tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ногинск мәчете белән танышты
Васил Шәйхразыев Ногинск мәчете белән танышты

Васил Шәйхразыев Ногинск мәчете белән танышты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Мәскәүгә сәфәре кысаларында, Мәскәү өлкәсендәге Ногинск Җәмигъ мәчетенә дә барды.

Гыйбадәт йорты белән аны Россия Мөфтиләр Шурасы рәисенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рушан хәзрәт Аббясов таныштырды. Очрашуга Мәскәү өлкәсенең төрле шәһәрләрендә эшчәнлек алып баручы мәчетләрнең имамнары да килгән иде.

Милли Шура рәисе мәчеттә татар телен һәм дин дәресләрен үзләштерүче балалар белән дә күреште. Малайлар һәм кызлар Милли Шура рәисенә татар телендә шигырьләр сөйләде, “Туган тел” җырын башкардылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*