tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды резолюциясе
Бөтендөнья татар конгрессының  VIII съезды резолюциясе

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды резолюциясе

Без, Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында катнашу өчен Россия Федерациясенең 77 төбәгеннән һәм дөньяның 35 иленнән килгән  делегатлар, милли тормышның актуаль мәсьәләләренә кагылышлы фикер алышканнан соң, 2017 – 2022 елларда ике Съезд арасында Россия Федерациясе төбәкләренең һәм чит  илләрнең татар җәмәгать оешмалары тарафыннан татар халкының милли тәңгәллеген саклау һәм ныгыту буенча эзлекле эш алып барылуын билгеләп үтәбез.

Гомумтанылган «Бөтендөнья татар конгрессы»  җәмәгать оешмалары халыкара берлеге әгъзаларының 1992 елда Бөтендөнья татар конгрессының беренче Съездында башлап нигез салынган татар халкының бердәмлеге һәм оешканлыгы, милли үзаңның үсешен тәэмин итү традицияләренә  хәзер дә тугрылыклы булуын белдерәбез.

Бөтендөнья татар конгрессының һәм аның оешмаларының эшчәнлеге Россия Федерациясе Чит илләр эшләре министрлыгы, Россотрудничество, Россия Федерациясе субъектларының хакимият, җирле үзидарә органнары, Россия халыкларының федераль милли-мәдәни мохтариятләре һәм этномәдәни берләшмәләре, башка халыкара һәм Россия Федерациясе оешмалары белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә юнәлтелгән булуы үзен  тулысынча аклады.

Үткән өч дистә елда Конгрессның киң челтәрле структурасы булдырылды. Уставта каралганча, оешма татар җәмгыятенең төрле төркемнәре белән, аларның мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын күздә тотып, планлы эш алып барды: киң колачлы милли һәм дини бәйрәмнәр, конференцияләр, семинарлар, фестивальләр һәм татар халкының  рухи үсешенә этәргеч бирә торган башка чаралар уздырыла; дини оешмалар белән хезмәттәшлек төзек система рәвешен алды һәм ул уңай нәтиҗәләр бирә; яшь буын белән эшләү аеруча игътибар үзәгендә. Конгресс илнең татар эшмәкәрләре берләшмәсе белән  хезмәттәшлек итә: Бөтенроссия татар авыллары берлеге эшләп килә; безнең оешманың башлангычы белән илдә авыл эшмәкәрләренең  киң колачлы хәрәкәте барлыкка килде, шуның нәтиҗәсе буларак ел саен Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыеннары уздырыла. Татар халкының киләчәген кайгыртуга һәм аның рухи-әхлакый хәзинәләрен саклауга юнәлтелгән эшчәнлеккә Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килгән Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте, Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы зур өлеш кертә.

Татар милли идеологиясен актуальләштерүгә һәм халкыбызның  милли тәңгәллеген ныгытуга юнәлтелгән бурычларны билгеләүдә 2020 елда «Милләт Җыены»нда татар җәмгыяте үсешенең офыкларын киңәйтүгә хезмәт иткән «Татарлар: гамәл стратегиясе» документын кабул итү әһәмиятле вакыйга булды.

Әлеге стратегиянең нигезенә салынган туган телне саклау, татар халкының рухи асылын ныгыту һәм үстерү, күпгасырлык бай мәдәниятенең мәңгелек рухи хәзинәләрен арттыру өлкәсендәге төп мәсьәләләрне хәл итү буенча дәүләтнең һәм җәмәгатьчелекнең  уртак тырышлыгы белән актив гамәлләр кылына.

2021 елда Бөтенроссия халык санын алуны уздыру татар халкының тагын да берләшүендә зур роль уйнады.

2020 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының
100 еллык юбилеен һәм 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә  рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кебек татар халкы тормышындагы мөһим вакыйгалар татар милләтенең үсешенә, милләтләр һәм конфессияләр арасында тынычлыкны һәм татулыкны тәэмин итүче, төрле  халык вәкилләре үсеше өчен шартлар тудыручы төбәк буларак, Татарстан Республикасының абруен илдә һәм дөнья күләмендә ныгытуга көчле этәргеч бирде.

Съезд ил җитәкчелеге тарафыннан илнең суверенлыгын, бәйсезлеген, дәүләти һәм территориаль бербөтенлеген тәэмин итүгә, традицион рухи-әхлакый хәзинәләрне, Россиянең барлык халыкларының һәм этник берлекләренең милли-мәдәни үзенчәлекләрен һәм телләрен саклауга Конституциядә каралган гарантияләрне тәэмин итүгә юнәлтелгән тырышлыгын югары бәяли. Болар барысы да милләтләрнең бердәмлеген һәм Россия гражданнар җәмгыятенең бербөтенлеген, сәяси һәм социаль тотрыклылыкны ныгытуда уңай нәтиҗәләр бирә.

Без, Съезд делегатлары, шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның  Донбасста кешеләрне яклау, тыныч тормышны торгызу, Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү, Россиянең үзен,  аның иминлеген, суверенлыгын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә төп хокукларын саклауга юнәлтелгән  гамәлләрен хуплавыбызны белдерәбез.

Америка Кушма Штатлары һәм күмәк Көнбатыш илләренең Россия Федерациясенә каршы чикләүләр кертү сәясәте белән килешмибез, болар  хезмәттәшлеккә тискәре йогынты ясый һәм дөньяда махсус тудырылган дошманлык һәм каршылык хакимлек итүгә китерә, дөнья җәмәгатьчелегендә милләтләр һәм халыклар турында ялгыш һәм уңай булмаган күзаллаулар тудыра, милли һәм дини низаглар кабынуга этәрә.

Бөек Җиңү яулаган буынның варислары һәм олы югалтулар хисабына Бөек Ватан сугышында уртак Җиңүгә зур өлеш керткән халыкның дәвамчылары буларак, без нацизмның дөньяда яңадан баш күтәрүенең теләсә нинди  чагылышларына каршы булуыбызны белдерәбез һәм барлык милләтләрне, халыкларны милләтчелек карашлары, шул исәптән шовинизм, фашизм, расизм, ксенофобия һәм антисемитизм яклы яисә аларның таралуын хуплаучы сәяси һәм иҗтимагый хәрәкәтләргә каршы көрәшүдә,   шулай ук тарихны «яңадан язарга» һәм аны бозып күрсәтергә омтылучыларга каршылык күрсәтүдә берләшергә чакырабыз.

«Азат милләтләр берләшмәсе» дип аталган оешманың һәм зарарлы эшчәнлек алып баручы башка төркемнәрнең кайбер аерым вәкилләре тарафыннан милли тәңгәллекне күпмилләтле Ватаныбызның территориаль бөтенлегенә, сәяси һәм социаль тотрыклылыгына зыян китерү максатларында куллану омтылышларын кискен гаеплибез.

Яңа сынаулар һәм куркыныч янау шартларында дәүләт хакимияте органнары һәм граждан җәмгыяте институтларының социаль, милләтара һәм динара низагларны, дәүләт бөтенлеген какшатуга юнәлтелгән гамәлләрне, дини радикальлекнең таралуын, милли һәм дини «утраулар» төзүне, гражданнарның аерым төркемнәренең социаль һәм этник-мәдәни аерымлануын кисәтүгә һәм булдырмауга юнәлтелгән эшчәнлегенә тулысынча  ярдәм итәргә әзер булуыбызны белдерәбез.

 

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды эшенә йомгак ясап без, аның делегатлары,  түбәндәгеләр турында  карар кабул иттек:

  1. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының VI һәм VIII съездлары (2017 – 2022 еллар) арасындагы эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип танырга;
  2. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасына:

–  Бөтендөнья татар конгрессының татар халкының бердәмлеген һәм  милли тәңгәллеген ныгыту, җәмгыятебезнең рухи-әхлакый нигезләрен саклауга юнәлтелгән  башлангычларын үтәүдә, шул исәптән бу эшне Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең гамәлдәге дәүләт программалары кысаларында да алып баруда, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, Россия Федерациясе төбәкләре һәм чит илләр белән хезмәттәшлеген дәвам иттерергә;

– Россия Федерациясе территориясендә, шулай ук диаспорада да татар халкы вәкилләренең тыгыз элемтәләрен ныгытуга барлык чаралар белән ярдәм итәргә;

  1. «Татарлар: гамәл стратегиясе» программ документының киләчәктә дә үтәлешен һәм татар халкының милли тәңгәллеген ныгыту, мәдәни мирасны саклау һәм баету юнәлешендә системалы эшләүне этномәдәни үсешнең актуаль юнәлешләрен исәпкә алып тәэмин итүне Бөтендөнья татар конгрессының һәм җирле татар җәмәгать оешмаларының иң мөһим бурычы дип санарга;
  2. Милли Шурага һәм җирле оешмаларга түбәндәгеләрне үтәүне тәкъдим итәргә:
  • тискәре көчләрнең күпмилләтле Ватаныбызның тотрыклылыгына зарар китерергә омтылуларына катгый төстә каршылык күрсәтергә;
  • Россиянең күпмилләтле халкы ирешкән казаныш буларак, мәдәниятара һәм динара хезмәттәшлектә тупланган тарихи тәҗрибәгә таянып эш итәргә, Россия дәүләтчелеген ныгытуга һәм каршылыксыз милләтара мөнәсәбәтләрнең киләчәк үсешенә хезмәт итәргә;
  1. Россия төбәкләренең һәм чит илләрнең татар җәмәгать оешмаларына татарларның яшь буыны вәкилләрендә туган телне өйрәнүгә уңай караш тәрбияләү буенча максатчан эш алып барырга;
  2. Халыкның милли тәңгәллегенең рухи-әхлакый нигезен ныгыту максатында җирле татар җәмәгать оешмаларына дини берләшмәләр белән тыгыз элемтәләр урнаштырырга;
  3. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасына Конгрессның һәм аның ил төбәкләрендәге структур бүлекчәләренең эшчәнлеген милли оешмалар активистларын төрле дәрәҗәдәге хакимият органнарына һәм кадрлар резервы составына кандидатлар итеп күрсәтүне тәэмин итү максатына юнәлтергә;
  4. Татар телендәге милли мәгариф һәм яшь буынга милли-мәдәни тәрбия бирү системасын сакларга һәм үстерергә, шул исәптән Россия Федерациясе төбәкләрендә, шулай ук Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында, җирле үзидарә органнары белән берлектә татар этномәдәни компонентлы мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен булдыру чараларын күрергә;
  5. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасына Россия Федерациясе төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар яшьләрен Татарстан Республикасы югары уку йортларында белем алуга җәлеп итүдә булышлык күрсәтергә;
  6. Бөтендөнья татар конгрессына татар халык бәйрәме Сабантуйның традицияләрен һәм йолаларын саклау, татар халык бәйрәмнәрен, фестивальләрне, татар фольклоры һәм эстрада сәнгате бәйгеләрен популярлаштыруны, илнең төбәкләрендәге татар фольклор төркемнәренә ярдәм күрсәтү эшен дәвам итәргә;
  7. Милли Шурага һәм Конгрессның төбәк оешмаларына урыннарда Бөтендөнья татар яшьләре форумының җирле бүлекчәләрен оештыруга һәм 2023 елда аның хисап-сайлау съездын уздыруга булышлык күрсәтергә;
  8. Бөтендөнья «Ак калфак» оешмасы җитәкчелегендә барган хатын-кызлар хәрәкәтенә булышлык күрсәтүне эшчәнлекнең мөһим юнәлешләреннән берсе дип санарга;
  9. Татар җәмәгать оешмаларына һәм татар дини берләшмәләренә милли тәңгәллекне ныгыту максатында, буыннар арасындагы элемтәләрне көчәйтүнең бер төре буларак, шәҗәрәләр төзү традициясен популярлаштыру буенча системалы эш алып барырга;
  10. Конгрессның Милли Шурасына татарның тарихи-мәдәни мирасына һәм Россия Федерациясенең татарлар тупланып яшәгән төбәкләре милли үзенчәлекләренә нигезләнгән этник туристлыкны оештыруга аерым игътибар бирергә. Татарстан Республикасында, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләрендә татар халкының бай тарихын чагылдырган туристлык маршрутлары төзүне тәкъдим итәргә;
  11. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының яңа сайланган составына Съездда катнашучылар тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәрне үтәүгә юнәлтелгән чаралар комплексын эшләргә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*