Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев фикеренчә, әдәбият галиме, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов Сәйф Сараи буенча иң күп мәгълүмат туплаган, күп хезмәт язган кеше.
«Урта гасыр әдәбиятында аерым урын алып торган шәхес – Сәйф Сараи бар. Тарих институтында без ул әдипне актив өйрәнәбез. Ул Туктамыш ханның илчесе булган, Мисырга киткән, кабере дә шунда. Күп кенә галимнәрнең фикерләренә дә таянып, аның туган ягы Самара өлкәсе Камышлы авылында Сәйф Сараи укуларын уздыра башладык. Бу эшләрне башлап йөргәндә Хатыйп абыйның хезмәтләре булышты», – диде ул.
Сәйф Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен» әсәре буенча спектакль куярга хыяллануларын әйтте. «Профессор, җырчы Идрис Газиевның та бу эшкә алынасы килә. «Сөһәйл вә Гөлдерсен» әсәре күләмле әсәр булмаса да, анда милләтпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт, фидакярлек темалары бар. Бу хыялыбыз чынга ашар дип уйлыйм», – диде галим «Дөньяда сүзебез бар» дип исемләнгән Хатыйп Миңнегулов исемендәге IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә.
«Хатыйп абый белән яшь арасы зур булса да, аның белән һәрдаим аралашып торабыз. Газетада чыккан кызыклы язмаларны укып, күзәтеп бара, безгә дә укырга киңәш итә», – диде ул чыгышында.
Чыганак: tatar-inform