Гайнура апаның тормышы берничә чорга туры килә. Ул патша Русиясендә Октябрь революциясенә кадәр 1910 елның 17 мартында Татарстанның Сарман районы Иске Дрюш авылында мулла гаиләсендә туган. Революция, сугыш, коллективизация, кулак гаиләсе дип талаулар, социализм төзү чоры һәм үзгәртеп кору еллары. Гайнура апа өчен болар бу чорның тарихы гына түгел. “Аларның барысын да безнең әни татыган, күп газаплар кичергән”, дип басым ясады улы Мөдәрис.
Гайнура апа үзе дә үткән гасырның егерменче елларындагы вакыйгаларны хәтерли. “Әле бер төркем аклар килеп керә авылга, йортларны талый, әле икенче төркем кызыллар килә – алар да халыкны талый”, дип сөйләде.
Гайнура Харисованың гаиләсе кулак гаиләсе дип репрессиягә эләгә. Нәселләрендә дин әхелләре күп була. Авылдан тормышларын ташлап,төнлә качып китәргә мәҗбур булалар. Улы Мөдәрис бу уңайдан әнисе сөйләгәннәрне исенә төшереп, күрше авылда шагыйрә Гөлшат Зәйнашева гаиләсен Архангельскига сөргенгә җибәрүләрен әйтте.
Гайнура апа гаиләсе Чаллыга килеп урнаша. Ул анда биш сыйныфны тәмамлый, әмма кулак баласы дип аны мәктәптән куалар. Ул белемен үзлегеннән дәвам итәргә мәҗбүр була. Икенче дулкын репрессиядән качып, Гайнура апа Харисова гаиләсе 1932 елда Ижау шәһәренә күчеп килә. Фатирга урнашалар. Абыйсы эш эзләп китә. Кешеләргә утын кисәргә сөйләшә. “Абыем балта, мин пычкы тотып иртән эшкә чыгып китә идек. Көне буена утынны кисеп, ярып, өеп куйгач, акча бирәләр иде”, дип сөйләде ул елларда ачтан үлмәс өчен нинди генә эшкә алынмаганнары турында Гайнура Харисова. Эшләп алган акча ачтан үлмәскә ярдәм итә. Башта күп төрле кара эшләр башкарырга туры килә аңа. Сугыш башланыр алдыннан бер таныш табибә: “Утын кисеп йөрергә җитәр инде, кил безгә шифаханәгә, санитар булып эшләрсең”, дип чакыра. Гайнура апа соңрак махсус курслар тәмамлап, шәфкать туташы белгечлегенә ия була.
Сугыш елларында Ижау шәһәренең 3нче санлы бала тудыру йортында эшли. Шушы бала тудыру йортында үзе дә 1950 елда беренче баласы – улы Мөдәрисне таба. Өч елдан соң кызы Бриллиант та шунда туа.
Кырыгынчы еллар азагында Гайнура апаның тормышы тагын кискен борылыш ясый: ул шәһәрдә хатын-кызлардан беренче фотограф булып эшли башлый. Туганнары сүзләренчә, үзен матур композиция төзеп, фотога оста төшерүче итеп таныта.
Гаилә архивында ул елларда төшкән күпсанлы фотолар саклана. “Сугыштан соң документларга күп фотосурәтләр кирәк булды, шуңа без хәтта ялсыз да эшләдек”, дип искә алды ул еллардагы хезмәтен Гайнура апа.
Үткән гасырның алтмышынчы еллары Гайнура Харисованың тормышына тагын үзгәрешләр кертә – ул кондитер-пешекче булып ашханәгә урнаша. Илле ел элек шуннан лаеклы ялга чыга. Һәрчак хәрәкәттә булган Гайнура апа, тик кенә утырмый, җәйләрен бакчада җиләк-җимеш, яшелчә үстерә, оныкларын тәрбияли. Улы белән кызы да эш сөючән, кешелекле, оныклары да дәү әниләре сүзеннән чыкмый. Инде күпсанлы оныкларының сабыйлары үскән, алар белән сөенә ак әби – хәтта аларның да исемнәрен ялгышмыйча санап чыкты.
Сәламәтлегенә дә зарланмый 105 яшьлек милләттәшебез. Әле туксан яшендә бакчада бәрәңге казыган,100 яшен тантана итәргә килгән кунакларны үзе бәлеш пешереп сыйлаган. “Соңгы айларда күзләре генә күрми, әмма бар нәрсә белән дә кызыксынып, тыңлап тора”, диде улы Мөдәрис.
105 яшькә җитеп физик яктан сәләмәт, аек акылда булу – зур бәхет. Аның озын гомерле булуының сере нидә дигән сорауга Гайнура апаның кызы Бриллиант: “Гореф-гадәтләрне, дини йолаларны үтәп яшәүдә, сәләмәт тормыш итүдә. Әниебез 12 яшеннән намаз укый, хәзер дә калдырмый. Ашауда да хәләл ризык кына кулланды”, диде. Нәселләрендә озын гомерле туганнары да күп икән. Әнисе дә 100гә җиткән, әтисенең әнисе дә 97не тутырган.
Гайнура апаны юбилее белән котлап Ижау шәһәре администрациясе башлыгы Денис Агашин, үзе яшәгән Ленин районы администрациясе вәкилләре килгән иде. Денис Агашин юбилярга Җиңүнең 70 еллыгына багышланган медаль, Русия президенты имзалаган хат, бүләкләр тапшырды. Җитәкчеләр һәм якыннары Гайнура апа Харисовага әле тагын озак еллар яшәвен теләде.