Казанның 2нче татар гимназиясендә белем алган Азат Кудашев 7 сыйныфка җиткәч, якындагы 122нче инглиз гимназиясенә күчкән. Азат бу адымын беренче чиратта инглиз телен тирәнтен өйрәнергә теләү белән аңлата-аңлатуын, әмма сәбәп монда гына түгел икән.
“Тиздән Бердәм дәүләт имтиханын бирәсе бар, ә ул урысча. Икенче гимназиядә алгебра, геометриядәге терминнарны, теоремаларны без татарча өйрәнә идек, ә имтиханда мин аны ничек языйм?”, ди ул.
Азат кебек татар гимназиясеннән китүчеләр тагын бар икән.
“Минем сыйныфтан тагын өч кеше башка мәктәпкә күчте”, ди ул.
Әгәр ул укыган татар гимназиясендә бер сыйныфта 19 кеше булса, яңа мәктәптә 27 икән.
Бәлкем балалар азрак булгангадыр, Азат татар гимназиясендә укытучылар укучыларга игътибарлырак булуын әйтә.
“Татар гимназиясендә укытучылар яхшырак, дәрестә теманы аңламасаң һәм соңыннан килеп сорасаң, сиңа барысын да яхшылап аңлата, ә монда алай түгел. Бу мәктәптә ике смена укыйлар, шуңа күрә укытучыларның вакытлары юктыр. Бу гимназиядә кеше күп”, ди ул.
Азат элекке мәктәп укытучыларын мактап искә алса да, яңа мәктәптәге сыйныфташлары күбрәк ошый икән.
“Алар белән аралашуы кызыграк”, ди ул.
Татар телендә уку авыр
Казанда 18нче татар-инглиз гимназиясендә белем алган Айгөл 7нче сыйныфта 24нче гомумбелем бирү мәктәбенә күчүне татар телендә укуы авыр булуы һәм бинаның начар булуы белән аңлата.
“Татарча математика авыр булды, өй эшләре эшләргә кыен иде. Аннары 18нче гимназиядә 1-4 сыйныфлар элекке балалар бакчасы бинасында укый, ә өлкәннәр 42нче мәктәпнең өченче катында. Шул бөтен дәресләр өченче каттагы бер кабинетта уза, ашханә исә башлангыч сыйныфлар укыган бинада урнашкан, ашыйсың килсә, урамга чыгып икенче бинага йөгерергә кирәк, спорт залы да бик кечкенә”, ди Айгөл.
Ул яңа мәктәпнең инглиз телен тирәнтен өйрәнү сыйныфын сайлаган. Монда күбрәк инглизчә аралашуга өстенлек бирүләрен әйтә.
“Калган сыйныфлар урыс телен тирәнтен өйрәнү белән бугай. Татар мәктәбендә урыс теленә таләпләр алай югары түгел иде, ә монда урыс теле авыр. Шуңа билге төшеп китте”, ди Айгөл.
18нче мәктәптә 16 кеше белем алса, хәзер укый торганында – 27 укучы.
“Ул мәктәптән бу мәктәпкә күп кеше күчте. Быел гына да минем белән укыган ике кеше күчте. Бүтән сыйныфка тагын ике малай белән бер кыз күчте. Энекәшем дә быелдан күчәм дип тора”, ди Айгөл.
Бүген татар мәктәпләре урыс, инглиз телләрендә белем биргән уку йортлары белән көндәшлеккә чыдый алмый, балалар санын тутыра алмый азапланалар. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты башлыгы Ринат Закиров “әгәр дә Казандагы татар мәктәпләре яңа заманча биналарда урнашкан һәм анда белем бирү югары дәрәҗәдә булса, татар гимназиясенә балаларын укыту өчен чират булачак”, дип әйткән иде.
“Казанда татар мәктәпләре нинди биналарда урнашканын сез үзегез дә беләсез. Җимерек хәлдәге, спорт залы, актлар залы булмаган мәктәпкә нинди ата-ананың баласын бирәсе килсен? 177нче санлы мәктәп ачылды, ә шунда, ичмасам, татар сыйныфы да булдырылмады. Аннары татар мәктәбендә балаларны югары профессионал һәм эшенә иҗат белән караган оста, сәләтле, заман белән бергә атлаган мөгаллимнәр укытырга тиеш. Менә шушы шартлар үтәлсә, татар гимназиясенә эләгер өчен зур конкурс узарга туры киләчәк. Универсиаданы каршылап, Казанда Универсиада авылы янында IT мәктәп ачылды. Татар гимназиясе ник заманнан калышырга тиеш?”, диде ул.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин барыннан да бигрәк милли мәктәпләрнең кимүен Бердәм дәүләт имтиханнарының рус телендә тапшырылуы китереп чыгаруын әйтте.
“Бу ата-аналарны үз балаларын рус мәктәпләренә укырга кертүенә этәрә һәм милли мәктәпләргә ихтыяҗны киметә”, диде ул.
Автор: Ландыш Харрасова
Чыганак: “Азатлык” радиосы