Традициягә кергән “И туган тел, и матур тел” дип аталган шигърият бәйгесе Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәгендә 30нчы ел үткәрелә. Быелгы бәйрәм чарасы “Туган тел” җыры, матур татар халык биюе белән башланды. Ел саен үткәрелгән бәйгедә балалар бакчаларыннан, мәктәп яшьтәгеләр һәм өлкәннәр дә катнаштылар. Мәдәният үзәге хезмәткәре, алып баручы Рузалия Корманалиева:”Тубыл шәһәрендә сәләтле укучылар күп. Быел беренче мәртәбә 7нче мәктәптән, Полуяново мәктәбеннән шигырь яратучылар булды. Мәдәният үзәгендә үткәрелгән бәйгегә Тубыл районының Ворогушино, Санниково мәктәпләреннән килделәр.
Шәһәр укучыларыннан 15нче мәктәп укучылары призлы урыннарга лаеклы булды. Безне балалар бакчалары шатландырды. Анда татар теле түгәрәкләре булмаса да, балалар ел саен катнашалар. Лаемтамак авылы ерактарак урнашса да, мәдәният үзәгендә үткәрелгән бәйгеләрне калдырмыйлар. Бу укытучыларының, әти-әниләренең тырышлыгын күрсәтә. Быелгы шигърият бәйгесендә катнашучылар арасында дикцияләре, җөмләләрдә дөрес басым ясаулары, тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итәрлек сөйләүләре белән аерылып торучылар булды. Ел саен яңа талантларны күреп шатланабыз,”-дип фикерләре белән уртаклашты. Бәйгедә җиңү яулаганнарны котлыйбыз. Аларга дипломнар, сертификатлар тапшырылды.
4-7 яшьтәгеләрдән беренче урынны Дамир Нигъмәтуллин, икенче урынны Әминә Шәрәфиева, өченче урынны Динара Камалетдинова алды. 8-12 яшьтәгеләрдән беренче урынга Анастасия Хайновск, икенче урынга Хәтидҗә Солтанова, өченче урынга Алмаз Колмәмәтов чыкты. 13-17 яшькәчә катнашучылар арасында беренче урын Ләйлә Насыйбуллинага, икенче урын Чыңгыз Латыйповка, өченче урын Ләйсән Гарифуллинага бирелде. 30 һәм өлкән яшьтәгеләрдән беренче урынга ветеран укытучы, шагыйрь Сөнгатулла Бекенин, икенче урынга ветеран укытучы Римма Шәрипова лаеклы булдылар.
Жюри әгъзалары Мәдинә Уразмәтова, Фәннур хәзрәт Казыймов бәйгедән соң кичерешләре турында:”Шигырьләр балаларның яшенә туры китереп сайланган иде. Укытучы апаларына, әти-әниләренә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Татар телен саклауда мондый чаралар мөһим роль уйный. Сөйләүчеләр шигырь язучы авторның ниятен, хисләрен тыңлаучыларга җиткерергә тырыштылар. Эмоцияләрне арттыру килешми, автор биргәнчә булсын иде. Һәр баланың чыгышы мактауга, бүләккә лаек булды Шигырьләрне яттан сөйләп, үз осталыкларын, артистлык сәләтләрен күрсәткән һәр катнашучыларны котлыйбыз”-дип сөйләделәр.
Римма Умитбаева.
Тубыл