tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Матурлыкны күрергә өйрәнәбез
Матурлыкны күрергә өйрәнәбез

Матурлыкны күрергә өйрәнәбез

Белгәнебезчә, 2022 ел – Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Мирасыбыз  турында истә тоту мөһим, чөнки Россия — бик күп милләтле ил.Һәр милләтнең  үзенең сәнгате, гореф-гадәтләре бар.

Күп кенә төбәкләрнең халык кәсепләре бөтен ил буенча һәм аннан читтә дә билгеле, ә күбесе – Россиянең символлары. Шул уңайдан Мөслим районы Метрәй авылы китапханәсендә “Матурлыкны күрергә өйрәнәбез!” исемле информация сәгате узды. Бу чарада укучылар татар халкының мәдәнияте, сәнгате,  гореф-гадәтләре белән якыннан таныштылар. Укучылар, тәкъдим ителгән материалларны кызыксынып карадылар һәм тыңладылар, әңгәмәдә актив катнаштылар.

muslumovo.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*