tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Муса Җәлилне туган көнендә искә алу чаралары программасы билгеле
Мәскәүдә Муса Җәлилне туган көнендә искә алу чаралары программасы билгеле

Мәскәүдә Муса Җәлилне туган көнендә искә алу чаралары программасы билгеле

15 февральдә Советлар Союзы Герое, легендар татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан, Мәскәүдә аны искә алу көне узачак.

12:00 сәгатьтә Муса Җәлил урамындагы («Борисово» метро станциясе) скверда язучы һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы була. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итте.

13:00 сәгатьтә Көньяк административ округында 150нче китапханәдә (Борисовские пруды ур., 10 йорт) китап презентациясе уза.

Катнашучыларга һәм кунакларга Волхов фронтының 2нче удар армиясенә багышланган «Ушедшие в бессмертие» китабын тәкъдим ителәчәк. Ул фронтта Муса Җәлил дә катнашкан.

Шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, «Автодор» дәүләт компаниясе һәм Мәскәүнең Көньяк автономияле округы префектурасы белән берлектә оештырылган чарада катнашачак.

Ведомство бөек татар шагыйре иҗатына битараф булмаган барлык мәскәүлеләрне һәм башкала кунакларын чарада катнашырга чакыра.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә «Ушедшие в бессмертие» китабының бер нөсхәсен Муса Җәлил кызына тапшырдылар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*