tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Игътибарсыз калган татар авыллары
Игътибарсыз калган татар авыллары

Игътибарсыз калган татар авыллары

Большеречьеда уздырылган Ак калфак оешмасының ике көнлек күчмә утырышыннан соң, Гыйльминур ханым һәм Равил хәзрәт Байгузиннар безне юлдан бик үк читтә урнашмаган бер татар авылына алып керделәр. Бик борынгы, бай тарихлы бу авыл, нишләптер, чынлап та, игътибар үзәгендә түгел. Хәтта Омски шәһәренә иң якында урнашкан бердән-бер татар авылы булуына карамастан!

Авыл ике төрле исем астында яши: татарлар кушкан исеме Оллокүл (Олы күл), документлар буенча Большие-Мурлы дип беркетелгән. Авыл, чынлап та, бик зур күл буенда урнашкан. Балыкка бай, куе камышлар арасында кыр казлары-үрдәкләре дисеңме, аккош-торналары дисеңме – барчасы үзенә оя корып, бала чыгарып яшәрлек урын табалар анда… Шул ук Олы күлдән үзенә юл ярып агып чыккан елганы да “Болҗшая речка” дип атаганнар һәм шул елга ярында, Оллокүл авылыннан ерак түгел, әле генә без булган Большеречье авылы урнашкан.

Ни өчен, кем тарафыннан игътибарсыз калган бу авыл? Алай да, “Умырзая” ансамбле концерт белән барганыбызны хәтерлим; 2015нче елда Пурехан белән махсус барып, себер татарларының борынгы “Теләк пәйрәм”ен оештырып, халыкка бәйрәм ясаганыбыз булды, ул турында “Татар дөньясы” гәзитендә зур күләмле мәкаләм дә басылып чыкты хәтта. Шул ук гәзит битләрендә Оллокүл авылында мәчет ачылу турында да хәбәр бар иде, югыйсә.

… Бер генә урамнан торган авыл. Йортлары заманча итеп сайдинглар белән капланган, арасында искечә калган, тәрәзә кашагалары бизәкләп төшерелгән агач йортлар да сакланып калган. Башлангыч мәктәбе булган бу авылда беркайчан да татар теле укытылмаган. Шуңа карамастан, авыл халкы саф себертатар телендә сөйләшәләр, телләрен онытырга уйларында да юк икән…

Бүгенге көндә кибетен дә, мәктәбен дә, ФАПны да саклап кала алмаган авылда кечкенә генә клубны саклап кала алганнар һәм, иң мөһиме – мәчет салдырып чыкканнар! Авыллар саны кимегәннән-кимегән чорда, бетәм, өзеләм дип торган җирдән бу авылның яшәп килүе – мәчетле булуларыннандыр?!

Әмма безне иң гаҗәпләндергәне шул булды: клуб мөдире вазифасын да, мәчеттә имам вазифасын да бер үк кеше алып бара икән! Ул гына түгел, бу кеше казах милләт кешесе икән… 39 ел элек Ермек Сагындык улы Дҗуматаев татар кызы Рәхимәгә өйләнеп, аның туган авылы Оллокүлдә төпләнеп калган булганнар. Казах кешесе яңа мохиткә күчкәч, әлегәчә ят булган татар халкының гореф-гадәтләрен зур кызыксыну белән өйрәнеп үзләштерә башлаган. Авыл халкы битараф булып калган күп әйберләр, авылның тарихы, халыкның көн-күрмешендәге нечкәлекләр аның өчен ачыш булып барган, теләсә-теләмәсә дә, ул күп әйберләрне я хәтерендә саклап килгән, я язып барган. Замана үзгәрде дип авыл кешеләре кайбер әйберләрне чүплек башына чыгарып ата башлагач, ул аларны да караштырып, кайберләрен саклап калу теләге белән җыеп барган икән… 2000нче елдан авыл клубында мөдир итеп куелгач, ул әйберләрне әкренләп клуб бинасына ташып, бүгенге көндә ярыйсы гына кызыклы экспонатлы музей да булдырган. Клуб янәшәсендә генә Ватан сугышы Ветераннары истәлегенә куелган таш плиталар. Аларга, сугышка китеп тә әйләнеп кайта алмаган 68 солдатның да, исән-сау әйләнеп кайта алган 34 ветераннарнын да исемнәре уеп язылган… Һәйкәл өчен дә җаваплылык Ермек хәзрәт өстендә булып чыга бит алай булгач. Ярый әле, авылдашлар ярдәмгә киләләр, субботниклар ясап, чистартып, буйыйсын буяп торалар икән. Алай да, агач рәшәткәләре инде тузып беткән булганлыктан, Ермек хәзрәт тимер рәшәткәләр куйдыруның чарасын кайгыртып йөри икән.

Мәчеттә имам вазифасын да үтәүче ул дип яздык… Авыл мулласы вафат булгач, бердән-бер Аллаһ сүзен белүче кеше буларак, бу эшне дә Ермек хәзрәт үз өстенә алырга мәҗбүр булган. Әле бу эшкә алынуына бер ел гына булса да, сүзе үтемле булып, мәчеткә йөрүчеләр санын да ишәйтә алган…

Татар мәдәниятын, ислам динен саклап калырга тырышып йөрүче менә шундый фидакарь җанлы казах милләтеннән булган кеше белән якыннан таныша алуыма бик шатмын. Байгузиннар гаиләсенә аерым рәхмәтлемен.

Очрашып-сөйләшүләр кыска гына булса да, күңелдә җылылык һәм якты эз калды. Үзем белән алып килгән бүләгемне – “Себер сүзе” (Ф. ЧУмарова) һәм “Милли-мәдәни мирасыбыз. Омск өлкәсе татарлары” исемле китапларны зур куаныч белән тапшырдым. Бу китапларда Оллокүл кешеләре үзләре турында да мәгүлумат табарлар, иншаллаһ.

Ә мин үз чиратымда якташларым турында күбрәк халык белсен иде дип тырышам һәм алар турында сезгә хәбәр җибәрәм…

Фәгыйлә Чумарова, Омск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*