигән проект барлыкка килде. Анда форумда булган хәлләрне көн дә Ютуб, ВКонтакте, Инстаграм челтәрләрендә күрсәтеп бардык, чит төбәкләрдә, илләрдә яшәгән милләттәшләребез өчен махсус тапшырулар да эшләдек. Кайбер уку-укыту сессияләре белән бүлештек, концерт чараларын, башка активлыкларны онлайн күрсәттек. Аны быел да дәвам иттерәчәкбез, чөнки төрле илләрдә вазгыять төрлечә. Рос-
потребнадзорга, кайсы илләрдән балаларны кабул итә алабыз, дип сорау җибәргән идек, җавап көтәбез. Мөмкин кадәр офлайн катнаштырырга теләсәк тә, кайбер илләрдән туристларны кабул итү катгый тыела, без моны аңлыйбыз, шуңа да «Selet Live» дәвам итәчәк.
– Чит илдән, башка төбәкләрдән килергә теләүчеләр шактый, аңлавымча. Ул балалар, аларның әти-әниләре «Сәләт»тән нәрсә көтә дә нәрсә өмет итә? Бу хакта сорашканыгыз булдымы?
– Телне өйрәнү ул, әлбәттә, беренче урында тора. Бу –
күбрәк әти-әниләрнең теләкләре. Башка телдә укый, аралаша торган бала үз туган телендә фикер йөртми, дип борчылалар. Ә телне өйрәнер өчен иң кулай ысул –
мохит. «Сәләт»тә өч телле мохит дисәк тә, күпчелек чаралар, аралашу татарча бара. Татар телен белеп бетермәгән бала, башкаларга кушылып, җырларны кабатлый, сүзләренә төшенә, тәрҗемәсен сораша башлый. Аларның бер дулкында буласы килә һәм телгә карата карашлары үзгәрә. «Сәләт»кә кызыксынып кына да килүчеләр дә бар. Тик шуны әйтергә кирәк: без тел белүне таләп итмәсәк тә, телне өйрәнү теләге шарт. Юк икән, димәк, «Сәләт»тә катнашуның мәгънәсе юк.
– Мохит, дип сөйли башладык, «Сәләт» – ул бренд, лидерлар тәрбияләү лагере, мохите. Замана үзгәрү белән максат-бурычлар да яңадан карала, яңартыладыр? Бүгенге «Сәләт» нәрсә өчен, нәрсә турында?
– «Сәләт» ул – балалар өчен мөмкинлекләр мохите. Һәрбер бала сәләтле, аны күреп, ача белергә генә кирәк. Әйдәманнарны да шуңа өйрәтәбез. Бала рәсем ясарга сәләтле икән, аңа көн дә иҗат итү мөмкинлеген тудырырга кирәк. Бала кеше алдында чыгыш ясарга тели икән, читенсенүен җиңәргә булышып, без аны бер тапкыр булса да сәхнәгә алып менеп чыгыш ясартырга, ул тәҗрибәне бирергә тиеш. Бу – балаларда ышаныч тудыра. Сере исә шул ук мохиттә. Алар бит һәрберсе мәктәпләрендәге башка балалардан активлыклары белән аерылып тора, әмма анда игътибар тиешенчә бирелеп бетмәскә мөмкин. Монда исә алар белән әйдәманнар шөгыльләнә. Ә алар олы яшьтәге укытучылар түгел, үзләре дә кичә сәлкеш булганнар, балаларга нәрсә кирәклеген яхшы аңлый торган яшьләр. Шул ук мохиткә чумып, укучылар рәхәтләнеп ял итә, көч җыя, сәламәтлеген тәртипкә китерә. Тагын бер мөһим бурычыбыз – яшь буынга бүгенге көндә нинди мөмкинлекләр барлыгын күрсәтү, остазлар белән таныштыру, профессио-
наль яктан үзләрен сынап карату. Бер-ике атна эчендә фәнне өйрәнеп булмый, әлбәттә, ә менә шул фәнгә карата кызыксындыру тудыру мөмкин. Шуңа күрә безнең укыту процессы да өстәлләр артында бармый, башка кызыклы форматлар кулланабыз.
– Айгөл, «Сәләт» командасы белән ничә ел инде бер казанда кайныйсыз, шулай да һаман яңа кызыклы идеяләр, проектлар уйлап табасыз. Илһам чыганагын каян аласыз, бу эштә кемнәр ярдәм итә?
– Иң беренче чиратта, шул ук балалар. Алар үзләре безгә нәрсә кызык, нәрсә кызык түгеллеген күрсәтә, әйдәманнар аша һәрвакыт кире элемтә алабыз. Яңа кертелгән проектлар да гел уңышлы булмый, аны балаларның активлыгыннан күрәбез. Безнең миссиягә, максатларыбызга каршы килмәгән, бүгенге көндә актуаль булган әйберләрне, трендларны да кулланырга тиешбез. Аннан тыш, «Сәләт» хезмәткәрләренең көндәлек бурычларында үзебезне камилләштерү, яңа проектлар уйлап табу вазифалары тора. Безнең 90–95% хезмәткәрләр үзләре дә кайчандыр сәлкеш, әйдәман булып катнашкан кешеләр, шуңа күрә балаларга нәрсә кирәклеген аңлыйлар. Ел дәвамында проектларда катнашучылар саны артып тора, алар креатив өчен җаваплы. Башкача мөмкин дә түгел. Әгәр дә бүгенге яшьләрнең сорауларына җавап бирә алмыйбыз икән, димәк, алар башка мохит эзләп китәчәк. Миңа еш кына «Сәләт» үзгәрде, диләр. Ул, чынлап та, башка. Ун ел элек булган «Сәләт» берничек тә шундый ук булып кала алмый, форматы, методикасы замана таләпләре белән үзгәрә, әмма аның асылында булган принциплар, төп бурычлар шул ук. Формат, методика камилләшә, төп идеяләр кала.
– «Сәләт»нең географиясе дә үзгәреп, киңәеп тора. Быел яңа аланнар көтеләме?
– Узган елны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә Кама Тамагында яңа «Аргамак» базасы барлыкка килде. Ул быел үз эшен башлап җибәрәчәк. Анда массакүләм медиа чаралары, журналистика белән бәйле «Манзара», туризм сөючеләр өчен «Хәзинә» аланнары булдырылды, шунда ук «Рухият» аланы да күченде. Кама Тамагында яшәүче балалар өчен махсус булдырылган «Сәләт-Кама» аланы да узачак. Башка төбәкләргә килгәндә, Башкортстанда тагын бер алан – космоска багыш-
ланган «Сәләт–Галәм» барлыкка киләчәк.
– Айгөл, үз тәҗрибәгездән чыгып, җитәкче буларак әйтегез әле, «Сәләт»тә үсеш алыр өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?
– Иң беренче чиратта, сораулар бирергә: үзеңә, янәшәдәге дусларыңа, әйдәманнарга, остазларга, шул ук сорауларга җавап табарга тырышырга, битараф булмаска, кызыксынырга, төшенергә. Икенчедән, курыкмаска, барлык булган мөмкинлекләрне кулланырга. Балаларның хата ясарга, тәҗрибә тупларга вакытлары бар. Яшь чактан үзеңә фикердәшләр, якын танышлар табарга, элемтәләр булдырырга кирәк. Үсә төшеп, эшли башлагач, бизнес ачу турында уйлана башлыйлар. Кем белән ачарга? Әлбәттә, үзең белән бер дулкында булган, ышанычлы фикердәшләр белән. Андыйларны кайдан табарга? Бер максатларга буйсынган мохиттә –
лагерьда. Тагын бер киңәшем: тормышны яратып, үз эшеңдә профессионал булырга омтылырга һәм көн дә үз-үзең белән ярышырга кирәк. «Сәләт»кә килгән балалар барысы да олимпиадаларда җиңүчеләр, спортчылар, гомумән, талантлы яшьләр. Алар, бер-берсенә карап, үз-үзләрен бәяли, үсәргә тырыша. Тирә-яктагы мохит көчлерәк булган саен, үзең дә ныграк булырга омтыласың.